Шәһри Казан

Без бетәр өчен тумаган, без яшәр өчен туган

Мәгълүм булганча, быелның 9 декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае үз эшен тәмамлады. Ә аннан алдарак - 7 декабрь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелгән пленар утырыштан соң делегатлар секцияләргә таралды. Фәннәр академиясе бинасында «Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны» дигән...

Реклама

Утырышны ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе әдип Разил Вәлиев алып барды. Канададан килгән делегат үз чыгышында татар телендәге китапларның латин графикасы нигезендә язылмавы һәм кириллицада язылганны укый алмаганнарын җиткерде. Ә менә 1997 елда Бөтендөнья Татар конгрессының икенче чакырылыш резолюциясендә латин графикасына күчү күрсәтелгән иде. Ул бүгенге көнгә кадәр үтәлмәде.
Чиләбе өлкәсеннән килгән делегатның чыгышы шуны күрсәтте: соңгы елларда күп эшләр башкарылган, «Татар кызы-2012» конкурсы үткәрелгән, өлкәдә татар теле һәм әдәбияты олимпиадалары уза, күп кенә мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә татар теле укытыла, татарлыкны ныгыту юлында байтак эш башкарыла. Таралышкан чакта Чиләбедән килгән бер делегатка соравымны бирдем: «Чиләбе өлкә татар конгрессы радиация кочагында калган Мөслим һәм Караболак авылында яшәүчеләр белән нинди чаралар үткәрергә, аларга нинди ярдәм күрсәтергә уйлый?» «Анда радиация елга суында гына калды», - дип җавап бирде ул. Бу күрсәтелгән авыллар шул елга ярында урнашканнар бит. Чиләбе өлкә татар конгрессы, чыннан да күп эшләр башкара, әмма шушы авылларда яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итәсе иде бит. Алар Татарстанга күчерүләрен сорыйлар. Бөтендөнья татар конгрессы күптән инде әлеге проблема турында чаң кагарга тиеш иде.
Бу секциядә милли мәгариф системасына кагылышлы көчле чыгыш ясаучылардан Р.Зәйдулла һәм М.Лотфуллинны күрсәтер идем. Алар, милли мәгариф системасын торгызу юлларын күрсәтеп, конгресс карарына тәкъдимнәр керттеләр.
Бөтендөнья татар конгрессының V съезды резолюциясенә кергән карарда: «Дәүләт милли мәгариф системасын татар телендә белем бирелә торган мәгариф учреждениеләре һәм этномәдәни укыту компонентлы мәктәпләр рәвешендә саклап калуга булышлык итү», - диелгән.
Нинди милли мәгариф системасын саклап калырга соң? Иң элек ул системаны башлангыч сыйныфтан алып югары белем алганчы үз ана телендә укырлык итеп булдырырга кирәк бит.
29 ноябрьдә Шәһәр мәгариф комитеты һәм ТИУ тарафыннан түгәрәк өстәл тирәсендә сөйләшү алып барылды. Катнашучылар арасында аксакаллар шурасы әгъзалары, күренекле шәхесләр - Ф.Сафиуллин, И.Таһиров, Г.Даутов, И.Садыйков, А.Җәләлов, М.Әхмәтҗанов, Р.Мөхәммәтдинов һ.б. булды. Алар мондый тәкъдим белән чыктылар: «Бөтендөнья татар конгрессының 1997 елда кабул ителгән: «Татар милли университетын ачу һәм латин графикасына күчү турындагы карарын үз көчендә калдырырга һәм гамәлгә ашырганчы көрәшергә». Бу тәкъдим корылтай президиумына җиткерелде. Әмма ләкин корылтай карарына кермәгән.
БТК милләттәшләребезне туплый торган гомуммилли оешма ролен башкара. Чит төбәкләрдә милли-мәдәни оешмалар барлыкка килде, чит ил диаспорасы белән эш алып барыла, андагы ватандашларыбыз белән элемтә оештырылды һ.б. Әмма проблемалар тагын да күбрәк. Иң беренче җитди проблема итеп мәгариф системасы турында сүз алып барырга кирәктер. Бүгенге көндә Россиядә, мәгариф өлкәсендә төрле реформалар уйлап чыгарып, туган телдә белем алуга җитди кыенлыклар тудырыла. Андый сәясәт милли мәгариф системасын һәм милләтне бетерүгә юнәлдерелгән. Хәзер татар телен үстерү түгел, телне саклау проблемасы тора.
Милли мохитсез телне өйрәнеп тә, шул телдә аралашып та булмый. Шәһәрдә татарларның таралып урнашканын исәпкә алсак, мәктәпләрдә генә милли мохит булдырып була. Шундый мәктәпләрдә генә, татарча яшәү рәвеше булдырып, халкыбызның дөрес тарихын, телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен халкыбызга кайтарырга мөмкинлек туа. Милли мохитле мәктәпләр күбрәк булса, катнаш никахлар да кимер иде.
Казан шәһәрендә, районнарда татар мәктәпләре проблемасы буенча БТК башкарма комитетының эшчәнлеге канәгатьләндерерлек түгел. Аның корылтайга килгән делегатларга бүгенге көн таләпләренә туры килгән биналарда урнашкан татар мәктәпләрен күрсәтерлеге юк. Соңгы елларда ачылган 177 һәм 178 нче мәктәпләр үрнәгендә бассейн, футбол кыры, күнегүләр һәм хореография заллары, тир, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары булган татар мәктәпләре ачылса, ата-аналар балаларын шундый мәктәпләргә бик теләп бирерләр иде. Казанда бик аз санлы татар мәктәпләре иске биналарда, балалар бакчасы биналарында урнашканнар. Казан мәгариф комитеты вәкилләре күп оешмаларга хатлар язып, 178 нче мәктәпне татар-инглиз мәктәбе итәргә теләкләрен белдерделәр. Әмма моңа җавап: «Анда без татар сыйныфлары да ачабыз», - булды. Ә ни өчен киресенчә түгел, татар мәктәбендә рус сыйныфлары ачмаска? Без һаман яраклашабыз. Ә милли горурлык ул яраклашу белән янәшә яши алмый. Шәһәрдә тагын берничә мәктәп ачылырга тиеш. Аларны татар мәктәбе итүне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты үзенә йөкләмә итеп алса иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: