Шәһри Казан

Хезмәте белән мактаулы

Бүген предприятиеләрдә җитәкче мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы профсоюз оешмалары барлыкка килде. Дөрес, җитәкчеләрнең дә төрлесе булган кебек, бөтен профсоюз рәисләрен дә бер калыпка салып карарга ярамый.

Реклама

Эшчеләр үз теләкләре белән сайлап куйган профсоюз җитәкчеләре күп иде элек. Мәсәлән, Азнакай Бораулау эшләре идарәсенең профсоюз оешмасы рәисе Әләм Хәнипов - шундыйлардан. Үз эшчеләрен, шулай ук Азнакай халкын яклап йөргән өчен, шәхси тормышында күпме киртәләргә очрады ул. Шулай булуга карамастан, күрәләтә кеше хокукларын бозучы түрәләргә каршы бүген дә бик актив көрәш алып бара.
Әләм Хәмзә улы Хәниповны күптән белгәнгә күрә аның турында бераз сөйлисем килә. Ул - «Татнефть» ААҖнең Мактаулы нефтьчесе. 1970 елларда Совет Армиясе сафларында «Хәрби төзелеш отличнигы» исемен ала. 1975 елдан «Татнефть» системасында эшли. 1991 елдан Азнакай Бораулау эшләре идарәсенең профком рәисе. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Россия профсоюзларына 100 ел» медальләре, РФ Минтопэнерго Грамотасы белән бүләкләнгән, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең почетлы әгъзасы. «Татнефть» профсоюзының Мактаулы алтын билгесе, «Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясенең профсоюз хәрәкәте алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе иясе.
2010 елның 12 февралендә район-шәһәр Советлары сессиясендә бик кыю чыгыш ясады ул. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдында Азнакайда эшсезлекнең артуын тәнкыйтьләде. Президиумда «Татнефть» җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә бар иде. Моны «ТНВ» телеканалыннан бөтен республикага күрсәттеләр. Телевидение аша чыгыш ясаганнан соң, Әлмәткә йөреп эшләүче нефтьчеләрне Азнакайдагы эш урыннарына кире кайтардылар. Хәзер иртәнге 4тә торып, 60 чакрым ераклыктагы шәһәргә чыгып китәселәре юк. Көн саен Азнакай-Актүбә юлын таптаучылар өчен генә эче поша.
Ветеран нефтьче киңәшләре белән яшьләргә дә ярдәм итә. Ул сайлау комиссияләрендә дә күңелен биреп эшли. Җәмәгате Фәһимә белән тормыштан тәм табып яшиләр, оныклар үстерәләр. Җәйләрен аларның бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә, тут агачы да җимешләр бирә. Ишегалларында - төрле кошлар, баш очларында - ак күгәрченнәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: