Шәһри Казан

«Ак юл»га күз салыгыз!

Язучылар берлегенең җиденче корылтае алдыннан, яшь каләм тибрәтүчеләрнең үзләрен һәм әдәбият сөючеләрне шатландырып, «Ак юл» исемле җыентык дөнья күрде. Биредә 12 яшь авторның иҗат җимешләре урын алган. Чынлыкта исә, язучылыкның кадере булмаган хәзерге заманда да, әдәбиятка тартылучы яшьләр әле моның белән генә чикләнми. Андыйларны үстереп бирүдә «Иделем акчарлагы» яшь иҗатчылар...

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА
1985 елның 6 апрелендә Казанда туа. «Күк тирмәсе» (ТКН,2011) җыентыгы авторы. ТР Язучылар берлеге әгъзасы. «Ялкын» журналының баш мөхәррире.
***
Казан әле, Казан уянмаган,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.
С.Хәким

Һәр заманның үз шигаре була,
Дөрес сүзләр генә сайлау кирәк:
«Икмәк!» - дидең - «Икмәк!» дип шаулады,
«Милләт!» дидең - дау кубарды милләт.

Йөзләр, меңнәр бердәй кабатлады,
Һәркем, без - көч, диде, без - көтү,
Безнең максат - шәхси җәннәтләрне
Барчабызга уртак бер җәһәннәм итү.

«Җир - халыкка!» - дидең, халык - җиргә
Күндәм генә зарлы башын салды -
Кардәш белән кардәш бәрелешер вакыт,
Илдә бәйрәм - зур тамаша алды.

Икмәк һәм тамаша! Икмәк һәм тамаша!
Каршы чыкканнарны җир йотсын!
Яңа әйдаманнар мәйданнарны яулар,
Айнытырлар Казан йокысын!

Икмәк һәм тамаша! Әй, шаулаша халык -
Хаклык безнең якта яктырак!
Фетнәчеләр генә, җиңсәк, нишләрбез, дип,
Бер читтәрәк тора аптырап,

Һәр заманның үз гыйсъяны куба,
Дөрес сылтау гына табу кирәк.
Тик ни хикмәт, бездә,
Икмәгеннән бигрәк,
Тамашасыз булмый кебегрәк.

Рүзәл МӨХӘММӘТША
1989 елның 25 маенда Кукмара районының Татар Тулба авылында туа. ТР Язучылар берлеге әгъзасы. «Каралама» китабы (ТКН, 2010) авторы. «Идел» журналы мөхәррире.
Дәрдемәнд
Мин - бер шагыйрь, Дәрдемәнд,
Җай чыкканда
Шигырь язган булам - бит буйыйм,
Һәм, нигездә, сүгәм һәммәсен дә -
Бездә бүген башкача булмый.
Безнең бүген күзләр тонык, хисләр
Йөрәк кысаларын тарсына.
Түбәтәйне салып ыргыттык та
Хуҗабызның аяк астына,
Якты чырай өмет итеп аннан...
Кан суынды, тындык, сүнде дәрт.
Чиркәү кыңгыравы тәэсирендә
Махмыр авыр икән, Дәрдемәнд...
Кичә генә әле яз иде дә,
Җан пакь иде, җан ап-ак иде.
Бу иблиси сүзләремне кичер:
Чоры нинди - шундый шагыйре...
Мин дә шагыйрь. Мин дә иҗат итәм.
Минем каләмемдә хаклык бар!
Әмма ничек ярдәм итим, Дәрдемәнд,
Шигырь укып арган халыкка?

Эльвира ҺАДИ
1989 елның 11 маенда Казан шәһәрендә туа. Балтачта үсә. «Идел» журналы мөхәррире.
Тере
Сәер ымнар белән яши Казан,
Кылыч-угын үз җанына терәп...
Исәр шәһәр, димә, аңа бары
Синдәй горур, миндәй гашыйк кирәк...
Ә без инде аңа түгел, җанда
Башка куллар уйган канлы мөһер.
Күзләренә таңда кызыл тулса -
КӨТӘ, димәк! Һәм меңьеллап көтәр.
...Никтер бу таң үтә авыр килә -
Төннәр буе ялган сөйләттереп...
Йөрәк әле сизә һәр ярасын -
Сизә икән, димәк, әле тере...
Шулай хәзер...
Әгәр... Үкенмәскә вәгъдә бирсәң,
Безсез генә яңа таңнар атар иде...
Төнге урам түгел, шигырь түгел -
Канлы эзең сине сатар инде:
«Узмаган шул...» һәм чик саен рөхсәт сорап,
Яшен тулы БЕЗНЕҢ яшьлек кайтыр иде...
Тик бу җирдә пар горурлык артык булыр -
Икебезгә хыял хәтта, һай, тар инде...

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
1987 елның 16 маенда Казанда туа. Чирмешән районының Ибрай Каргалы (Кәркәле) авылында үсә. «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре.
Карурманда
Безнең йола - Мәскәү йолалары.
Үз йолабыз күптән тыелган...
Баш иябез Мәскәү илчесенә,
Әйтерсең ул Күктән куелган.

Илебез зур безнең - Карурмандай.
Аю - шул Урманның әмире.
Әмиребез элек вәзир иде,
Вәзир итте элгәр әмирне.

Әмире ни, вәзире ни безгә?
Урман чытырманлы, юл тайгак...
Адым саен сазлык көтеп тора,
Колач җәеп, безне сагалап.

Вәзир ялчылары кесә ямый.
Кесәләре төпсез баз гына...
Көтү итеп Илне көтә алар,
Азау ярып һаман азына.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
1990 елда Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында туа. Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм социология факультеты талибәсе.
Кырыслык
Шәһәр агымында кырыс дулкын,
Битарафлык кына күзләрдә.
Тукталышта калган онытылып
Күңел эретерлек сүзләр дә.

Асфальт ташы йөрәкләргә күчкән,
Яшәү өчен көрәш биредә.
Түбәнлеккә төшкән адәм заты
Менә ала микән киредән?

Тел һәм милләт - аяк асларында,
Карашларда сорау чуала.
Дин һәм иман намус-җаннан чыгып,
Хәтер чүплегендә югала.

Күпме шагыйрь җаннар монда килеп,
Илһамнарын җуйган, и, каһәр!
Тупаслана күңел синең җилдә,
Буран-давыл иле син, шәһәр!

ФИДАИЛ
1984 елның 24 маенда Актаныш районының Кыр-Каен түбә авылында туа. «Сагышлар да алтын була икән...» (2006) китабы авторы. «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе.
Якты өмет
Шәҗәрәләр барланмаган әле,
Кулъязмалар да илгә кайтмаган.
Ил тарихын һаман яздырабыз
Әтрәк-әләм җиде ятлардан...

Өзәңгеләр ләкин тутыкмаган;
Тулпар атлар кешни утарларда...
Булат кылыч чыңы кайтавазы
Тынычлык бирмәс безгә йокларга!..

Өеп ягар чаклар җитәр әле
Чытырмандай дошман байракларын.
Тамырларда тибәр яугир каны, -
Күтәрелер татар җайдаклары!...

Дала җиле тәнгә ятмыни соң,
Дөрләгәндә көрәш учаклары?!.
Караңгылык янә артта калыр,
Таң нурлары бизәр офыкларны.

Резеда ГОБӘЕВА
1988 елның 7 августында Балтач районының Арбор авылында туа. «Гади була алмый ярату» (2007) китабы авторы. Камал театрында администратор булып эшли.
Таң ата...
Нур булып күзләргә куна да,
Җыр булып җиһанга тарала...
Гөнаһсыз сабыйдай көн туа,
Җаныңны хатадан арала...

Узышып биешкән энҗеләр -
Керфегең очында чык кына...
Күзгә-күз терәшеп күк белән,
Ут биләп кабыныр чак кына...

Таулардан үрмәләп таң туа,
Каршылыйк елмаеп бу көнне!
Күктәге юраулар шикелле,
Бу яшәү башлана бүгенме?!.
Кочаклап үкседем күгемне...

Булат ИБРАҺИМ
1990 елда Лаеш районының Атабай авылында туа. Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институтында укый.
Тукай килә
Аңын җуйган халык әллә чынлап,
Әллә юри генә кылана.
Иртәгә, ди, безгә Тукай килә,
Тукай килә, дия, калага.
Пар атларда килә, диләр, бөек,
Сау үпкәсен кабат черетергә.
Рестораннар, кымыз әзерләгез
Тукай бабагызны исертергә!
Сез, шагыйрьләр, шигырь пешерегез,
Яңа шигырь пешсен казанда.
Иртәгә, ди, безгә Тукай килә,
Бөек килә, дия, калага.
Килгәч, даһи кемдә төн уздырыр,
Кем йортына сыендырыр аны?
«Болгар» кая?» - диеп сүзен катса,
Ни соң әйтер безнең буын шавы?
«Иптәшләрем нишләп ята?» - дисә,
Су кабасы түгел, баш имәгез.
Әле кичә генә «Камал» дустың
Барыбызны җыйды, дисәгез,
Ул шат булыр, күңле тулыр аның,
Ялкынланып кабат шигырь язар.
Өметләрен өметләргә бәйләп,
Өр-яңадан көтеп калыр язлар.
Печән базарларын ул танымас,
Анда йөртеп азап чикмәбез...
Бер көнгә дип Тукай килә ләса,
Көмешләнде инде чигәбез.

Рүзәл ӘХМӘДИЕВ
1989 елның 3 апрелендә Аксубай районының Шәрбән авылында туа. 2010 елда шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы.
***
Әйе, мин яшь, баш җилкәдә,
«Ике йөрәк синдә», - диләр,
Берсе булмаса, башкасы,
Катырак, ярсып тибәр.

Әйдә аксын, туктатмыймын,
Чыксын, дим, «шайтан каны»,
Йөрәгемнең кара почмакларын,
Салкын өлешләрен тутырганы.

Ахмак, җүләр! Шуңа карап көләм,
Тынычлыктан тәмам туйганмын,
Кайнап торган канны көрәшкәндә,
Сугышканда җиргә коярмын.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: