Шәһри Казан

25 ел эчендә газетаның бер санын да кулыннан төшермәгән тугры укучыларыбыз сүзе

17 августта «Шәһри Казан»ның беренче саны чыгуга 25 ел тулачак. 25 ел эчендә газетаның бер санын да кулыннан төшермәгән тугры укучыларыбыз да бар, шөкер. Безне яшәтүчеләр, илһамландыручылар һәм канат куючылар да нәкъ менә шулар! Габдеразак Каюмов: - Советлар вакытында «Правда», «Известия», «Труд» газеталарын алдыра идем. Каталогта барлыкка килгәч үк, «Шәһри...

17 августта «Шәһри Казан»ның беренче саны чыгуга 25 ел тулачак. 25 ел эчендә газетаның бер санын да кулыннан төшермәгән тугры укучыларыбыз да бар, шөкер. Безне яшәтүчеләр, илһамландыручылар һәм канат куючылар да нәкъ менә шулар!
Габдеразак Каюмов:
- Советлар вакытында «Правда», «Известия», «Труд» газеталарын алдыра идем. Каталогта барлыкка килгәч үк, «Шәһри Казан»га да язылдым. Ул башта атнага дүртме, бишме тапкыр чыга иде, хәзер өч тапкыр. Дөньяви, дини тормышны яктырта, чит илдәге вакыйгалар да игътибарсыз калмый. Ата-­аналарның милләтне саклау өчен куйган тырышлык­лары, үз балаларына биргән милли тәрбия турындагы язмаларны аеруча яратып укыйм.
Нурия Хисамова:
- «Шәһри Казан» газетасын, шау-гөр килеп чыга башлаган вакытта, 1990 елда ук булмаса да, 1991 елдан яздыра башладык. Аның төрле вакытлары булды, шуңа да карамастан, бер ел калдырмыйча укыйбыз. Казан дигәч тә, башкала гына түгел, бөтен республика яңалыкларын белеп барабыз. Бөтен мәгълүматны «Шәһри Казан»нан алабыз, соңгы елларда башка татар газеталарын алдырганыбыз юк. Күп еллар мәгариф системасында эшләгәнгә, мәктәпкә кагылышлы мәкаләләргә аеруча игътибар итәм, таныш-белешләр турындагы язмалар истә кала. Конкурсларда да катнашам. Ике ел элек Марат Кәбировның китабын откан идем. «Шәһри Казан»ның барлык хезмәткәрләренә уңышлар телим!
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: