16+

“Егетләр безне үз әниләрен көткән кебек каршы алалар”

Бу баруларында биш мең чакрым юл уза алар. Белгрод өлкәсендә хезмәт итүче егетләр янында булганнан соң, башкалар янына барып җитү өчен 60-70 чакрым гына юл калган була.

“Егетләр безне үз әниләрен көткән кебек каршы алалар”

Бу баруларында биш мең чакрым юл уза алар. Белгрод өлкәсендә хезмәт итүче егетләр янында булганнан соң, башкалар янына барып җитү өчен 60-70 чакрым гына юл калган була.

Чик буенда хәлләр кискен булганлыктан, урау юллар аша янәдән бер мең чакрымнан артык юл узарга туры килә. Моңа кадәр 2-3 мең чакрым юл узып йөри идек, бу юлы сәфәребез озын булды, диләр.  

Арча районы Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфия Нурислам кызы Мәгъсүмова белән Тәнзилә Мөхтәр кызы Вәлиева турында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та белә. Курку белмәс әлеге ике ханымнарның өч тапкыр Украина җирләренә барып, авыл халкы әзерләп җибәргән әйберләрне егетләрнең кулларына тапшырып кайтуларын үз чыгышында да әйтеп уза. Шушы көннәрдә генә алар дүртенче сәфәрләреннән кайтты.
- Егетләр безне үз әниләрен, апаларын көткән кебек каршы алалар, - ди Тәнзилә апа. – Гөлфия гармунын үзеннән калдырмый. Гармун тавышы, татар моңы яңгырагач, егетләрнең күңеле туган авылларына кайткандай була. 

Алар Татарстан егетләре хезмәт итүче частьларга йөри. Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре, Яшел Үзән, Чүпрәле районнары егетләре янына дүртенче барулары. Егетләр сораган бар нәрсәне алып барырга тырышалар. Сеткалар, азык-төлек, шәмнәр, җылы киемнәр... Өйдә пешкән пироглар, кабартма, чәк-чәкләрне күргәч, егетләрнең күзләрендә әйтеп бетергесез рәхмәт хисләре балкый.

- Безнең кайчан барасыбызны авыл халкы белеп тора. Кичен авылдашлар бергәләп җыелып, сеткалар үрәбез, шәмнәр ясыйбыз. Китәр көн җиткәч, мич ризыклары пешерә башлыйлар. Бакча чорында егетләребез өчен ярмалы салатлар ясыйлар. Кибетләргә тартмалар куеп, тиз әзерләнә торган боткалар җыябыз. Санитар частьларга медицина кирәк-яраклары алып барабыз, - ди Тәнзилә апа. 

Егетләрнең нинди шартларда яшәгәнен дә алар үз күзләре белән күреп кайткач белә. Тора торган җирләре ташландык биналарда. Аны яшәрлек итеп такталардан, калын дсплардан, ялтыравыклы җылыткыч материаллардан егетләр үзләре ясый. Күчеп йөргәч, бөтен нәрсәне дә яңабаштан корырга кирәк. “Азык-төлек, җылы киемнәр, төзелеш материаллары гына түгел, пычкысы да, кадагы да, башкасы да бик кирәк. Шуңа күрә волонтерлар нәрсә юнәлтә ала, егетләргә шуны алып барырга тырыша”, - ди Арча апалары.  

Кышка кергәндә егетләрнең көнкүрешләре тагын да кискенләшә. Хәзерге вакытта аларга термобелье, җылы носкилар, күп итеп шәмнәр кирәк. Ул шәмнәр егетләргә ашарга җылытырга да, җылыныр өчен дә бик кирәк. Бу юлы 500 дән артык шәм ясап алып барганнар. Шәм ясау өчен парафин алырга кирәк дип халыкка мөрәҗәгать иткән булганнар. Мәрхәмәтле җаннар тиз арада акча күчергән. 22 меңлек 200 килограмм парафин алганнар. 43 мең сум акчалары маяда калган. Икенче баруларында шул акчага тагын кирәкле әйберләрне алмакчылар.  “Халык биргән акчаның исәп-хисабын алып барабыз, кергән һәр тиенне егетләр өчен тотабыз. Юлда кунакханәдә тукталсак, үз акчабызны тотабыз, егетләр өлешенә кермибез”, - диләр. 

Тәнзилә белән Гөлфия ханымнар әйтүенчә, егетләр алып килгән бар нәрсәгә дә сөенә. Алар йорт ризыгына, әниләр пешергән ризыкларга сусаган. Ташкичү мәдәният йорты апаларын да үзләренең якын кешеләре кебек көтеп торалар. “Без тормышның ни икәнен кечкенәдән белеп үстек, иркә кочакта яшәгән кызлар түгелбез, - ди алар. – Рәхәт тормышта үсмәгәч, авырлык алдында калган егетләргә бераз булса да ярдәм кулы сузасыбыз килеп бу эшкә алындык. Ничәмә-ничә чакрым юллар узып, алар янына барып, үз кулларыбыз белән авыл кешеләре биреп җибәргән әйберләрне тапшырасыбыз, егетләрне сөендерәсебез килә.

Дөресен әйтергә кирәк, безнең күңелләр үзгәреп кайта. Иң матур, иң тыныч, иң төзек, иң рәхәт җир бездә икән дибез”.
Андагы тормышны күреп кайтканга шулай, ди алар. Белгород өлкәсендәге бөтен тукталышларга качу урыннары эшләнелгән. Сирена яңгырау белән җирле халык тизрәк кереп качу ягын карый. Шебекино халкы белән дә аралашканнар. Сугышка кадәр бик рәхәт яшәгәнбез икән, тыныч тормышның кадерен белмәгәнбез, дигәннәр. 

 Өч тапкыр Украинага барып, Коръән чыгып кайтырга дип ният әйткән булган алар. Әлеге ике ханымны сугыш уты кайнаган якларга алып барган юлдашлары Илнар Зиннәтуллин, бу юлы тагын үзләре белән бергә баруларын сораган. Сезнең белән куркыныч урыннардан да тынычрак узыла, дигәч кабат юлга кузгалганнар. “Юл буе дога укып йөрибез. Догалы юл юлдашчыларыбызга да җиңеллек китерә”, - ди Гөлфия ханым. Халыкның ниятләп биреп җибәргән әйберләрен егетләрнең кулларына тапшырып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән кайтып җиттек, дип сөенә алар.

Икенче юлы Арча районы егете Илнур Яруллин белән барырга җыеналар. Исәпләре Казан арты – Арча, Әтнә, Балтач районнары егетләренә дә йорт җылысы биреп кайту. Илнур гуманирар ярдәм илтүдән тыш, яу кырында вафат булган егетләрнең гәүдәләрен алып кайтуны да оештыра. Декабрь аенда алар тагын игелекле сәфәргә әзерләнә.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading