Шәһри Казан

Һаман сафта

Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Егоров Иван Ивановичка күптән түгел 90 яшь тулды. Аны районда белмәүчеләр сирәктер. Ул гомеренең күпчелек өлешен кешеләр белән эшләп үткәргән.

Реклама

Сугыштан, армиядән кайткач (армиягә ике тапкыр алына!), яшьлек елларын комсомол, партия эшендә эшләп үткәрсә, калган гомерен балалар укыту-тәрбияләүгә багышлый. Субаш мәктәбендә озак еллар буе директор була.
- Хезмәт чорында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хезмәт коллективлары белән эшләргә туры килде. Кемнең кем булуына карамастан, кешеләр белән аңлап-аңлашып эшләргә тырыштым. Берәүне дә милиция, суд, прокуратура юлында йөртмәдем. Хаксызга бала, кеше рәнҗеткәнем булмады. Шуңа да Ходай миңа озын гомер биргәндер. Илдә коммунистлар партиясе идарә иткән чорда мәктәп белән укытучыга, укыту-тәрбия эшеннән тыш, халык белән эшләү вазифасы да йөкләнә иде. Без әлеге бурычны намус белән башкарырга тырыштык, - ди ветеран, хезмәт елларын искә алып.
Иван дәдәй әле дә кул кушырып утырмый, районкүләм чараларда һәрдаим катнаша, чыгыш ясый, хәрби-патриотик тәрбия юнәлешендә биниһая зур хезмәт башкара. Аеруча үзенекеләрне - Субаш балаларын үз итә. Балалар да аны яраталар, хөрмәт итәләр, тимурчылар сыйфатында, аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп торалар.
Сугыш башланган елны ул Теләче урта мәктәбен тәмамлый. Озак тә үтми, район хәрби комиссариаты өч егетне авиамеханиклар курсына укырга җибәрә. Алар арасында Иван дәдәй дә була. Волжск шәһәрендә урнашкан уку йортында хәрби очкычларны төзәтергә, көйләргә нәкъ бер ел өйрәнә алар. Иван дәдәйнең алдагы армия тормышы Ленинград фронты белән бәйле. Биредә ул һава гаскәрләре составында 285 нче дивизиянең 283 нче, соңрак 159 нчы полкында хезмәт итә. Биредә ул һава киңлекләрен дошман самолетларыннан саклый. Аның карамагындагы самолет 1052 хәрби очыш ясый, 52 дошман самолетын бәреп төшерә. Җиңү көнен исән-сау килеш, зур шатлык белән каршы алса да, аңа туган якларына 1948 елның февралендә генә кайту насыйп була. «Минем яшьлек булмады, ул армиядә, сугышта калды», - дип искә алды сугыш елларын Иван дәдәй. 1949 елда алар Сауш авылы участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Александра белән тормыш корып җибәрәләр. Бу дус-тату гаиләдә 4 егет - Олег, Валерий, Владимир һәм Юрий үсә. Владимирдан кала, барысының да үз гаиләсе, яратып башкара торган хезмәте бар. Кызганыч, өченче уллары Владимир бик яшьләй суга батып үлә. Шулай ук Александра Леонтьевна да иртә дөнья куйган.
- Ходай гомерне тигез итеп яратмый шул. Бик сагынам үзен, җитми ул миңа. Шөкер, балаларым, оныкларым даими кайтып, хәлемне белеп торалар, - диде ул, күңелендәге үкенеч-сагышларын шатлыклы хатирәләр белән җиңәргә тырышып.
Боларга авылдашларының, мәктәп укучыларының, укытучыларының да игътибары, ихтирамы өстәлә. Иван дәдәй үзе дә балтасы суга төшкәннәрдән түгел, хәрәкәт итәргә ярата. Чөнки хәрәкәттә - бәрәкәт! Ходай хәерле гомерләр бирсен үзенә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: