16+

«Мин синең белән йоклар өчен тумаган!» (Бәхетсез кыз язмышы)

Егетләрнең тәмле теллелегенә алданып, гомерлек хата эшләгән кызлар бик күп.

«Мин синең белән йоклар өчен тумаган!» (Бәхетсез кыз язмышы)

Егетләрнең тәмле теллелегенә алданып, гомерлек хата эшләгән кызлар бик күп.

«Ул кешене бөтен җаным-тәнем белән яраттым. Иң кызганычы – якты киләчәгебезне күрдем. Ә хәзер аның янына борылып та карыйсым килми. Кызлар, үзегезне саклагыз. Башыгызны югалтыр дәрәҗәдә яратмагыз. Сүзем шул гына».

Егетләрнең тәмле теллелегенә алданып, гомерлек хата эшләгән кызлар бик күп. Танышларым арасында да үз бәхетен бүген дә таба алмаганнары шактый.

Күптән түгел генә Илсөя белән очраклы күрештек. Илсөя дигәнем, 17 яшендә башта «үзен», аннары бәхетен югалткан кыз инде, хәер, ул үзе турында шулай сөйли. Хәзер еш аралашмасак та, аны тыңлавымны, киңәш биреп тынычландыра алуымны белә ул. Күрешкәч тә, үзе кочаклап алды.

– Илсөя, үзгәреп киткәнсең әле, диюем ошамады ахры үзенә – ясалма итеп елмайды да, тормышым турында сорашты. 
Минем тормыш Илсөягә сөйләрлек әллә ни кызык та түгел инде: иртән – эш, кичен – гаилә, дигәндәй... Шуңа күрә иң элек Илсөянең яңалыклары белән кызыксындым. Ул кафега керүебезне үтенде. Каршымда утырган кызда элеккеге матурлыкны күрмәдем, Илсөянең гүзәллеге яшьлегендә югалып калган кебек тоелды. Мәхәббәт ачысыннан кеше шул дәрәҗә үк сула, тәмам ямьсезләнә аламы микәнни? Күрәсең, аладыр...

– И, Гөлнара, җаныем, нинди яңалык ишетергә телисең инде син? Көн саен хастаханә юлын таптыйм, кочак-кочак анализ кәгазьләре белән йөрим – нәтиҗәсе генә билгесез. Әмма өмет сүнмәгән әле минем, кызый. Яхшы кешеләр җитәрлек ул, әйе бит?
Илсөянең, сөйләшеп утырганда, кинәттән елап җибәрә торган гадәте бар иде. Бу юлы да ул күз яшьләрен түкте генә. Мин сүз арасында: «Чәең суына, эч әле», – дип кенә утырдым.
– Беркөнне Марсельне очраттым. Районга кайткан. Гаиләсе белән. 

Бу сүзләрне ишетүгә йөрәгем ешрак тибә башлады – сиздермәдем. Күзләремне дә алмыйча, тыңлавымны дәвам иттем.
– Улы үсеп килә. Бик матур гаилә, – диде танышым һәм тагын тукталып калды. Аның миңа сөйлисе сүзләре шулкадәр күбәйгән иде – кайсыннан башларга белмәде. Бер ноктага төбәлә дә, тик карап тора. Аннары тагын дәвам итә.
– Мин аңа рәнҗемим, Гөлнара. Кылган гамәлләре өчен дә күптән гафу иттем инде. Әмма алга таба ничек яшәргә, бу кәгазьләрнең очына чыгу юлы бармы? – дип өстәлгә табиб язулары белән тулган ак битләре тезеп салды.
– Менә монысы – УЗИ нәтиҗәсе, монысы – хатын-кыз табибыныкы, монысы – невролог, монысы... – дип санап китте.
Анда язылган сүзләрдән чәчем үрә торды. Бу кадәр чирне кайдан эләктереп бетерергә мөмкин, дип уйландым.

Марсель дигәнем, Илсөянең беренче (ә бәлки соңгы!) мәхәббәте. Алар танышканда Илсөягә 16 яшь иде. Беренче тапкыр сүз каткан, матур мактау сүзләре яудырган беренче егет тә Марсель булды. Әле дә хәтерлим, ул вакытта дус егетем (хәзер ирем) барлык иптәшләрен туган көненә дәшкән иде. Үзем генә барырга теләмәгәнгә, Илсөяне дә иярттем. Ярар, дөресен әйтим: Марсельнең минем арттан сөйрәлеп йөргән чаклары бу. Бәлки Илсөянең күңеленә хуш килә торган егет булыр дип, икесен таныштырырга булдым. Кичкә таба мин дә, Илсөя дә егетләр белән парлашып утырдык, сөйләшер сүзләр дә уртак иде. Ләкин яшь аермасы зур булганга әти-әниләребез каршы иде. “Үзегезнең яшьтәге егетләрне карагыз, зурлар өчен сез курчак кына”, – диде әни. “Мәктәпне тәмамлап, укырга керәсегез бар, егетең өйләнешик, дисә, нишләрсең?” – дип икенче яктан әти акыллы киңәшләрен бирде. Ә без Илсөя белән егетләр янына качып чыга башладык. Уеннан-уймак дигәне дә шунда ясалды...

Марсельнең мине ошатуын (ә бәлки кызыгуын) сизенә идем. Егетемә дә читләтеп әйтә килдем. Ә ул кулын селтәп: “Илсөясе бар бит аның!” – диюен белде. Шуннан соң аны-моны дәшмәдем. Илсөя белән икебез дә шәһәрдә укырга кердек. Ул – хисапчы, ә мин укытучы һөнәрен сайладым. Тулай торак, уку тормышының иң кызык вакытлары башланды. Атна ахырында егетләребез дә килгәләп китә иде. Кочак-кочак чәчәк күтәргән Илсөяне күреп, бераз көнләшеп тә куя идем. Аннан да бигрәк Марсельнең юмарт, игътибарлы булуы сокландырды: “Ярата бит егет!” – дип эчтән уйлап, тыштан гына үземнең янәшәмдәге кешемә елмая идем.

Берсендә миңа Марсель шалтыратты: “Гөлнара, биш кенә минутка чыгып кер әле?” – ди бу. Өй эшләрен ташлап, киемемне дә алыштырмыйча, аның янына ашыктым. Бер-бер хәл булган ахры, дип Илсөяне дә әлегә борчымыйча тордым. 

Ишекне ачып чыкканда, машинасына терәлеп, кулына чәчәк бәйләмен тотып, Марсель басып тора иде.
– Гөлнара, монда сөйләшә торган сүз түгел, машинага утыр әле, – дип ишекне ачты егет. Марсельнең машинасына утырып бәйрәмнәргә барган бар иде анысы. Ләкин мондый җитди сөйләшүләр өчен аның белән читкәрәк итү куркыныч тоелды. Карышып торсам да, күндерде. “Илсөягә бәйле”, – диюенә ышанып, артка кереп утырдым. “Сөйгәненә тәкъдим ясарга җыена бу, миннән киңәш сорый!” – дип сөендем.

Барабыз: тирә-якта бары тик агачлар тезелеп киткән, шәһәр утлары да еракта калган кебек тоелды. Марсель дәшмичә баруын белде. Алгы урындыктагы чәчәген минем теземә куйды да, сәер генә елмайды:
– Син яраткан розалар, – диде күзен кысып.
– Яраткан чәчәкләрем икәнен каян беләсең? Бәлки розаларны яратмыймдыр – дидем аптырап.
– Интуициям көчле бит, Гөлнара, – дип ачы тавышы белән көлеп җибәрде. 

Ул мизгелдә куркудан аякларым калтырый, күзем ялт-йолт килә башлаган иде инде. Кая баруыбызны сорагач та төгәл җавап ишетмәдем. Бары тик “Хәзер, хәзер”, – дип кабатлады Марсель. 
Без караңгы аулак урынга килеп чыктык. Марсель минем янга чыгып утырды. Беребез дә дәшми, тик утырабыз. Ул минем аякларыма кагыла башлады.

– Марсель, нишлисең син? – дип ишеккә елыштым.
– Сине беренче күргән көннән бирле телим бит үзеңне, Гөлнара. Бер генә... – дип муеннарымнан үбәргә тотынды. Мин аның еш-еш сулыш алуына бирешеп, кулларыннан тоттым: “Мин синең белән йоклар өчен тумаган, кирәкми” – дип өзек-өзек әйтергә генә өлгердем, ул шунда ук мине кочагына алмакчы итте, бар көчемә машина тәрәзәсенә суктым, Марсельне кыйнадым һәм кулым белән кысып тоткан телефонны тәрәзәгә атып бәрдем – чәлпәрәмә килде. Мин инде Марсель мине көчләр дә, шунда ташлап калдырыр дип курыктым һәм тешләремне кысып кыйнадым.

...Мин йокыдан торганда Илсөя әле уянмаган иде. Көзгедән үземнең кыяфәтне карарга оялып, елаудан туктый алмыйча яттым. Минем мышнавыма иптәш кызым да уянды, яныма килеп утырды. Дәшмәдем. Сүзне нидән башларга белмәдем. Бер яктан, Марсель турында дөресен сөйләп, Илсөянең күзләрен ачасым килсә, икенче яктан, кеше сүзенә керермен дип курыктым. Һәм иң якын дус кызымны алдаларга җөрьәт иттем: “Егетем белән талаштык”, – дип сүзне ялганга бордым. Илсөя самими кыз, минем һәр сүземә ышанды, ә үзе исә Марсельнең нинди әйбәт егет булуын сөйләде. Эчемнән генә ут йотып, тыштан егетмне “каргаган” булдым. Шушы гамәлем белән Илсөя тормышында да иң зур хата эшләдем. 

Ике атна да үтмәде, Марсель Илсөяне үзенә кунарга алып кайтты. Башы-аягы белән мәхәббәткә чумган кыз өчен ул төн әйтеп бетерегесез татлы, онытылмаслык булып тоелды. Әнә бит, хәзер дә кочак-кочак кәгазьләр белән хастаханә юлын таптый... 

Кыскасы, Илсөя начар юлга басты – Марсельдән алган мәңгелек тәҗрибәсе белән башка егетләрне дә “сөендерде”. Санап бетергесез егетләр белән төн уздырды һәм үзенә чир җыйды. Безнең аралар көннән-көн ерагайды, дуслык мөнәсәбәте суынды. Мин аны кире дөрес юлга бастыра алмадым, хәер, ул аның эше иде...

– Гөлнара, син мине гафу ит инде, яме? Мин ышанам: яхшы кешеләр бар ул. Мин дә ихлас күңелдән ярата алырмын, сәламәт балалар табармын. Ә аңарчы үземне кайгыртырга кирәк. Иң элек үземне, – дип ул чәенең соңгы тамчысын йотып куйды һәм кәгазьләрен җыя башлады.
Бер сүз дә әйтә алмадым. Аның каршында гаепле булуымны аек акыл белән аңласам да, ярасына тоз саласы итмәдем. Сәламәт кенә булсын – бәхет шул бит...

Гөлнара Ризванова
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

6

3

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading