Шәһри Казан

Ата Мәргуп

Әтием ягыннан бабам Солтанның бертуган сеңлесе Мәргуп әбинең исеменә «ата» өстәмәсе кайчан тагылганын төгәл генә әйтә алмыйм, әмма ник кушылганын авыл халкы да, без туганнары да тәгаен яхшы беләбез. Курку белмәс йөрәкле, уңган, җитез, мөстәкыйль булганы өчен «ата» кушаматы бирә аңа халык. Аның турында, аның белән бәйле вакыйгалар турында мәкалә...

Ләкин мәкаләнең дә, романның да үзәк сызыгы булып кечкенә генә җыйнак гәүдәле Мәргуп әбинең бар эшне дә үзенең генә рухи һәм физик көченә таянып башкара алу сәләте торыр. Сугыш чоры хатын-кызларының барысына да хас инде мондый сыйфатлар диярсез бәлки. Тик башкалар күмәкләшеп эш башкарса, Мәргуп әби гомере буе кеше эшләгәнне яратмыйча, гел берүзе аерылып эшләгән. Аның башкарган һәр эше җиренә җиткереп үтәлүе белән башкаларныкыннан аерылып торган.
1920 елдагы көчле янгыннан соң, бик зур авыл булган Димскәйдән эреле-ваклы алты яңа авылга нигез салына. 25-30 хуҗалыгы булган бу авыллар 70-80 нче елларга тикле яшәүләрен дәвам итәләр. Колхозлар көч алгач, кулларына акча кергән халык, зур матур өйләр салып, яңадан Димскәй авылына күченә башлый. Мәргуп әби һәм шул исәптән без дә яшәгән Дәүләкән авылы халкы бик тиз күченеп тә бетә. Ләкин ни хикмәт, Мәргуп әбигә генә югарыдагыларның да, туганнарының да сүзе үтми. Электрны да өзәләр. Бушап калган өйләрне дә сүтеп алып китеп бетерә баралар. Ата Мәргупне генә бер нәрсә дә куркытмый. Авыл читендәге зират янында урнашкан йортында берүзе сигез ел яши. Бу юлларны укыганда, бәлки, кайберәүләр ике тәрәзәле иске генә өйдә яшәүче кәкрәйгән карчыкны күз алдына китерәдер. Алай булса, ата Мәргуп буламыни инде ул!
Тәрәзәләре, рус капкасы ялт итеп буялган алты почмаклы өйдә яшәде Мәргуп әби. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, бер елны аның сарыклары 25 башка җитте. Сөт өчен кәҗә тотты, кош-кортны әйтмим дә инде: каз-үрдәк, тавык белән ишегалды тулы. Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы, 30 сутый бәрәңгесе чип-чиста итеп уталган-эшкәртелгән булыр иде аның. Әле шуларга өстәп умарта тота, урманга барып җиләген җыя. Өендәге, каралты-курасындагы чисталыкны үрнәк итеп куярлык.. Берүзең печән чабып кыш асрап чыгып кара әле син шул кадәр терлекне 70 яшеңдә. Хәстәрен күреп, базарга алып барып сатып кара. Ярар сәламәт булсаң, эшен эшләрсең. Берүзең бер авылда курыкмыйча ятып йокла әле. Йөрәкле дә булган инде Мәргуп әбиебез дим. Әле йөрәкле генә түгел, кунакчыл да иде үзе. Җәй көннәрендә Дәүләкән тауларында җиләк җыеп арыгач, без өеребез белән туры аның янына чәй эчәргә ашыгабыз. Ә ул самавырын куеп, бөтен тәм-томын өстәленә тезеп, безне каршы алыр иде. Андый тәмле чәй беркайда да юк. Кыстый-кыстый, самавырын яңарта-яңарта, үзе белән рәттән 7-8 чынаяк чәй эчертә иде ул безгә. Чәй эчкәч, иң рәхәте башлана: ике якка ачышлы матур бизәкле ишектән үтеп, музей шикелле җыештырып куелган түр якка узасың да салкынча идәнгә тәгәрәшеп ял итеп аласың. Әниләр Дәүләкәнне сагынып хатирәләрен яңарталар. Без, бала-чага, өй түрендә үскән агачлар күләгәсе төшкән тәрәзәләргә карап, Мәргуп әбинең яшьрәк чактагы маҗараларын тыңлыйбыз. Ул иренмичә, ничек итеп сарык йоны теттерергә Баулыга баруын, аннан кайтканда буран чыгып адашып, Дәүләкәнгә юл таба алмыйча «туда-сюда упять Кләчүвке» дип, бер руска адашуын аңлатканын сөйли. Без көлә-көлә тәгәрибез. Ул җәяүләп Баулыдан кайтышлый Ключевка исемле рус авылыннан чыгып китә икән дә адашып яңадан шул ук авылга Дәүләкән дип кайтып керә икән. Өч тапкыр уратып чыккач кына юл сораган, теге русларга кереп кунып чыккан.
Менә шулай, бураннар да куркытмаган, яңгырлар да, җилләр дә. Ялгызак булып яшәү аның тормыш рәвеше булгандыр, күрәсең. Гаепләүчеләр дә табылгандыр. Бәлки, берәр саллырак сәбәбе дә булгандыр. Беләсегез килсә, сигез ел берүзе бер авылда яшәде дә үлде түгел бит әле ул. Димскәйдән аерылып чыгып, кире кушылмыйча калган Райлан авылында өр-яңа алты почмаклы өй җиткезеп, гомеренең соңгы көннәренә чаклы шунда яшәде. Үзен бер кешедән дә кимсеттермәде дә, уфтанмады да, бер кешегә дә ялынмады да, ялвармады да. Үз тормышына үзе хуҗа булып нәкъ аталарча яшәде. Кыюлыгы, уңганлыгы аны матди яктан да, рухи яктан да ныгыткан, кешеләрдән бәйсез иткән.
Мәргуп әби турында язып бер кешене дә шаккатырасым да, туганыбыз белән мактанасым да килмәде. Тормыш авырлыкларына бирелеп, җиңел тормыш өмет итеп мескенләнеп яшәүче берничә генә ир-ат бу мәкаләне укыса һәм Мәргуп әбидән үрнәк алса, бик яхшы булыр иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: