16+

“Безнең тамашачы шуның хәтле тәрбиясез, әдәпсез мени?”

Артистларның концерт сезоны гөрли, урак өсте. Кемдер гастрольләрдә, кемдер премьералар чыгара.

“Безнең тамашачы шуның хәтле тәрбиясез, әдәпсез мени?”

Артистларның концерт сезоны гөрли, урак өсте. Кемдер гастрольләрдә, кемдер премьералар чыгара.

Бу арада УНИКС залында да, театрда да еш булдым. Тамашачылар, без журналистлар да, артистларны еш кына критика утында тотабыз. Әмма бу язмам тамашачылар хозурына булыр, мөгаен.

Күптән түгел генә Ринат Рахматуллин концертында бер ханым сәхнәгә бүләк бирергә менеп, җырчыны иреннән үбеп тә төшеп китте әле. Җитез ханым Ринатны башта бер кулы белән, аннан ике куллап кайнар кочакларына алып, үбеп, җырчы бүләк иткән календарьләрне селкеп, тамашачылар алкышларында коенды. Залдан: “Браво, молодец”, – дип кычкыручылар да булды. Ринат Рахматуллин читкә китеп, иреннәрен сөрткәч: “Хатын-кыздан да зәһәр әйбер юк. Суырып алды бөтенләй”, – дип шаяртып куйды. Озак та үтмәде социаль челтәрләрдә Вадим Захаров концертыннан видео таралды. Бер хатын-кыз җырчыга чәчәк бәйләменә өстәп, кайнар үбүен дә бүләк иткән. 

Концертта мондый хәлләр ешаеп китте әле, әллә берәр “мода”мы икән? Кемнәрдер җырчылар шоу ясар өчен бу ханымнар белән алдан сөйләшеп куйганнардыр дип тә уйлар. Дөресен бер Аллаһ кына белә. Тик тормыш иптәше булган җырчыларны үбү – әхлак-тәрбия ягыннан караганда түбәнлек инде. Кемгә, нәрсә исбат итә икән ул ханымнар болай эшләп? Игътибар җитмәүдән чыккан башкалардан аерылып тору теләгеме, әллә инде максатмы?  

Артист халкы түзә инде, башка чарасы юк. Меңләгән тамашачы каршында мондый хәл булганда нишләсен инде, шаярта, йә рәхмәт әйтеп котыла. “Миңа алай якын килмәгез”, – дисә, тамашачы аңа шунда ук: “Әллә кем булып кылана, борынын өскә чөеп йөри”, – дип шелтә белдерәчәк. Гәрчә, бу хәлне көндәлек тормышка күчерсәк, артистлар урынына үзебезнең тормыш иптәшләрен куеп карасак, алай нык кул чапмас идек. Ә иң кызыгы ни өчендер җырчы ир-атларны гына үбәләр бит. Хатын-кыз җырчыларны чәчәк бирергә чыккач үбеп төшеп киткән ир-атларны бер дә хәтерләмим. Ялгышсам, төзәтерсез. Ир-атлар җырчы хатын-кызларның ирләреннән куркамы, әллә ирләр күпкә тыйнагракмы? Бу сорау эстрадабызда бер сериал сюжетыннан да ким булмаган очракны хәтеремдә яңартты. Популяр җырчы Гөлүс Хәбибрахмановны Сабан туенда чыгыш ясаганнан соң кыйнап кайтардылар бит. 

– Ике хатын-кыз балалары белән фотога төшәргә килде. Фотога төшкәндә, билгеле, әзрәк рәвешен китерергә кирәк бит инде. Кырыйдан гына бераз кочаклап та аласың. Шуңа күрә: “Сезне кочакларга ярыймы?” - дип сорадым. Фотога төштек. 3 секунд та узмады, башымны кырыйга борган идем: “Ты кто такой”, - дигән сүзне генә ишетергә өлгердем, бер ир-ат китереп тә сукты. Шунда ук нокаутка киттем, аңымны югалтып егылдым, – дип сөйләгән иде җырчы. Әле бу фотога төшкән өчен генә. Уйдырма дияр идек, шул хәлне күргән тамашачылар да: “Әйе. Чыннан да, шулай булды”, – дип раслады. 

Концертка билетны акча түләп алдым, димәк, теләсә-нәрсә эшли алам, дигән фикерләүдән читләшергә вакыттыр, җәмәгать. Концертка башка тамашачылар да акча түләп, ял итәргә килә бит. Шул ук хәл ни кызганыч, театрга да кагыла. Бервакыт Камал театрында балконда спектакль карап утырган мәлдә борынымны казылык исе кытыклый башлады. Баксаң, ике рәт алда утыручы олы яшьтәге ханымнар казылык киселгән пакетларын чыгарып, аны “май” (хәмер) белән йомшартып ашап утыралар. Антракт вакытында ашаган, эчкән кешегә бер шөбһә дә юк. Тик спектакль барганда түгел бит инде, җәмәгать. Олы яшьтәге ханымнар алай эшләүнең этика кысаларына сыймавын белмәгән, ди. Ни кызганыч, яшьләр дә шундый бит. Бу юлы концертка баргач, янымда утырган кызлар тәнәфестән соң югалып тордылар. Алар зур йомыш белән йөргәннәр икән бит. Берсе бер пакет кабартма, икенчесе хәмер алып кергән. Күз алдымда чынаякка салып, тәмләп кенә тамак ялгап алдылар. Алар өчен бу гадәти хәлдер бәлки. Ә мин, кызлар өчен оялып утырдым. Безнең тамашачы шуның хәтле тәрбиясез, әдәпсез мени?

Бу залда утырган тамашачыга да, сәхнәдәге артистка да хөрмәт булмау дигән сүз. Мәдәни чараларда этика кагыйдәләрен махсус өйрәнеп утыручылар юктыр инде. Әмма гап-гади кагыйдәләрне без беләргә тиеш.

Зинһар, концерт, театр залында урыныгыз рәтнең уртасына туры килгән очракта, утырып торучыларга йөзегез белән карап керегез. Беркемгә дә, гафу итегез, башканың арт санын карау рәхәт түгел. Икенчедән, концерт дәвамында чыгып керергә кирәк икән, җырның тәмамланганын көтегез. Яңадан залга кергәндә дә шул ук кагыйдә. Беркемнең дә видео төшереп утырган мәлдән тегендә-монда йөрүче кешеләрне күрәсе килми. Бу башка тамашачыларга, үзеңә булган хөрмәт билгесе. 

Әлбәттә, артистлар нинди, тамашачы да шундый, моны да истә тотыйк, хөрмәтле җырчы, дуслар. 

Сәхнәдәге үбешүләргә комментарий бирүне сорап, җырчыларга мөрәҗәгать иттем. 
Вадим Захаров: Кем белгән соң аны иреннән үбәчәкләрен. Меңләгән тамашачы кул чабып торган вакытта: “Юк, иреннән үптермим”, – дип әйтә алмыйсың бит. Яраткач, үбәләр инде шунда. Минем бу хакта алай төптән уйланганым юк. Бу кеше зур гөнаһ кылды, дип әйтә алмыйм. Хатын ачуланды инде. 

Ринат Рахматуллин: Бу хәл мине уңайсыз хәлдә калдырды, бераз “авылча” инде. Мине “силком” алдылар дип әйтү дөресрәк булыр. Икенче яктан, моны чын күңелдән яраткан фанатлар гына эшли аладыр. Әлбәттә, бераз тәрбиясезлек билгеседер дә. Мин андый әйбергә үпкәләмим. Иң мөһиме – тормыш иптәшем аңлап кабул итә. Мин ул хатын-кызны белмим, беренче тапкыр күрүем. Тамашачы алдында уңайсыз булды. “Ринатның танышы ул, махсус эшләнелгән”, – дип тә уйлый алалар бит. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading