Шәһри Казан

Миллионлаган акчаны каян алыйм мин?

Казан янындагы куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән соң Питрәч районы Царево бистәсендә яшәүче Артем Балашовның гомере өзелә. Аның хатыны, моңарчы бернинди кайгы, мохтаҗлык күрмәгән Регина һәм өч баласы туендыручысыз, акчасыз калган. Кайгыга баткан хатын җилкәсенә кредитлар буенча өч миллион ярым сум күләмендәге бурычлар өелеп калган.

«Әлегә тикшерү бара»

 4 гыйнварда Артем Балашов хатыны һәм яңа туган кызын алырга дип бала тудыру йортына барырга тиеш булган.
Цареводан чыкканда юл тарая, кырыйда бетон блоклар ятуы да машина йөртүчеләр өчен шактый уңайсызлыклар тудырган. Җәен биредә юлны ремонтлаганнар икән. Кышын төзекләндерү эшен туктатканнар, ә бетон блоклар шул урында калган.

Ир-атка каршы юлдан ассенизатор машинасы килгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, йөк машинасының алгы уң тәгәрмәче юл читендә яткан блокларга тиеп киткәч, шартлаган. Машина идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт итү полосасына килеп чыга һәм аның кузовы җиңел машинага өстенә килеп төшә. Бу казадан Артем берничек тә котылып кала алмый.

Бәрелүнең сәбәпләре һәм гаепнең кемдә икәнлеге тәгаен ачыкланмаган, бу һәлакәттән соң тикшерү башланган.
– Бер ай буе ирем реанимациядә ятты, табиблар аны өлешләп җыйган. Әмма коткарып кала алмадылар, 6 февральдә Артем алган җәрәхәтләрдән үлде. Мин ахырга кадәр ул тернәкләнер дип өметләнгән идем, – дип сөйләде безгә Регина.

“Фатир алуыбызга сөенеп туя алмады”
Артем белән Регина Царевога Чаллыдан күченгән, ул вакытта хатынга эшеннән башка вазифа тәкъдим иткәннәр. Бистәдәге тынлык, тынычлык һәм саф һава җәлеп итә аларны. Моннан тыш, балалар өчен мөмкинлекләр күбрәк, дип хәл иткән дә Балашовлар һәм Казанга якынрак урынга күченгәннәр. “Безгә бу урынны күрсәткәч, Царевога гашыйк булдык. Тып-тыныч, балалар ялгыз гына йөри ала. Ирем монда фатир сатып алуыбызга сөенеп туя алмый иде. Әйе, зур суммалы ипотека, әмма без аны ябарбыз, ә монда күңел тыныч һәм рәхәтләнеп яшәргә мөмкин, диештек”, – дип сөйли Регина.
Артем Балашов гаиләдә бердәнбер туендыручы булган. Элек склад мөдире булып эшләгән, ләкин пандемия вакытында эшеннән киткән һәм башка эш эзли башлаган. Кредитка “ГАЗель” машинасы сатып алган, йөк ташу белән шөгыльләнергә планлаштырган.

– Ирем туендыручыбыз булды. Ипотека буенча түләү, өч бүлмәле фатир өчен коммуналь хезмәтләр – беркайчан да мондый сораулар турында уйламадым, моның белән ирем шөгыльләнде. Элек мерчендайзинг агентлыгында супервайзер булып эшләдем. Хезмәт хакы начар түгел иде, әмма өйгә дә, балаларга да вакыт калмады. Стресс аркасында бер тапкыр йөклелекне югалттым инде. Ирем минем өчен бик борчылды, эштән китүемне һәм үземне гаиләмә багышлавымны теләде, безне үзе тәэмин итә алуына ышандырды. Мин гаиләмне сайладым да эштән киттем», – дип сөйләде Регина Балашова.

“Гариза кабул итмибез”
Гаиләнең 3,5 млн сумлык ипотека һәм башка кредитлары бар. Моннан тыш, балаларга түгәрәкләре, фатир өчен түләргә, ризык һәм кием сатып алырга кирәк. Эш эзләгән арада Артем Балашов үзенә ипотека каникулларын рәсмиләштергән. Һәм бу чорда гомерне иминиятләштерүне озайтмаган.
 2020 елның 30 декабрендә иминиятләштерү эшләрен башкарырга тиеш булган, ләкин 29 декабрьдә Регина бала тапкан, ә 30ысы аңарда коронавирус чире тапканнар. Хатынны йогышлы авыруларны дәвалый торган хастаханәгә алып киткәннәр.

– Бу вакытта ирем мәшәкатьләргә күмелгән һәм иминиятләштерүне озынайтырга кирәк булган вакытны күз уңыннан ычкындырган, – ди бүген Регина.
Хәзер банклар Регинаның срогы узган иминиятләштерү аркасында бары тик поручитель сыйфатында гына чыгыш ясарга мөмкин, дип килә. Хәер, хатын төп варис буларак, мирасны кабул итеп алгач кына, ниндидер гамәлләр эшләргә була икән. Әмма шул ук вакытта ипотека буенча процент, димәк, айлык түләү суммасы да арта бара.

– Җилкәмә шуның чаклы йөк ишелеп төште, өч баланы аякка бастырасы бар, миллионлаган акчаны каян алыйм мин? Банктагыларга: “Ипотека каникулларын рәсмиләштереп булмыймы, яки процентлар артмас өчен берәр гариза языйм соң, мин бит катлаулы хәлдә калдым”, – дип тә әйтеп карадым. Ә алар: “Сез заемщик булмагач, берни дә эшли алмыйсыз”, – дип җавап бирәләр. Мин – поручитель, димәк, түләргә тиешмен. Юкса бурычлар җыелачак, неустойка барлыкка киләчәк. “Без бернинди гариза да кабул итмибез”, - дип җавап бирделәр миңа ипотекалар белән эш итүче бүлектә, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли тол хатын.
Регина хәзер бала ялында. Туеңдыручысын югалту буенча пособиене рәсмиләштергән, бала тапканда, декрет акчалары да бирелгән, эшсезлек буенча пособие буенча түләүләр алган. Бу акчаны җыеп, Регина барлык бурычлар буенча айлык түләүләрне түләгән. Күршеләр, дуслар һәм туганнар, балаларның сыйныфташларының ата-аналары һәм башка битараф булмаганнар хатын-кызга ирен җирләргә акча җыярга ярдәм иткән.

Регина Балашова масскаүләм мәгьлүмат чаралары аша ярдәм сорап та мөрәҗәгать итә. Һәм санаулы көннәр эчендә 3 баласы белән ялгыз калган тол хатынга ярдәм итәр өчен кем генә алынмаган: республикада яшәүчеләр генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә ярдәм итүчеләр табылган. Менә шундый мәрхәмәтле кешеләр ярдәмендә Регина банк алдындагы барлык бурычын каплый алган.

Кызганыч, әмма Регина сыман авыр хәлгә таручылар юк түгел.
Россиядә һәр унынчы кеше торакны ипотекага сатып ала икән. “РФ ДОМ” аналитик үзәге белгечләре ачыклаганча, безнең илдә уртача статистик ипотека заемщигына – 30-35 яшь, күпчелек очракта россиялеләр икенчел базарда сатылган фатирга игьтибар бирә икән.

Реклама

Мирас булып калган ипотека
– Ир белән хатынның берсе үлгән очракта, мираска барлык уртак милекнең дә кермәвен истә тотарга кирәк. Башта нотариус (яки суд) ир яки хатынның өлешен билгели. Ягъни мираска гомуми милекнең яртысы гына керәчәк. Бердәнбер искәрмә: исән чакта төзелгән никах шартнамәсе, – дип аңлата адвокат Артур Шәвәлиев.

Ипотека мәсьәләсенә килгәндә, “Ипотека турында”гы канун нигезендә, кредитка сатып алынган торак мәйданы банкта залогта тора һәм заемщик үлеме белән берни дә үзгәрми.
Моннан тыш, түбәндәге кагыйдәләр билгеләнә:
 – яңа хуҗа залог бирүче (бурычлы) буларак бара;
– яңа хуҗа ипотека турындагы шартнамә буенча барлык бурычларны үти;
– ипотекадан азат ителү бары тик банк ризалыгы белән генә булырга мөмкин (бу бик сирәк күренеш);
– әгәр яңа хуҗа берничә булса, алар ипотека буенча барысы да җаваплы.

“Әмма бу кагыйдәләр башлангыч кредит килешүе түгел, ә залог турындагы килешүләргә кагыла – канун тарафыннан бу төшенчәләр бүленгән”, – ди Шәвәлиев.
Залог һәм кредит түләүләрен түләү йөкләмәләрен мирас итеп алганда аерым карарга туры киләчәк.

– Ипотеканың төп максаты – банкны түләмәүчеләрдән саклау. Гражданлык процессуаль кодексында (446нчы маддә) суд тарафыннан түләтү алына алмаган мөлкәт исемлеге билгеләнгән. Аерым алганда, гомуми кагыйдә буенча, бердәнбер торакны алырга ярамый. Әмма биредә аерым искәрмә бар: ипотекада булган торакны банк бердәнбер булса да алырга мөмкин”, – дип аңлата адвокат.
Торакның һәм кредитның алга таба язмышы кредит шартнамәсе шартларына һәм аның ни дәрәҗәдә үтәлүенә бәйле. Әгәр ир белән хатын ипотека килешүе буенча созаемщик булса, ул ир яки хатынының үлеменә карамастан, вазифасын тулы күләмдә башкарачак. Ләкин әгәр дә бердәнбер заемщик үлгән ир булса да, банк һәрхәлдә бурычны тулысынча түләтү яклы.

Әгәр дә ипотеканы түләү кыен икән, мирастан баш тартырга мөмкин. “Вариант буларак, варисның кредитны каплау өчен җитәрлек милке булмауга сылтау итәргә мөмкин, һәм ул вакытта кредит буенча түләүләрне үлгән кешенең милегенә караганда күбрәк түләтергә мөмкин булмаячак. Әмма гамәлләрнең бу ысуллары залогны гамәлдән чыгармаячак. Банк фатирга түләтүне кире кайтарачак, аны торгларда сатачак”, – ди Шәвәлиев.

Аның сүзләренә караганда, кайбер очракларда мирастан баш тарту отышлырак та булырга мөмкин: мәсәлән, кредит буенча процент базардагы бәяләрдән югарырак булса. Төрле суд чыгымнары да азрак булырга мөмкин. Ләкин бу очракта сез торакны югалтачаксыз. “Кредит килешүе шартларын җентекләп укырга, түләүләр күләмен, аларның калган өлешен һәм гамәлдәге законнардагы соңгы үзгәрешләрне бәяләргә кирәк, ул заемщикларга кайвакыт зыян китерергә дә мөмкин”, – дип аңлата ул.

Әгәр дә фатирны саклап калырга телисез һәм кредит килешүе үтәлеп килә икән, ә аның буенча түләүләр мирас массасы күләменнән дә артып китсә, бердәнбер вариант – кредит килешүе буенча банк таләпләрен каплау, дип кисәтә белгеч.

Ипотека заемщигының үлеме очрагында үлемне иминиятләштерү булырга мөмкин. Күп кенә банклар клиентларга иминиятләштерүне юри тагалар, ләкин моны һәрвакытта да явызларча куллану дип карарга ярамый: финанс оешмалары үз куркынычларын минимумга калдырырга омтыла. Банкларга фатир алу белән шөгыльләнү шулай ук отышлы түгел – торакны алар профильле булмаган актив буларак карарга мөмкин, аның белән шул ук сату-алуларга чыгымнарны, аларны озата барачак хезмәткәрләргә һәм башкалар бәйле булачак.

Адвокат шулай ук банк белән сөйләшеп карарга киңәш итә. “Әгәр заемщик намуслы булса, банк каршы килмәскә дә мөмкин. Кагыйдә буларак, эре банклар белән килешү катлаулырак – алар бюрократизацияләнгән. Килешеп булуы да икеле. Ләкин суд тарафыннан фатирдан куылганчы, һәр ысулны кулланып карарга кирәк”, – дип саный ул.

«Төп фикер: ир белән хатынның үлеме булган очракта да, мәсәлән, 5 000 000 сумлык фатир алып та, ә кредитның 300 000 сумын гына түләгәнсез икән, сез бу очракта хаксыз. Банк варисларга милек бүләк итәргә тиеш түгел”, – дип өсти эксперт.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: