Мин – тол хатын. Ирем моннан 15 ел элек вафат булды. Дөресен әйтәм, ул эчеп үлде. Эчкән кеше белән ничек яшәүләрен үз башыннан кичергәннән генә белә. Ләкин язмыштан узмыш юк.
Скопировать ссылку
Мин – тол хатын. Ирем моннан 15 ел элек вафат булды. Дөресен әйтәм, ул эчеп үлде. Эчкән кеше белән ничек яшәүләрен үз башыннан кичергәннән генә белә. Ләкин язмыштан узмыш юк.
Әтиләре эчкәч, балаларның да нервылары какшады. Эчүе бер хәл, ә аның кыйнауларына түзеп яшәү – бөтенләй башка нәрсә. Эчмәсә, аннан да яхшы кеше юк иде. Кулы да алтын, башы да шәп эшли иде.
Аерылып китәргә дигән уйлар булды. Тик кулымда – ике улым, аларны әтисез ничек үстерер идем мин? Шуларны уйлагач, кабат тешне кысып яшәвемне дәвам итә идем. Исерек ирдән кая качарга белмәгән чаклар да күп булды. Башта кешедә кунарга оят иде. Еш кына бакчада бәрәңге сабаклары арасында кундык. Балалар әллә куркудан, әллә салкыннан дер-дер калтырый иде. Әлбәттә, бу хәлләр малайларның сәламәтлегенә тәэсир итми калмады, еш кына чирләп мәктәпкә бармый калалар иде. Үземнең дә сәламәтлек бетте...
Бервакыт эчүдән шул дәрәҗәдә башы китте ки, хәтта үз анасын кыйнады. Бу хәлдән соң ирем 15 тәүлек утырып чыкты. Ләкин бу аңа сабак булмады, киресенчә, ул аннан ярсып кайтты, балаларына кул күтәрә башлады. Невропатологка мөрәҗәгать иткәч, аны психиатрия хастаханәсенә озаттылар. Аннан чыккач, хәлләр тагын да мөшкелләнде. “Белая горячка”га кадәр барып җитте.
Комментарийлар
0
0
Эзлэгэнен тапкан инде бу кеше!
0
0