Шәһри Казан

Чүти Робин Гуды

«Их, егетләр, сез ат урлауның тәмен белмисез!» Мәгълүм классик пьесадагы әлеге сүзтезмәне сәхнәдән ишетү белән, никтер күз алдына гел Шәкүр карак килеп баса. Заманында бөтен Урта Идел буе төбәкләрен шаулаткан бу шәхес турында нинди генә риваятьләр йөрмәгән. Аның туган авылы Чүтидә (Кайбыч районы) Шәкүрне хәтта атаклы Робин Гудка тиңлиләр. Авылдашлары...

Элегрәк миңа Апас һәм Кайбыч төбәкләренең танылган журналисты Мәрди Рафиков белән күп аралашырга туры килде. Мәрди абый - туган як тарихын тирәнтен өйрәнгән кеше. Билгеле инде, аның игътибарыннан Шәкүр карак язмышы да читтә калмый. Ул бу шәхес турында шактый бай мәгълүмат туплый. Мәрди абый аларның берникадәре белән мине дә таныштырган иде. Әлеге истәлекләрнең мин ишеткән чаклысы гына да Шәкүр каракның гаять үзенчәлекле шәхес булуын раслый.
Мәгълүм ки, узган гасырның 20-30 нчы елларында Россиядә җинаятьләрнең иң киң таралган төре булып ат урлау саналган. Нәкъ менә шул елларда Шәкүр Рәхимов төркеме дә Татарстан һәм Чуашия республикаларында, Ульяновск һәм Нижгар тирәләрендә танылу ала да инде. Шәкүрнең үзен «ат караклары короле» дип атыйлар. Ул бер үк вакытта кибетләр һәм складлар да баса. Банданың төп оясы Зөя пантонына кергән Чүти авылында була. Әйтергә кирәк, инде 60ны тутырган Шәкүр ат урлау белән очраклы гына шөгыльләнә башламый. Ул инде нәселләре белән ат караклары булган Рәхимовлар гаиләсендә бу эш белән шөгыльләнүче өченче буын. Үзенең улларын да шуңа тарта. Алар банда белән дә бергәләп идарә итәләр.
Шул елларда Арча пантонында җинаятьләрне эзләү башлыгы булып эшләгән татар классигы Гомәр Бәширов та ат каракларының үзенчәлекле холык ияләре булуын яхшы тасвирлый. «Алар ат урлаудан ниндидер тәм, ләззәт табалар», - ди ул. Өстәвенә үзләренчә гаять кыю, тапкыр һәм хәйләкәр дә. Шуңа да аларның эзләренә төшү дә бик кыен була. Шәкүрдә исә бу сыйфатлар аеруча да көчле чагылыш таба. Мәсәлән, аның бандасы атны бүген Татарстанда урлый икән, иртән инде ул Мариның Бәрәңге базарында, ә кичен каядыр Киров өлкәсе урманнарында юкка чыга.
Шәкүр каракның тапкырлыгы, кыюлыгы һәм юмартлыгы турындагы легендалар бихисап. Аңа карата аеруча җирле халыкның мәхәббәте зур. Моны аңларга була, чөнки Шәкүр беркайчан да үзе яшәгән төбәктә эш итми. Әле, җитмәсә, урланган малдан ярлы авылдашларына өлеш тә чыгара.
1925 елның җәендә Шәкүр карак бандасын юк итү өчен махсус комиссия оеша. Аңа «Татцентророзыск» башлыгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов үзе җитәкчелек итә. Габдулла Гыймранов дигән шымчы бандага үтеп керә һәм аларның яшерен ояларын ачыклый. Шулай ук тирә-яктагы бөтен базарларга да шымчылар җибәрелә. Мәхмүт Мөхәммәтҗанов исә үзе берничә хезмәттәше белән, адашкан аучылар кыяфәтендә, Чүтигә килә. Ләкин Шәкүр, сизенеп, тагын качып өлгерә. Ахыр чиктә аны Яльчиктә бер крестьян өендә эләктерәләр һәм көчле сак астында Казанга озаталар. Шәкүр анда да качарга маташып карый, ләкин уңышсыз.
Бер елдан РСФСР югары суды Шәкүр карак бандасындагы 78 кешегә һәм аларга теләктәшлек иткән 30 чиновникка хөкем карары чыгара. Ә Шәкүр Рәхимовны һәм шайкадагы 16 кешене (барысы да Чүтинекеләр) 1926 елда атып үтерәләр.
Ат каракларына каршы көрәш үз нәтиҗәсен бирә. Әгәр дә 1923-1924 елларда ат урлау буенча 512 җинаять теркәлсә, тагын бер елдан бу сан 346, ә 1925-1926 елларда инде 251гә генә кала.
Чүти халкы исә үзләренең легендар якташларын онытмый. Хәтта аны аклауны сорап, әле күптән түгел генә Татарстан прокуроры Кафил Әмиров исеменә хат юллаганнар иде. Алар Шәкүр каракны халык героена тиңли. Аның гадел һәм ярдәмчел кеше булуын исбатларга тырышалар.
Һәм менә инде күпме еллар узганнан соң, прокуратура 42 томлык материалны архивтан күтәрә. Һәр документ кабаттан җентекләп тикшерелә. Дөрестән дә, Шәкүр гаҗәеп юмарт һәм ярдәмчел кеше булган. Бу архивтагы күпчелек документлар белән раслана. Кем генә үтенеч белән килмәсен, ул беркайчан да аны кире борып җибәрмәгән. Ләкин ул барыбер җинаятьче. Кораллы банда оештырып, аңа җитәкчелек иткән, атлар урлаган, кибет һәм складлар баскан. Архив документларыннан күренгәнчә, хөкем чыгарылганчы, аның эше җентекләп тикшерелгән һәм гаебе тулысынча исбатланган. Шуңа да аны аклау мөмкин түгел.
Ләкин Шәкүр карак кылган җинаятьләр бүген инде тарих арбасында артта - еракта калды. Ә халык исә аның турында башлыча уңай истәлек-риваятьләрне генә саклый. Алар арасында ниндиләре генә юк. Мәсәлән, имеш, Шәкүр карак үзенең дуслары белән бер йортта кәрт сугып утыра икән. Шулчак моңа:
- Шәкүр, йортың яна! - дип килеп әйтәләр
- Ярар, янып беткәч, көленә бәрәңге күмегез. Пешеп чыккач чакырырсыз! - дип әйткән ди теге, мыегын да селкетми.
Тагын бер шундый риваять. Шәкүр карак бандасы бер авылдан зур гына ат көтүен куып китә. Эзәрлекләүдән качу өчен, Шәкүр атларның аякларына чабаталар кидерә. Янәсе, юлдан атлар түгел, ә бер төркем халык узган. Җитмәсә, Шәкүр чабаталарның алдын артка каратып кидергән була.
Шунысы кызык, Шәкүр каракның дәвамчылары бүген дә бар. Ат урлау очраклары әледән-әле күзәтелеп тора. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә Арча район суды 45 яшьлек фермер Данис Сабировны, ат урлауда гаепләп, хөкем итте. Ул «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖеннән ат чәлдергән дә икенче көнне аны Мари Эл республикасының Бәрәңге авылы кешесенә 55 мең сумга илтеп саткан. Тикшерүчеләр, җинаятьне ачыклап, урланган малны хуҗасына кире кайтарып биргәннәр. Ә Данис Сабировка карата эш кузгаталар. Фермер судта үз гаебен тулысынча таный. Моны искә алып, җинаятьчене 1 ел да 9 айга шартлы рәвештә хөкем итәләр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: