Шәһри Казан

НАТО Россиягә үпкәләгән

Узган атнада НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары Россия белән хәрби хезмәттәшлекне туктатулары, әмма Россия-НАТО Советы элемтәләрен саклаулары турында хәбәр итте. Төньяк альянс министрлары Россия белән мөнәсәбәтләр турында сөйләшүне июль аенда дәвам итәргә җыена.

Реклама

НАТОның мондый вакытлыча «үпкәләп» алуы беренче тапкыр гына түгел инде. 2008 елда Грузия белән булган хәрби бәрелештән соң да Россия-НАТО мөнәсәбәтләре «туңдырылды», әмма өч айдан соң, ул кабат «эрегән» иде. Россиянең вице-премьеры Дмитрий Рогозин сүзләре белән әйтсәк: «Салкын сугыш бит, шуңа туңалар алар».
Моннан егерме биш-утыз еллар элек «НАТО Россия белән хәрби элемтәләрне өзә» дигән сүзләр акылга сыймаслык һәм бер мәзәк хәл булып тоелыр иде. Нәрсә соң ул НАТО, ничек барлыкка килгән, ни өчен аңа берәүләр дошман итеп карый, икенчеләре исә аның канаты астына сыенырга омтыла? Тарихның безгә мәгълүм булган битләрен актарып карыйк әле.
Төньяк альянс тарихы
Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, СССРның фашистлар Германиясенә каршы сугышкан союздашлары аның төп дошманына әверелә. Мәскәү Европада үзенең йогынтысын җәелдерергә омтыла, хәлләрнең мондый юнәлеш алуыннан курыккан Көнбатыш илләре яңа сәяси-хәрби блок - НАТОны нигезли. 1949 елда Төньяк альянска СССРның өч союздашыннан тыш (АКШ, Франция, Бөекбритания), тагын тугыз дәүләт керә. Ул чакта Бөекбританиянең тышкы эшләр министры Эрнест Бевин: «Көнбатыш Европа илләре өчен иң яхшысы - АКШ белән бер союзда булу. Үз-үзләрен ихтирам иткән дәүләтләр нишләргә тиеш: берни дә эшләмичә аларны юк иткәннәрен көтәргәме яки, берләшеп, куркынычлыкка каршы торыргамы?!» - ди ватандашларына. Билгеле, бу куркыныч алар өчен СССР була.
НАТО килешүендә игътибарга лаек төп маддә күмәк оборона турында. Альянсның теге яки бу дәүләтенә һөҗүм ясалган очракта, ул бу сугышка тулысынча тартылачак.
1955 елда НАТОга ФРГ да кушыла, Советлар Союзы, моңа җавап итеп, үзенең хәрби блогын - Варшава килешүе оешмасын төзү белән җавап бирә. Ул чордагы «салкын сугыш» ашкынып кораллану ярышына китерә.
Элек «беренче номерлы дошман» буларак каралган СССР таркалганнан соң, Төньяк альянс башка юнәлештә эшләргә мәҗбүр була. «Көндәшен югалту НАТОга яңа сынау алып килә, чөнки аның башлангыч чорында булган максатлары юкка чыкты», - ди куркынычсызлык буенча белгеч Лотар Рюль. Аннан соңгы чорда НАТОның төп бурычлары итеп халыкара террорчылык белән көрәш, массакүләм юк итү коралын таратуны булдырмау билгеләнә.
Берәү дә кәнфит түгел
«Эзләгән һәрчак таба», - диләр. Элек НАТОга көндәш булмаса, хәзер аны кабат тапты: ул - Россия. СССР таркалып, аның аерым өлешләре аерылып чыгып, кайберләрен НАТО үз канаты астына алуга ирешсә дә, Россия тернәкләнеп җиткәнче, башкасына өлгерә алмый калды. Белгәнебезчә, Кавказда, Грузиядә булган ыгы-зыгылар юктан гына бар булмаган һәм биредә кемнеңдер кулы уйнаганын чамалавы кыен түгел. Украинада ничә елдан бирле барган тарткалашу бүген бәлки иң югары ноктасына җиткәндер. Кырымның кабат Россиягә кушылуына АКШның һәм аның тарафдарларының теше-тырнагы белән каршы килүенә аптырыйсы юк -Европаның һәм Урта Азиянең күп кенә илләре әлеге ярымутраудан уч төбендәге кебек яхшы күренә, аларга борчак мылтыгыннан да атып тидереп була. Ә НАТОның бу хыялы тормышка ашмый калды - ул Россиянең борын төбенә чираттагы ПРОсистемасын урнаштыру мөмкинлеген югалтты.
Төньяк альянс үзенең максатларын һәм бурычларын үзгәртеп торса да, аның бер үзенчәлеге гел үзгәрешсез кала: бу - аның икейөзлелеге. АКШ президенты Барак Обама күптән түгел: «Без Россия белән сугышмаячакбыз, ул - көчсез», - дип белдерде. Ә үзенең яшәү чорында АКШ һәм НАТОның башка әгъзалары нинди генә көчсез дәүләтләрдә сугыш уты кабызып бетермәде?! Бүген исә алар «көчсез» Россиягә үпкәләгәннәр. Барысына да ярап һәм барысыннан да яраттырып та бетерә алмабыз шул инде, без бит мәкле-каплы кәнфит түгел...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: