Шәһри Казан

Хатлар яздым утырып...

Тәм-томнары, чыршылары, утлары белән, Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Өстәлләр нигъмәтләр белән тулып тора, җаның ни тели - шул бар, бала-чага шат, олыракларның да күңеле күтәренке. Тик шулай да нидер җитеп бетми кебек. Элек - без бала вакытларда бу бәйрәм ничектер башкача, кызыклырак уза торган иде кебек. Һәркемнең бала...

Яңа елның ниндидер атрибуты... Әһә, искә төште: шул заманнарның котлау кәгазьләре, ягъни открыткалары, җылы итеп кулдан язган хатлары җитми икән. Яңа ел, 8 март, 1 май, 9 май һ.б. бәйрәмнәр алдыннан почта тартмалары бәйрәм котлаулары белән тула иде. Әти-әнигә, якын һәм ерак туганнарга, дус-ишләргә, күрше-күләнгә, хәтта бер сыйныфта укыган кыз һәм малайларга почта аша котлау открыткалары җибәрү дигән матур гадәт бар иде. Бер уйласаң, бер үк сүзләр, бер үк рәсемнәр төшкән кәгазьләр (бер төрдәге открыткалар бишәр-унар җыела иде), бер үк кешеләрдән килгән теләкләр. Әмма барыбер аласы килә шул кәгазьләрне, хәтта үзара мактанышып та куя идек, янәсе, миңа инде 21 открытка килде, ә синеке әле 16 гына. Җитмәсә, бу хәбәрләр, күрше кызына гына атап язылса да, ерак юллар кичеп, почта аша килгән. Аларны җыеп куеп, кадерле истәлек итеп саклый да идек әле. Бәйрәмнәр алдыннан, озак еллар күрешмәгән, бер-берләренең бу дөньяда яшәүләрен дә онытып бетерә язган кешеләрдән хәбәр килеп төшә иде. Тиз генә җавап та язып саласың. Өзелергә торган туганлык җепләре ныгып киткәндәй була. Шуңа күрә, Яңа ел дигәндә дә иң беренче чиратта хәзергечә мандариннар түгел, ә котлау открыткалары күз алдына килә иде ул чакларда.
Инде, кызгыныч ки, бу матур гадәт бөтенләй юкка чыкты. Аны хиссез-төссез СМСлар (күп очракта интернеттан күчереп алган һәм берьюлы 10-15 кешегә җибәрелгән ниндидер шигырьләр, телефоннарда татар хәрефләре булмау сәбәпле шыксыз бер хәлгә килгән текстлар) алыштырды. Әлбәттә, бу да кешене искә алуның бер төре. Әмма әлеге хәбәрләр берничек тә каләм белән кулдан язган сүзләрне алыштыра алмый шул. Аларда җылылык та, нур да юк.
Хат язу гадәте дә, аяныч ки, ХХ гасыр белән бергә китеп барды. «Килә бит хатлар, кайвакыт әллә ничәсе берьюлы!» - диючеләр булыр. Килешәм, ләкин аларны хат дип атап булса икән: кайсысы пенсия фондыннан, салым инспекциясеннән яисә берәр банктан, кайсысы берәр реклама агентлыгыннан. Принтер аша чыгарылган җансыз хатлар. Элеккечә: «Бие, дускай, сиңа хат бар!» - дия торган хатлар түгел инде болар. Косметика, кием-салым сатучы компанияләрдән килгән хат һәм каталоглар белән күпләр таныш. Бер адресыңны белеп алсалар, тынгылык бирмиләр. Танышымның әнисе кайчандыр почта аша бизәнү әйбере алдырган булган, ике ел элек авырып үлеп киткән. Ә теге компаниядән бәйрәм саен котлау хатлары һаман килеп тора ди. Җитмәсә: «Бездән алка сатып алсагыз, озак һәм бәхетле яшәрсез», - дип тә өстиләр икән. Танышым язып та, шалтыратып та караган, әмма котлау хатлары килүдән туктамаган.
Ә чын хатларга килгәндә, татар халкында хат язышу бик мәртәбәле, саваплы гадәтләрнең берсе булган. «Хат башы - яз каршы», «Күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр» дип башланып киткән хатлар кеше язмышында зур роль уйнаганнар. Бар кешеләр дә укый-яза белмәгән чорларда махсус хат язучылар булган. Алар бик хөрмәтле-мәртәбәле кешеләр саналган, чөнки, укый-яза белү өстенә, башкаларның серләрен дә саклаганнар. Татар кешесе хат язуга, гомумән хатларга бик җитди караган, аларны чит кеше кулына төшүдән саклаган, кадерле истәлек итеп җыеп барган. Әдәбиятта мәртәбәле язучыларның бер-берләре белән язышкан хатларына нигезләнгән бик кызыклы гына эпистоляр жанр бар иде, ул да бетеп бара бугай инде. Заманы башка, хәзерге кешегә кемнеңдер уй-фикерләре, кичерешләре кызык түгел.
Элегрәк заманнарда хатлар кешеләр арасын бәйләүче, бер-береңнең барлыгын искәртеп торучы чара гына түгел, ә мәгълүмат алмашу коралы да иде. Илебезнең әллә кайсы чикләреннән, хәтта чит илләрдән килгән солдат хатларын кем хәтерләми?! Ул бит ике ел дәвамында туган як, туганнар белән бәйләп торучы төп күпер иде. Әнә шул хатларда әти-әниләргә атап әйтелгән иң матур, җылы сүзләр, хисләр була иде. Шул хатлар әти-әнине дә, баланы да яшәтте, сабырлык өстәде, өмет уятты.
Студент вакытларымда үзем дә әти-әниләремә хатны еш юллый идем. Авылыбыз Казанга терәлеп диярлек тора, һәр атнада кайтып йөрим, берәр сәбәп белән кайтмый калам икән, әтием килеп җитә. Ә мин, ял көнне кичен Казанга килеп җитү белән, өйгә хат юллыйм: хәлләрен белешәм, сәламәтлек телим. Югыйсә, белеп торам инде, күп вакытта хатыма кадәр үзем дә кайтып җитәм. Ләкин хат алуның нинди күңелле икәнен белгәнгә язам. Бигрәк тә дәү әнием көтеп ала иде ул хатларны, ул да, минем кебек, сагына иде...
Интернет һәм электрон почта мәгълүмат алышу өлкәсендә чын мәгънәсендә революция ясады. Килешәм, бик уңайлы, җиңел, элеккеге кебек атналар буе хәбәр көтәсе юк, язасың да, шул минутында ук җавап та килеп төшә. Әмма ул хатлар, хәтта бик эчтәлекле һәм җылы итеп язылганнары да, еллар буе сакланмый. Аларны, вакытлар узу белән, кабат уку мөмкин түгел. Аннан соң кул җылысы, күңел җылысы да юк бит аларда. Хатларның төп мәгънәсе дә йөрәкләрне җылытуда бит...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: