16+

«Озак кына кеше сүзеннән куркып яшәдем»

Гөлгенә белән без инстаграм аша таныштык. Дөресрәге, ул ясаган видеога тап булдым. Кечкенә генә сабый бала башына түбәтәй киеп, агачтан ясалган уенчык белән уйнап утыра.

«Озак кына кеше сүзеннән куркып яшәдем»

Гөлгенә белән без инстаграм аша таныштык. Дөресрәге, ул ясаган видеога тап булдым. Кечкенә генә сабый бала башына түбәтәй киеп, агачтан ясалган уенчык белән уйнап утыра.

Ак яулыклы әби кулына Коръән китабы тоткан. Нәкъ без үскән чор күз алдыма килде. Балачакка кайткандай булдым. Видеоның профессионал яктан эшләнешеннән бигрәк, мине аңа салынган күңел байлыгы җәлеп итте.
Бөтен тормыш шул телефонда, ләкин аны дөрес юнәлештә кулланганда артык зыяны да юк кебек. Гөлгенәнең бу видеосын күргәч тә шулай уйлап куйдым һәм ул кичне аның шәхси сәхифәсеннән чыга алмыйча уздырдым...

Үзе чибәр, үзе яшь, үзе талантлы яңа танышымның тормышы башкаларныкыннан әллә ни аерылмый да кебек. Күңелле мәктәп һәм студент еллары, яшьлек, мәхәббәт, сөйгән яр белән гаилә кору... Һәм хатын-кызның иң бәхетле мизгеле – әни булачагыңны белү!
Гөлгенә Абдулхакова белән интернет аша аралашуга гына риза булмыйча, очрашуга чакырдым. Әле онлайн аралашудан гына да уңай энергетикасы тойган идем аның, күрешкәч күптәнге танышлар кебек, озак кына аерылыша алмыйча аралаштык. Үзе белән мәхәббәт җимешләре – улын да алып килгән иде.

– Озак кына кеше сүзеннән куркып яшәдем. Инстаграмда да язылучыларым сәхнәнең алгы ягын гына күрде, пәрдә артын күрсәтмәдем. Ләкин гомер буе качып яшәп булмый. Язмышым күпләргә ярдәм итә ала, дигән фикергә килдем, – дип күз яшьләре белән сөйли башлады Гөлгенә.
Йөклелек чорында кайбер авырлыклар була аның. Көтеп алган нарасые да 28 атнада 1 килограмм 300 грамм авырлыкта туа. Әле карында вакытта ук сайланган исемнең нәкъ менә бу балага кушылырга тиешлеген аңлап ала әни кеше. Аңа Минтимер дип исем кушалар. Шактый вакыт Республика клиник балалар хастаханәсендә ятып, тернәкләнеп өйгә кайта бәләкәч. Яшьтәшләреннән бераз соңга калып үскәнгәме, әни кеше Минтимернең сәламәтлек ягыннан кимчелекләре барлыгын сизеп ала.

– Башта кабул итәргә теләмәдем. Табибларның сүзен дә ишетми идем. «Инвалид» дигән сүзне хәтта уема да кертмәдем. Ләкин яшьтә 2 айлык вакытта безгә ДЦП диагнозы куелды. Елыйсым килсә дә түздем. Бу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан миңа җибәрелгән сынау. Мин аны җиңәргә тиеш, дип үземне кулга алдым. Бик күп төрле табибларга күрсәттек. Төрле дәвалану курслары уздык. Һәр мөмкинлеккә тешем тырнагым белән ябыштым, – дип искә алды авыр вакытларны Гөлгенә. Күзләре яшьләнсә дә, түзде, елмады, чөнки Минтимер ул еласа бик борчыла икән. Бу юлы да тизрәк әнисен кочаклап алып юатырга ашыкты.
Ә Минтимер – гаҗәеп акыллы бала. Аның ягымлы итеп, «апа» дип эндәшүе генә дә йөрәккә якты нур булып керә. Бөтен һөнәрләрен күрсәтергә ашыкты миңа да. Тукай әкиятләрен бик ярата икән. Тиз генә сөйләп тә алды.

– Хәзер инде 4 яшьлек сабыемның башка уңышлары да сөенерлек. Үзе йөри, акрынлап торып китәргә, утырырга өйрәнә. Ләкин урамда йөрергә коляска кирәк, – ди әни кеше.

Кардан да, начар юлдан да йөрерлек булсын өчен, зур коляска сатып алганнар. Яңалары кыйммәт булгач, тотылганны алырга туры килгән. Бер әтинең хезмәт хакына һәм бала пенсиясенә генә яшәү җиңел түгел шул. 2 атна саен диярлек дәвалану курслары узарга кирәк. Кимендә, 60 мең сум. Әле яшәргә дә кирәк. Киенүдән бигрәк, ашыйсы да килә.

– Хәзер инде кием алырга да куркам. Никтер кеше безне бомж шикелле йөрергә тиеш, дип уйлый. Шуны аңламыйлар: бездәге әйбер аларда юк, алардагы әйбер миндә юк. Балаларыбыз өчен без көчле дә, матур да булырга тиеш, – ди Гөлгенә.
Ләкин быел ул үз сәхифәсендә дәвалану курслары өчен акча җыюын хәбәр иткән. «Ярдәм сорап, блогерларга да яздым. Диагноз язылган документларны күрсәтсәм дә, үзләренә куюдан баш тарттылар. Алар бит инде бушка реклама ясап өйрәнмәгән. Ләкин яхшы кешеләр дә күп икән. Тиз арада кирәкле сумма җыелды», – дип, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Көчле рухына сокланам. Ул аның башкалар белән уртаклашырга да җитә. Инстаграмдагы язмаларын күреп, хәзер районнардан да киңәш сорап яза башлаганнар. Күпләр кая барырга, нинди табибка мөрәҗәгать итәргә белми икән. Кызганыч, район җирлекләрендә мөмкинлекләр күпкә аз. Шуңа күрә Гөлгенә ярдәм сорап язган һәр әнигә, алай гына да түгел, һәр әбигә булыша. Араларында: «Кызым бөтенләй төшенкелеккә бирелде. Нишләргә дә белмим», – дип, авыл җиреннән бер әби язган. Гөлгенә табиблар белән киңәшләшеп, баланы дәвалану курсларына яздырырга ярдәм иткән.

Аның сүзләренчә, мондый авыру булганда, бер көн түгел, хәтта бер сәгать бик мөһим роль уйнарга мөмкин. Ул «Добрые руки» дәвалау үзәгенә чиксез рәхмәтле. Анда шушы диагноз белән турыдан-туры очрашкан табиблар эшли икән. Гөлгенә үзе дә бу өлкәне күп белүе, газиз баласын тизрәк аякка бастырырга теләве белән сокландырды.

“Кайвакыт кулны төшерәсе килә, ләкин аннан нәрсә үзгәрәчәк соң?» – дип юатып та куя үзен әни кеше. Дөрестән дә, һаман саен хастаханә юлын таптау, иге-чиге күренмәгән документлар җыю, күп җирдә маңгаең белән ябык ишеккә килеп бәрелү, мыскыллы сүзләр ишетү, дәвалану өчен акча табу юлларын эзләү кулны төшерерлек халәткә дә җиткерәдер. Ләкин сабыеңның бер гөнаһсыз күзләре белән сиңа карап, иң ышанычлы кешесе бары тик син генә икәнен аңлатуы алга таба тагын да көчле булып яшәргә этәрәдер.

Теләгем: юктан да зарланмыйк әле. Әйләнә-тирәдәгеләргә күз сала белик. Ара-тирә булса да. Бүген кемнеңдер кайсыдыр фотогызга лайк куймавы яки комментарий язмавы бик үк куркыныч та түгел бугай бит...
Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading