Шәһри Казан

Чын дуслык шундый була! (Хәсән Туфан турында истәлек)

Хәбибрахман Рафиковның көндәлегендә Хәсән Туфан тарафыннан әйтелгән шундый юллар бар: «Зинһар өчен, әти-әниләрегез Габдрахман ага һәм Рабига ханымның бу матур традициясен дәвам итегез, кунакчыл булыгыз, сәнгатьне, әдәбиятны сөючеләрне сыендырыгыз. Элеккеге дусларны беркайчан да онытмагыз».

Хәсән Туфан Казанга 1924 елда килә. Бишбалтадагы Н.Нариманов исемендәге 17 нче мәктәпкә татар әдәбияты укытучысы булып урнаша. Бу мәктәп, заманында бик атаклы булып, җитәкчесе исеме белән «Рафиков мәктәбе» дип тә йөртелгән. Яңа гына әдәбият мәйданына кереп килгән Хәсәнне (ул вакытта Хәсән Кусиновны) татар әдәбиятына гашыйк булган укытучы Габдрахман ага Рафиков бик теләп каршы ала. Казанда яшәү урыны булмау сәбәпле, Хәсән директор гаиләсендә вакытлыча яшәп торырга була. Бу яшәп тору дүрт елга - 1928 елда шагыйрь Кавказга сәяхәткә киткәнчегә кадәр сузыла.
Рафиковлар фатиры мәктәпнең икенче катында урнашкан була. Беренче катта - укытучылар бүлмәсе, сыйныфлар һәм директор кабинеты. Бу кунакчыл гаиләдә, Хәсәннән тыш, Габдрахман аганың хатыны Рабиганың әнисе Нәфисә апа, мәктәптә идән юучы булып эшләүче туганнары Фатыйма апа һәм аның кызы Әминә дә яши. Хуҗаларның үзләренең балалары - кызлары Әминә бу вакытта кияүдә, ире - Симферополь ахунының улы Шукри Хатыйпов белән Кырымда яши, ә бердәнбер уллары Хәбибрахман - капитан ярдәмчесе, елның күп вакытын Иделдә уздыра (ул - елга училищесын революциягә кадәр татарлардан беренче тәмамлаган кеше). Хәсәнне хуҗалар үз уллары кебек яратып кабул итәләр, икенче каттагы иң зур һәм биш тәрәзәле иң якты бүлмәгә урнаштыралар.
Көннәрдән бер көнне, Идел гизеп, туганнарын сагынып, Хәбибрахман өенә кайтып төшә. Фатирларының һәрчак кешедән өзелмәвенә күнеккәнгә күрә, каршысына килеп чыккан төз буйлы, дулкынланып торган чәчле, ачык йөзле егетне күргәч тә аптырап калмый ул. Рабига ханым, улын Туфан белән таныштырып: «Менә, улым, безнең өебез тагын бер бик яхшы кешегә артты. Син югында ул безгә үз улыбыз кебек үк якын булды. Сезгә бергә бик күңелле булыр», - ди. Ике «ул» бер-берсе белән кочаклашып күрешәләр. Беренче күрешүдә үк гомернең ахырынача дус булып калу турында сүз куешалар. Вәгъдә үтәлә: Хәсән белән Хәбибрахман 70 нче еллар башына кадәр аралашып, бер-берләренә кунакка йөрешеп яшиләр (1972 елда Хәбибрахман вафат була).
Хәсән Туфан, Габдрахман абзый өендә үз кеше булып, дүрт ел яши. Бер генә бәйрәм дә, бер генә очрашу да аннан башка узмый. Бу кунакчыл йортта, ХХ гасыр башындагы күп кенә зыялы татар гаиләләрендәге кебек, әдәби-музыкаль кичәләр (ахшамнар) уздыру, әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән күрешеп, сөйләшеп утыру гадәте урнашкан була. Хәсән килгәннән соң, мондый очрашулар тагын да кызыклырак, күңеллерәк уза башлый. Туфанның якын дуслары Гадел Кутуй, Һади Такташ, гаилә дусты Фатих Әмирхан, Риза Ишморат һ.б. бик күп әдипләр, музыкантлар, фән эшлеклеләре килә. Рафиковлар йорты «әдәби-мәдәни салонга» әверелә.
Бервакыт шулай ике дус - Хәсән белән Һадины күзәтеп торган Фатих Әмирхан Рабига ханымга:
- Карагыз әле сез Хәсәнгә, Такташ белән бертуганнар диярсең. Шундый киң күңелле затның сезнең гаиләгә килеп эләгүенә бик шатмын. Менә күрерсез, Хәсән, Тукай һәм Такташ кебек үк, атаклы шагыйрь булачак! - ди.
Рафиковлар йортында узган әдәби кичәләр бик җанлы һәм күңелле үтә. Өйдә булганда анда Хәбибрахман да катнаша: ул, бик матур һәм моңлы итеп, татар халык көйләрен пианинода уйный, кичәнең музыкаль өлеше өчен җаваплы була. Менә шундый җомга кичләренең берсендә Такташ үзенең «Нәни разбойник»ын укый. Шулкадәр тәэсирләнеп укый ки, әйтерсең лә күпсанлы халык алдында чыгыш ясый! Риза Ишморат үзе язган пьесалардан өзекләр күрсәтә. Менә Туфан сүз ала. Дулкынланып торган чәчләр, төз гәүдә. Ул үзенең «Зәңгәр бүре»сен укый. Тыңлаучылар шулкадәр сокланып һәм тәэсирләнеп тыңлыйлар ки, шигъри чыгыш тәмам булганнан соң да кузгалырга кыймыйлар.
Рафиковларда яшәгән чорда, Хәсән Туфан әлеге гаиләнең чын әгъзасына әверелә. Газиз әнисен күптән түгел генә югалткан шагыйрь егет бигрәк тә хуҗабикә Рабига ханымны хөрмәт итә. Кызы Әминә ире белән Кырымга киткәннән соң сагышланган анага багышлап хәтта «Тәрәзәсен ачты» дигән шигырь дә иҗат итә:
Тәрәзәсен ачты
Җилләргә дә,
Көньякларга карап тилмерә:
Юллар бүген
Аның бердәнберен
Еракларга алып киттеләр.
Төтенләнеп, янып үтә хәбәр
Аның изге бәгъре аркылы:
«Үтермисе иде, - ди, Ванцеттины! -
Үтермисе иде Сакконы!...»
«Әнисе бит бардыр Сакконың да,
Бик авырдыр аңа бу хәбәр...»
И әниләр!
Нигә сезнең җаннар
Кайгыртучан икән бу кадәр...
(1927)
* * *
Хәсән Туфан белән Хәбибрахман Рафиков арасындагы егерменче еллар башында ук салынган бу дуслык яралгылары бик озак елларга сузыла. Туфан үзенең көндәлекләрендә дустын еш кына искә ала, олы, зыялы гаиләнең инде сирәгәеп баруына ишарәләп, аны «нинди матур гөрләп торган гаиләдән соңгы могикан» дип атый. Соңгы елларда алар - чал чәчле ике дус, яшь чакларны, вакытсыз үз араларыннан китеп барган иптәшләрен (күбесе шәхес культы корбаннары) сагынып, бик еш сөйләшеп утыралар, бергәләп Аккош күлендә ял итәләр. Ике арадагы бу бәйләнеш бары ике тапкыр гына өзелеп тора - 1937 елда Казан елга участогын җитәкләгән Хәбибрахман Габдрахман улы, хаксызга гаепләнеп, төрмәгә ябылгач һәм 1940 елда, шулай ук, Х.Туфан бер гаепсезгә Сталин лагерьларына эләккәннән соң... Озак аерылып торганнан соң аларның күрешүләре бик авыр була: ике дус, башларыннан кичкәннәрне искә төшереп, тавыш-тынсыз гына елыйлар... Бергә үткәргән вакытлар гомерне озайта, кәефне күтәрә кебек аларга. «Туфан белән сөйләшеп утырганнан соң, сулыш алулары да иркенәеп китә...» - дип яза Хәбибрахман ага үзенең көндәлегендә. Чын дуслык әнә шундый була торгандыр инде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: