Шәһри Казан

«Ходайдан хәерле гомер сорадым»

100 яшьлек әбинең үзен-үзе тотышы да, бирелгән сорауларга эзлекле җаваплары да канәгатьләндерде булса кирәк, соклануын яшермичә «Сөбханалла, Сөбханалла!»- ларны комплимент урынына сипте ул көнне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Азнакайда яшәүче гасыр кичкән Гарифә Мөхәммәтзариф кызы Хәкимоваларга баргач.

«100 яшькә җитәр өчен нәрсә эшләргә кирәк?» Министрның бигрәк тә үзенең кайта-кайта биргән әнә шул соравына җавап аласы килә иде.
- Моның өчен иң башта тынычлык кирәк. Гаиләдә тынычлык булмады инде... Карт сугышка китте дә югалды. Заготзернога ашлык ташыса да, тырмага, сабанга чыкса да өчәр ат җигеп йөрер иде... Үле хәбәре генә килде. Балалар белән калдым. Өч улым, бер кызым булды. Улымның берсе кечкенә чакта, берсе 65 яшендә инвалид булып вафат булды. Берсе гаиләсе, балалары белән читтә - Пермьдә яши. Әле менә минем 100 яшемә дигәндәй ... кайткан иде. Тагын нәрсә? Эшләргә кирәктер. Бозаулар да карадым, сарык та көттем, 10 ел дуңгыз фермасында да эшләдем. Хәзер эш эшли алмыйм инде. Бер бүлмәдән икенчесенә генә йөрим... Тагын ашарга кирәктер инде. Безнең заманда булдымы соң ул? Булмады бит... - ди йөзьяшәр әби бу юлы да үз җавабын үзе шәрехләгәндәй.
Кунаклар исә шунда ук нәтиҗәне чыгара бардылар: димәк, аз ашарга кирәк, хәрәкәт кирәк...
Азнакай муниципаль район башлыгы Рәфис Галиев Гарифә әбигә 100 яшь тулган көннәрдә инде килгән булган бирегә. Шуңа да әби аны танып, төсмерләп сөйләшә.
- Гарифә апа, район турындагы мин калдырган китапны укып чыктыңмы соң? Укыйм дип калган идең? - дип кызыксына ул.
- Хәрефләре бик вак шул, улым. Карап кына чыктым. Болай да күзгә операция ясаганнан соң бик күп күрдем инде - 20 ел булды, - ди ул аклангандай.
95 яшькә кадәр үз йортында берүзе яшәгән Гарифә апа. Соңгы биш елда кызы - 73 яшьлек Мәрьям апа Ризванова тәрбиясендә икән. Ә кунакларның әманәт белән йөрүләре - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән йөзьяшәр әбигә юбилей күчтәнәче китерә килгән иде алар.
- Әнинең авырыйм дип зарланганын белмим. Даруга да исе китми. Ашау-эчүне дә талымлап тормый. Гомергә бар дип сөенмәде, юк дип көенмәде, - ди Мәрьям апа әнисе турында.
Зур кунаклар китеп, аяк асты тынуга, ялт итеп күршеләре озак еллар акушерка булып эшләгән А.Колосова килеп керде.
- Гарифә апа сөйләшеп туя алмый торган кеше ул. Шуңа да гел «Кергәләп йөр әле», - дип кала. Мәрьямнең бакчасында мунчасы бар. Әбине машина белән шунда йөртәләр. Кодрәтеннән килсә, ул мунчаның «таш»ына утырып чабыныр иде. Кызуга түзә алмый башкаларның чыгып киткән чаклары да була, - ди чатлатып татарча сөйләшүче Александра Петровна. Гарифә әбинең җәй көне икенче каттагы фатирдан һава суларга ишек төбенә чыгып йөрүен дә, сул кулының балачактан ук гарип булуын да, шул көйгә дә элекке елларда машинада тегү теккәнлеген дә шунда гына беләм. Пенсиягә чыккач ике тапкыр кияүгә барып тормышын җайларга тырышып караган. Беренчесендә яши алмыйча үзе кайткан. Икенчесендә бабай үлеп киткән. Бу хакта да үзе теш арасыннан бер сүз чыгармады. Аның каравы, яңа тешләр чыгуын яшермәде. «Миңа үләргә вакыт инде» диюе дә тормышыннан зарланудан түгел. Карыйлыгы гына әйттерәдер. «Мин гомер буе Ходайдан хәерле, бәхетле, тәүфыйклы гомер сорадым», - ди әбиебез озак яшәвенең иң олы сер-хикмәтен җиткергәндәй.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: