Шәһри Казан

Археологлар «Нинди хайваннар яшәде икән мон­да?» – дияр

Табигатьне саклау турында безнең илдә бертуктаусыз гөҗләп-чырылдап, сайрап тора­лар. Агачтагы чыпчыклар кебек. Тик моңа илтифат итүче генә юк. Безнең бала-чагага багыгыз! Туңдырманы уң кулына алса, сул кулы белән кургаш упаковкасын сал­дырып, аны асфальтка ташлый. Әбәзәтелни! Мәктәп укучысының кирәкмәгән кәга­зен үз теләге белән чүп савытына илтеп салганын берәрегезнең күргәне бармы? Юктыр...

Табигатьне саклау турында безнең илдә бертуктаусыз гөҗләп-чырылдап, сайрап тора­лар. Агачтагы чыпчыклар кебек. Тик моңа илтифат итүче генә юк. Безнең бала-чагага багыгыз! Туңдырманы уң кулына алса, сул кулы белән кургаш упаковкасын сал­дырып, аны асфальтка ташлый. Әбәзәтелни! Мәктәп укучысының кирәкмәгән кәга­зен үз теләге белән чүп савытына илтеп салганын берәрегезнең күргәне бармы? Юктыр шул! Ә тәмәке тартучылар, шешә бушатучылар... Алары да озак уйлап тор­мый - кирәкмәгән төпчекләрне, бушаган шешәләрне балконнанмы, машинаданмы - теләсә кайдан урамга тондыра. Бездә һәр катлам әйләнә-тирә мохитне йә көллек, йә чүп савыты итеп куллана. Үзенә кирәкмәгән нәрсәне безнең кеше ташлый: җиргә, суга, һавага. Ә табигатьнең җаны һәм ул җанның рәнҗеше бар икәнен без­нең халык уйламый. Гомумән, Рәсәй кеше­се андый бөек материя хакында баш ватып тормый ул. Ташлады һәм вәссәлам!
Ничектер шулай Финляндиядән килгән татар кешесе белән такси алып дачага юл тоттык. Шофер баштарак тәмәкесен кабы­зып, төпчекләрен тәрәзәдән юлга ташлап барды. Бездә гадәти хәл, ләкин кунагыма бу әдәпсезлек ошамады булса кирәк. Ә инде дачага җитәрәк, шоферның мине­раль судан бушаган шешәсен тәрәзәдән урамга томыруын күргәч, милләттәшем түзмәде:
Туктатыгыз машинаны! - дип кыч­кырды ул шоферга.
Рульдә утыручы берни аңламый тор­мозга басты. Кунак гарьлегеннән акчасын па­нельгә ташлап, тиз генә кабинадан чыгып, юл кырыена атлады. Мин дә аңа иярдем.
- Сездә табигатьне болай мәс­хәрәләү табигый эшме? - дип сорады ул, ярсуын көчкә тыеп. Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, кызарып тордым.
Әле ул тәрбияле адәм бездәге башка шундый галәмәтләр ту­рында хәбәрдар булып өлгермәгән иде. Тәүлек буена янган газ факеллары, Идел-Чулман, башка елга-күлләргә бертуктау­сыз агып торган пычрак нефть калдык­лары, тирес ташкыннары, шәһәрләр чи­тендә гел үсеп торган чүплек «Казбек»ла­ры, «Альп»ларын күрсә, һуштан язар иде ул, валлаһи!.. Бездә адәм табигатьне фәкать үз файдасына кулланып, «Миннән соң дөмекмәгәе!» принцибы белән яши. Җир шарының язмышы, киләчәк буын­нар турында уйлау безнең баш миенә са­лынмаган. Алай гына да түгел: мондый уйланулар безнең башны авырттыра. Анальгин эзли башлыйбыз...
Бар хикмәт шунда, туганнар: бездә җир күп. Шуңа да аның кадере юк. «Широка страна моя родная...» Ничек шәп яңгырый!.. Кайдан юл салып өлгерәсең бу алагаем зур мәмләкәттә?! Безләрдә генә бит ул «юл га­забы - гүр газабы» дигән гыйбарә яшәп килә. Сәфәргә чыгар алдыннан безнекеләр юл догасын укыйлар, зекер әйтәләр, кай­берәүләр хәтта бәхилләшеп аерылышалар. Чөнки бездә генә бит ул «әҗәл трассалары» бар, җәмәгать. Еш кына машина юллары кайчандыр булган зиратлар, каберстаннар өстеннән уза. Әрвахларның рухын кузгатып йөрүләр кемнең күңелен бимазаламасын?! Ә инде шоссега салынырга тиеш асфальт­ны «экономить» итүләр, төгәлрәге, урлап читкә сату кебек Рәсәйдә генә очрый торган ноу‑хау - турыдан-туры шул әҗәл трасса­ларына илтә торган юлларның берсе. Игъ­тибар иткәнегез бардыр: безнең трассалар буйлап чардуганнар, һәйкәлчекләр, ярымайлар, тәреләр тезелеп киткән. Алар сугышта һәлак булганнарга түгел, юл казасында җан биргәннәр истәлегенә куелганнар. Юкка гына түгел бу...
Юл кырыенда аунап яткан тәмәке төпчекләре, буш сигарет каплары, төрле шешәләр, полиэтилен пакетлар, тәгәрмәч­ләр, такта кисәкләре, запчастьлар, шәһәр‑авыл урамнарында, урман-кырларда таш­ланган чүп-чарны, утильне күреп, кайчан да булса археологлар, мөгаен, тел шартла­тыр. «Нинди хайваннар яшәде икән мон­да?» - дияр.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: