Шәһри Казан

“Миңа хатын нәрсәгә?” (Буйдак егет монологы)

Наилгә 39 яшь. Казанда яши. Бер тапкыр да өйләнмәгән. Гаилә коруга карата аның үз фәлсәфәсе.

– Кайчан өйләнәсең? Миңа иң еш бирелә торган сорау шул. Баштарак бу минем җан ачуларымны чыгара иде. Хәзер инде моңа әллә ни исем китми. Кайберләренә: “Үлгәнемне ишетсәң дә, өйләнгәнемне ишетмәссең”, – дип тә җибәргәлим. Аннары тәүбә кылам. Ни өчен әле мин үләргә тиеш, ди. Яшим!Буйдак килеш яшәүнең дә үз рәхәте бар ...Мин соңлап “өлгергән”нәрдән булдым бугай. Классташларымның байтагының борынына “кызлар исе” кереп кичен кача-поса яшьтәшләрен озатып йөргәндә дә минем моңа әллә ни исем китми иде. Йөриселәре килсә йөрсеннәр... ә минем кичен клубка чыгу теләгем юк.

Шулай да, йөрәк җилкенми калмый икән ул. Беренче тапкыр соңгы сыйныфта укыганда гашыйк булдым. Гел бишлегә укуы Гөлчәчәккә күзем төште. Ул да минем кебекләрдән. Әллә егетләр бар аңа әллә юк.. Бар гаме укуда. Үзе шундый чибәр. Күзләре зур, сөрмәле. Гәүдәсе ыспай. Әмма карашы усал. Озак күзәтеп йөрдем үзен. Берүзе генә мәктәптән кайта, кичләрен клубка түгел, урамга да чыкмый бугай. Берчак, дәрестән соң сүз катып караган идем, кара күзләренең агын әйләндереп бер каравы булды, эреп суга әйләнә яздым.
– Миңа синең кебекләр кирәкми, өчле капчыгы...

Мәктәптән соң авылда калдым, төпчек малай бит, әнине бөтенләй ялгыз калдырып булмый. Аннары армия хезмәте. Шунда бераз күзем ачылды.

Хезмәттәшләрем йөргән кызларыннан хат ала. Кичләрен үзара кызлар турында сөйләшәләр. Мин дәшмим, чөнки хат алыр гына түгел, күңелемә кергән кыз да юк бит. Гөлчәчәк институтка керде. Хәзер ул минем кебекләр ягына борылып та карамый инде. Мин дә берәр кыз табып аңа гашыйк булырмын әле!

Германиядән кайттып төшкән көнне үк клубка чыктым. Дискотеканың кызган чагы иде. Егетләр һәм кызлар мәш килеп вальс әйләнә.
– Солдат абый, сезне биергә чакырырга мөмкинме? – каршыма бөтерелеп бер кыз килеп басты.

Чибәр, чая. Баскан җиреннән ут чыгара. Сөйләшеп киттек. Фәридә әле мәктәптә генә укый икән. Озата киттем үзен. Кулга-кул тотынышып, әрәмәболынлыкларда йөрдек. Мин солдат хезмәте турында сөйләдем, кыз авыл турында. Телгә оста, үзе ихлас. Һәр көнне кичне җиткерә алмый азаплана идем. Кулга-кул тотынып йөрүләр озакламый кочыш-үбешкә барып җитте, мин чын-чынлап гашыйк булдым. Фәридә мәктәпне тәмамлауга өйләнәм. Карарым катгый. Карт әни дә ашыктыра.
– Мин шәһәргә китәм. Укырга керәм, минем белән китсәң генә, – дип шарт куйды кызым.

Ничек китим ди инде, мин бит төпчек малай, әти-әни нигезен саклыйсы бар. Ул китте. Мин калдым. Күземә ак-кара күренми, күңелдә – бушлык, күз алдымда бары Фәридә. Шулай да үземне кулга алырга көч таптым.

Икенче тапкыр Казанда гашыйк булдым. Әнине җирләгәч, авылдан күченеп киттем. Техникумга укырга кердем, акча җитмәгәнлектән кичләрен вагонбушатырга йорим. Тору урыным – тулай торак. Гөлия белән дә шунда таныштым. Авыл кызы, тыйнак. Төзелештә эшли. Биредә биш еллап яши икән. Тулай торак тормышыннан гарык. Кичләрен бергәләп Казан урамнарында йөрибез, бакчага чыгып утырабыз. Гөлиягә карата Фәридәгә кебек көчле хисләр булмаса да, кызны ошатам. Кыз да миңа битараф түгел төсле. Ник әле кияүгә чыгу турында тәкдим ясамаска ди?
– Тагын шул тулай торакта яшәргәме? Юк, мондый тормыштан мин күптән гарык. Син – студент. Мәңге фатир аласың юк, – дип кырт кисте кыз һәм шул ук елны үзләрендә эшләүче Фәриткә кияүгә чыкты. Тегенең фатир алу чираты җитеп килә иде...
...Гөлнара белән без очраклы рәвештә таныштык. Чибәр иде үзе, кем әйтмешли, бер кашык су белән йотарлык. Ул чәчләре, ул гәүдәсе.

Реклама

Танышуыбызның бертенче кичендә үк мине өенә чакырды. Тыйнак авыл егете өчен бу бераз гаҗәбрәк тоелса да, чакырган җиргә бармый калу мөмкинме соң? Шундый чибәр кыз да булсын тагын. Гөлнара комач кызыл  тырнаклы куллары белән озын аяклы фужерларга шәраб салды һәм итәгемә менеп уттырды. Моңарчы мондый күренешне бары телевизордан гына күргәнлектән, бераз аптырап калдым. Ишектә шалтыраган кыңгырау тавышы аңыма китерде. Гөлнара мине этә-төртә балконга чыгарды, үзе башындагы шиньонын төзәтә-төзәтә ишек ачырга йөгерде. Гөлнараның чираттагы “ухажеры” белән күңел ачканын балкон тәрәзәсе аша озак күзәттем... Әлеге вакыйгадан соң мин очраклы танышулардан читләшә башладым.
– Абый, фатирың, машинаң бармы?

Бергә армиядә хезмәт иткән дустым Фаилнең сеңелесе Айгөл шаяртып кына “миңа кияүгә чык “ диюмә, шулай җавап бирде.
– Хәзер бит кызларга егет җен-пәри кебек булсынмы, фатирлы, машиналы булу кирәк диләр, – минем кебек үк буйдак дустым тиз арада сеңелесенең сүзләренә аңлатма да бирде.
Ә минем машинам юк. Әмма фатир алу вакытым җитеп килә иде, тик Айгөлдән гайрәтем кайтты.

Ура! Фатир алдым. Түлисе шактый булса да, үз почмагың булу бик әйбәт икән ул. Үз ачкычың белән ишегеңне ачып керәсең, тулай торактагы кебек плитәдәге ашны ашамасыннар дип кайгырасы юк. Үзең пешерәсең – үзең ашыйсың. Тиенләп җыеп сатып алган киң караватыңа җәелеп ятып йоклыйсың. Беркем дә борчымый. Бертуган апам гына эчне пошыра, әлеге дә баягы өйләнү мәсәләсендә инде... Янәсе фатирым бар, ә аны калдырыр нәсел дәвамчым юк, имеш... Үзем дә чын-чынлап уйлана башладым. Тик уңышсыз мәхәббәт тарихларым инде ышанычымны какшаткан иде. Шулай да күңелдә өмет дигәнең сүнеп бетмәгән икән. Караштырам, чагыштырам, сайлыйм.

Әнә, Нәсимә... Офиста янәшә өстәл артында гына утыра. Тыйнак, хәтта кычкырып көлми дә. Яше дә шактый бугай. Беркөнне туры китереп, эштән соң аның белән янәшә атларга булдым. Сөйләшеп киттек. Ни гаҗәп, 19 катлы йортның бер башында ул, икенчесендә мин яшим икән. Нәсимәгә чәйгә керергә тәкдим иттем. Ул ризалашты. Озак кына сөйләшеп утырдык. Аннары кызны фатирына кадәр озатып куйдым. Икенче көнне офиста без Нәсимә  белән күптәнге танышлар кебек очраштык. Тагын бергә кайттык. Бу юлы Нәсимә мине үзенә чакырды. Шатланып риза булдым.

...Купшы булмаса да җыйнак кына фатир. Бар нәрсә урында. Нәсимә яңа гына социаль ипотека буенча алган фатирын түләп бетергән икән. Ни өчен кияүгә чыкмавы белән кызыксындым.
– Фатирыма альфонс кертимме? Юк, бу минем планга керми. Ир кирәкми миңа, ә менә берәр яхшы кешедән бала табар идем... Мисал өчен синнән, –Нәсимәнең күзләре очкынланып китте һәм ул янәшәмә үк килеп утырды. Эшнең мондый борылыш алуы минем планга керми иде. Мин уйларга вәгъдә итеп, ясалган чәемне дә эчмичә чыгып китү ягын карадым. Юк, минем мәңгелек алиментчы буласым килми, аннары читтә балаңның үскәнен күреп ничек тыныч кына яшәмәк кирәк... Быел миңа – 39. Буйдак килеш яшәүнең дә үз рәхәте бар...
Фатирны зурайттым, яңа микрорайонда “икелегә “күчтем. Машина алдым.

Эшем яхшы. Рәхәтләнеп яшәп ятам. Акча сорап интектерүче, кайда йөрдең дип бәйләнүче, эчеп алсам – сүгүче юк. Кая телим шунда барам, ни телим – шуны эшлим. Ир-ат буларак канәгатьлек алу өчен мөмкинлекләр чиктән ашкан – кызлар хәзер кыйммәт тормый. Рус әйтмешли, доступныйлар. Әмма эчкә кереп китәргә ашыкмыйм.
Балаларың юк, дисезме? Ә алардан кем рәхәт күргән? Олыгайгач, кем кулына калырсың дисезме? Кемнең баласы әти-әнисен карый соң әле?

Әнә, авылдагы күрше Габдулла әбзинең карчыгы үлгәч, балалары йортын саттырып шәһәргә алып киткәннәр иде, тиз туйганнар, хәзер әтиләрен карауны чиратка салганнар ди. Теге мескен, таш капчыкта яшәүдән, балаларыннан туеп авыл дип саташа икән. Ә йорт – юк, аны саткан акча да беткән. Ишетүечә, картлар йортында яшәүчеләрнең шактые берничә бала үстергән өлкәннәр икән. Юкса, минем кебек ялгызлар урыны булырга тиеш инде ул. Хәер, миңа бу турыда уйларга иртәрәк әле, бүгенге көн белән яшим. Ә бүгенгә минем бар да яхшы. Бәлки минем белән килешмәүчеләр дә булыр.
Әмма һәркемнең үзенә ничек җайлы шулай яшәргә хакы бар. Гомер бит бер генә бирелә.
 

Резеда Гиняева

Автордан. Әңгәмәдәшемнең фикере мине уйга салды. Ул хаклы да кебек, шул ук вакытта аның тормыштан бик зур кыйммәтләр татымыйча яшәве күңелдә аерым бер кызгану хисе уята. Әгәр бар ир-атлар да шундый яшәү рәвеше яклы булсалар? Ә гаилә, балалар? Бушка үткән гомер түгелме икән ул? Сезнең танышлар арасында бармы шундый мисаллар? Әйдәгез, шул хакта бергәләп фикер алышыйк әле.
 

Фото: https://pixabay.com/ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 9 март 2021 - 21:45
    Без имени
    Һәркем ничек тели , шулай яши ,әлбәттә.Бу кеше төптән уйлап,бөтен нарсәдән гаеп эзләргә генә ярата.Өйләнсә дә яши алмас иде ул