Шәһри Казан

Татар телен Казахстанда да аңлыйлар

«Татар телен белсәң, кайда да югалып калмыйсың икән бит, Казахстанда да татарчаны белүем ярдәм итте, казахлар белән уртак тел таптым», - ди күптән түгел Казахстанның Астана шәһәрендә булып кайткан Эльвир Зәйнетдинов.

Реклама

Егет - КФУның экология һәм география институты студенты. Тиздән диплом алачак, булачак яшь белгечләрне, махсус программа кысаларында, чит илләргә тәҗрибә уртаклашырга, белемнәрен тирәнәйтергә җибәрәләр. Эльвирга исә Казахстанга бару бәхете тәтегән. «Татарстаннан мин үзем генә идем, соңрак Кемерово шәһәреннән, Пенза өлкәсеннән килеп кушылдылар. Без лекцияләргә җитди әзерләнеп килдек, костюмнардан, кыскасы, рәсми стильдә. Ә Астана студентлары гап-гади, дискотекага килгәннәрмени?! Үзләренә ничек уңайлы - шулай киенәләр. Тулай тораклары бездәге Универсиада авылын хәтерләтә. Бездәге параларны анда кредитлар дип йөртәләр, анда дәресләр дә 50 минут кына бара, лекцияләрне өч телдә укыйлар. Казах белән рус телләрендә белем үзләштерүчеләр тигез дәрәҗәдә, инглизне сайлаучылар икәү генә иде. Экология буенча Астана укытучыларыннан үзем өчен шактый кызыклы, кирәкле мәгълүматлар тупладым. Астана белән Казанның елга, һава чисталыгын чагыштырдык. Астана, Казан белән чагыштырганда, шактый чиста шәһәр», - дип, күргәннәре белән уртаклашты Эльвир. Егет казах яшьләренең милли гореф-гадәтләренә, борынгы йолаларга тугры булуларына да гаҗәпләнеп кайткан. Бу баруында ул Нәүрүз бәйрәменә туры килгән. Бәйрәмгә казахларның тырышып әзерләнүе, мул табын корулары сокландырган аны.
Ни хикмәт, Казахстанда 230 меңләп татар яшәсә дә, Эльвир ике атна дәвамында бер генә татарча аралашучыны да очратмаган: Шулай да танышкан яшьләрнең күбесе Казан белән кызыксына, мөмкинлекләре булганда, һичшиксез, Татарстанның башкаласына килергә теләүләре турында әйткәннәр. Бездәге Сөембикә манарасы кебек, Астанада да кулыңны куйсаң теләкләрең кабул була торган махсус урын бар икән. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның кул эзе төшерелгән сынга кулын куярга шактый кеше җыела ди. «Казан белән Астананы чагыштырасым килми, шулай да Астана - алдан уйланып төзелгән шәһәр, барысы да халыкка уңайлы булсын дип эшләнгән. Мәдәни яктан да зәвыклы, матур итеп төзелгән, бизәлгән ул. Әйтик, алар мини Венецияне хәтерләткән бер бина төзетмәкче булалар. Анда бары көймәләрдә генә хәрәкәт итеп булчак. Назарбаев университеты үзе генә дә ни тора. Бина эчендә пальмалар үсеп утыра, университетка керү белән, үзеңне чит илгә килеп эләккәндәй хис итәсең», - ди Эльвир. Ничек кенә булмасын, туган тамырлар үзенә тарта. Чит илдән идеяләр туплап, илһамланып кайткан егет планнарын Казанда тормышка ашырырга хыяллана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: