Шәһри Казан

Иремнән яхшыракны таба алмадым

Танышымның «ВКонтакте» социаль челтәренә куйган туй фотоларын күреп, котларга дип үзенә шалтыраттым.

Моннан ун ел элек иреннән аерылганнан соң, ниһаять, Илүзә тиң ярын тапкан дисәм, ул кабат беренче иренә кияүгә чык­кан икән. «Ун ел бәхет эзләдем, иремнән дә яхшыракны таба алмадым», - ди танышым.

Илүзә ире белән университетта укыганда таныштылар. Кыз - булачак икътисадчы, егет - юрист. Бер күрүдән үк бер-берсен ошатканнар, очраша башладылар. Чәчәкләр, кафе, кино, балдак, туй... Барысы да башкаларныкы кебек үк. Ләкин яши башлаган беренче айларда ук Илүзә тормышыннан канәгать түгел иде.

- Ирем горур, кырыс кеше. Янәшәмдә булып та, аның барлыгын тоймый идем. Бер ятакта йокласак та, үземне парлы ялгыз итеп хис итә идем, миңа аркасы белән яткан ирем борылып кочмасмы дип күз яшьләренә чыланып, төн үткәрүләр, тәнемә кагылуын көтеп ятулар, шашып назлавы турында хыялланулар... Әни, ир-ат шундый була инде ул, дип сүксә, психолог­лар, теләгеңне үзенә әйтеп кара, дип киңәш бирде. Әйттем, ул миңа күзен генә акайтып карады, ошамаса, башканы тап дип тә өстәде. Миңа исә шул җитә калды, өйләнешүебезгә бер ел дигәндә, иремнән китеп бардым. Ул исә миннән моны көтмәгән иде бугай, гаҗәпләнсә дә, ялынмады. Ярый әле балабыз юк иде. Мин әти-әни янына кайтып утырдым, ул фатирында яшәп калды.

Реклама

Якындагы кешеңнең кадерен аны югалт­кач кына аңлыйсың, диләр, бер атна узуга, иремне сагына башладым, шул саран назлары, сирәк үбүләре, әллә нигә бер «яратам» дигән сүзләре җитми иде күңелгә. Йөрәктәге бушлыкны тутырыр өчен, башка егетләр белән дә очрашып карадым, әмма аның кебекләр очрамады. Әллә нәкъ менә шул кырыслыгы аркасында яратаммы икән аны дип тә уйлый идем. Көн саен мәхәббәт аңлаткан, иркә, назга күмгән ир-атлар да булды, барыбер, иремне алыштыра алмадылар. Йөрәгемнең бер читендә гел ул яшәде, күңелем аны көтте. Ул бер хатын белән яши башлагач, көнләшүемнән үләмме дип торам. Уртак танышларыбыз аша аның һәр адымын, кая барганын, нишләгәнен сораштыра башладым. Икесе белән бәйле һәр яңалыктан йөрәгемә ук кадалгандай була иде. Көн саен фотоларын карый идем, аңа шалтыратмас өчен, үземне чак тыеп яшәдем. Ул хатын белән тормышларын төрле уйдырмалар белән күзаллап, гел азапландым. Ирем ике ел буе шул хатын белән яшәгәндә, мин җан асрадым, яшәвем яшәү булмады, тормышның кызыгы калмады. Нык ябыктым.
Хәзер ул чакларны икебез дә елмаеп искә алабыз. Бер-беребезне азаплап яшәгән еллар кызганыч. Баксаң, ул да теге хатынны яратып тормаган икән, шул рәвеш­ле, мине онытырга теләгән. Ләкин оныта алмаган. Берничә тапкыр, яныма килеп, барысын да яңадан башлыйк дип тә әйтергә уйлаган, тик тагын шул горурлыгы туктатып калган.

Ун ел дәвамында ирем белән сирәк булса да очраштык. Аралашулар күбрәк көндәлек мәшәкатьләр турында, уртак эш хакында барды. Ә берсендә яшьлек елларын, очрашкан көннәрне искә алып утырдык. Аерылышканыбызга ун ел узса да, хисләр сүрелмәгән икән әле, ярату бетмәгән. Ул көнне мин аның янында калдым. Ярты еллап шулай очрашып йөргәннән соң, никахыбызны кабат яңартырга булдык. ЗАГС­ка барып, язылышып кайттык. Хәзер бәби көтәм. Ирем ун ел эчендә үзгәрмәгән, ә менә мин иркә, наз көтеп төне буе елап ятучы кыз түгел инде, бөтен уй-хыялларым булачак балам белән бәйле.Үзем өчен яшәү кагыйдәләре дә булдырдым. Иремә юк-бар белән бәйләнмим, үз шөгылем бар, бәйләргә өйрәндем, «булачак әниләр мәктәбе»нә йөрим. Юк-бар уйлар башка кермәсен өчен, буш вакыт калмаска тиеш икән. Көне буе тыз-быз чабып, арып-талып йокыга яткач, ирем мине кочармы икән дигән уйларга вакыт калмый, башны мендәргә төртүгә, йокыга талам. Күңелем тынычлык тапты, ун ел буе гомеремне бушка уздырып, гөнаһ кылып, иремнең кадерен белми яшәгәнем өчен генә үкенәм, - ди Илүзә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: