Аларның гаиләсе белән шактый еллар элек танышкан идем. Ул чакта Рәйхана апа белән Рафаэль абый Кадыйровлар үзләренең батыр йөрәкле, тырыш,сабыр холыклы булулары белән сокландырды.
Рафаэль абый ике аягыннан да мәхрүм булуына карамастан, баянын кулына алып, халык көйләрен өздерә иде. Аның “Шахта”, “Арча”ларны сыздырып җибәрүе әле дә колак төбендә яңгырый сыман.
Рафаэль абый сөйләшеп туймый торган, искиткеч ихлас күңелле кеше буларак хәтердә уелып калды. Заманында сыйныфташы Мөхәммәт Мәһдиев “Бәхилләшү” әсәрендә аңа рәхмәт сүзләрен ирештергән иде: “Сугыш вакытында безнең класста Чөмә-Елга авылы малае Рафаэль укый иде. Гармунчы, моң ярата торган. Гармунда ул шашып уйный, икенче дөньяга күчеп уйный. Рафаэльнең апасы пекарняда эшли иде, өйләрендә ипи бар. Ул юньле, акыллы малай. Көн саен диярлек миңа чеметеп кенә ипи кисәге бирә. Рафаэль! Шул елларда син безгә биргән ипи кисәге өчен мең вә миллион рәхмәт сиңа! Мин сине гел яхшылык белән искә төшерәм”.
Рафаэль абый белән очрашып сөйләшкәннән соң, үзем дә аның мәрхәмәтле кеше булуына инандым ул чакта. 1949 елда ук чирәм җирләрне үзләштерергә киткән җирдән бәхетсезлеккә юлыгып кайта Рафаэль абый. Бер исерек тракторчы гаебе белән аның тездән ике аягы да өзелә. Сау-сәламәт киткән егетнең шундый хәлдә кайтканын күреп туганнарының да бәгырьләре телгәләнә.
Казанда яши башлагач, ул ательеда эшләүче Рәйхана исемле кызга өйләнеп җибәрә. Әмма анысы да салкын тидереп аяклары гарипләнә, көч-хәл белән генә, култык таяклары ярдәмендә йөри башлый. Бәхетсезлекләренә күрә, бердәнбер уллары Марат та саусыз булып – ДЦП белән туа. Рәйхана апа улын шифаханәләргә йөртә торгач, дүрт яшендә аны аякка бастыра. Әмма ул бик авырлык белән генә йөри башлый.
Ата-ана улларын беркайчан да төшенкелеккә бирелә торган кеше итеп үстермиләр. Мәктәпкә йөреп укый алмый Марат. (70нче мәктәп укытучылары аны өйләренә килеп укыта). Балачакта аны бергә урамда уйнаган иптәшләре беркайчан да рәнҗетми. Егылганда тартып торгызган дусларына бүген дә рәхмәтле Марат. Ул яшьтән үк дискотекалар алып бара, көйләр яза, видеоклиплар ясый. Татарча матур итеп сөйләшә.
Әти-әнисез калганда Маратка 33 яшь була. Ул унике ел Киров районының Инвалидлар җәмгыяте рәисе буларак, аларның проблемаларын хәл итә. Җәмәгать эшләрен ул бушка башкара. Марат тормыш юлында әнисенең: “Сиңа таш белән атсалар, үзең аш белән ат”, – дигән сүзләрен девиз итеп алган. Әти-әнисенең кешелеклелек сыйфатлары Маратка да күчкән. Ул ая -куллары сау булган кешеләрнең үзләренә эш таба алмый йөрүләренә аптырый. Бүген “Ярдәм” фондында эшли. Шул ук вакытта бер депутатның ярдәмчесе дә әле. Инвалидлар үзенә социаль мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә. Саусыз балалар белән төрле спорт чаралары үткәрүләренә шатлана ул.
Марат тырыш, кайгыртучан гаилә башлыгы да. Үзенә яшьтән гыйшык тотып йөргән Казан кызы Алинә белән гаилә корып җибәргәннәр. Алинә дә инвалидлар җәмгыятендә Маратның ярдәмчесе була. Моннан тугыз ел элек Маратның туган көнендә, кызлары Мәдинәнең сау-сәламәт булып дөньяга килүе алар өчен зур шатлык була. Хәзерге вакытта кызлары татар гимназиясендә белем ала.
Маратның яшь чагыннан бирле яраткан шөгыле дә бар. Төрле модельдәге кечкенә машиналар җыя ул. Ниндие генә юк араларында. Аларның саны 2 меңгә якын.
Кадыйровлар гаиләсе тормыштагы авырлыкларга бирешмичә, һәм зарланмыйча ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап яши.
Маратка шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Инвалидлар мәнфәгатен кайгыртуга багышлаган Марат Кадыйров үзе дә ярдәмгә мохтаҗ, югыйсә. Алар Киров районындагы иске йортларның берсендә гомер кичерә. Икесе дә инвалид булганлыктан, кызларының киләчәге дә борчый аларны. Кем белә, бәлки Маратның хәленә керә белүче җитәкчеләр дә табылыр.
Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар
0
0
Бик урнэк алырлык гайлэ! Молодцы!
0
0