Шәһри Казан

Таныш бүре

Бу ерткыч турында ниләр генә сөйләмиләр дә, ниләр генә язмыйлар. Сөйләүчеләрнең шактые чын бүрене күргән-белгән кешеләр түгелләр анысы.

Мин үзем бүрене бик якыннан, 4-5 метр арадан да, ераграктан да, берәмләп тә, көтүләре белән дә күргән кеше. Авылыбыз зур түгел, этләр, аучылар юк, тыныч авыл. Берничә көчегебезне 1941-1942 елларда бүреләр ашап киткәннәр иде инде. Шул сәбәпле, төннәрен генә түгел, көндезен дә бүреләр авылыбызда еш булалар.
Уттай урак өсте иде. Басуда бодай урдыручы Сәгыйдулла абыйлар иген кырында эт балаларына ошаган ике җәнлек күреп алалар. Шул тирәдә генә эшләп йөрүче берничә кешене дәшәләр дә, теге җәнлекләрне куып тотып, «кормушка» капчыгына салып, көндезге ашка кайтканда үзләре белән алып та кайталар. Бу хәбәр, яшен тизлеге белән дигәндәй, бөтен авылга таралды һәм без малай-шалайлар көтүебез белән шунда киттек.
Андагы абыйлар безне, бу җәнлекләргә якын килмәскә, тотарга маташмаска, дип кисәттеләр. Аннары үзләре үк бер таяк белән аларга төрткәләп, аларның иләмсез хәтәр тавышлар чыгарып ырылдауларын күрсәттеләр. Болар бик усал булырга охшаганнар, таякны, чинап, үткен тешләре белән чәрдәклиләр иде. Бу җәнлекләрнең нәрсә икәнен төгәл генә әйтүче-белүче табылмады. Авыл кешесенең алар белән маташырга вакыты да, теләге дә юк иде. Аларның колакларына тамга салгач, шул ук «кормушка»ларга салып, алып кайткан басуга җибәрделәр, һәм бу турыда оныткан да идек инде.
Март ае ахырлары иде сыман. Авылыбызның зиратыннан 250-300 метрлар чамасы җиргә бер моторлы аэроплан төшеп, бер кешене һәм тагын ниләрдер калдырып очып китте. Без - «урам малайлары» (иртән чыгып китеп төшке ашка, аннары тагын чыгып китеп фәкать кичке ашка гына өйгә кайтучылар) 5-10 минут дигәндә шул урынга барып та җиттек. Аэроплан да кабат килеп утырды. Безнең «тере» аэропланны беренче тапкыр күрүебез иде бу. Менә бит Аллаһы Тәгаләнең хикмәтләре.
Бер көн эчендә чын аэропланны күрдек, өстәвенә, алар безнең авыл янына дүрт бүре һәм бер төлке гәүдәсе китереп бушаттылар. Болар бу атылган җәнлекләрнең бары тик тиреләрен генә алып китәләр һәм колхоз рәисләреннән шушы колхоз җирлегендә фәлән эт, бүре һәм төлке атылды дигән белешмә тутырталар икән.
Бүреләрнең берсенең колагы ярык иде, бу теге урак өстендә бодай кырыннан тотып кайткан бүре була бит инде. Ул искиткеч зур, таза, кыскача әйтсәк, чын көтү башы булып үсеп җиткән иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: