Шәһри Казан

Татарстан, Казан, Универсиада

Владимир ПУТИН, Россия Президенты: «Нәкъ менә Татарстан үз вакытында Студентларның Бөтендөнья җәйге Универсиадасын Казанда үткәрү башлангычы белән чыкты һәм шушы проектны гамәлгә ашыру өчен күп эш башкарды. Иң мөһиме - бөтен чыганаклар шәһәрне үстерүгә, спорт инфраструктурасы корылмалары һәм юл чишелешләре төзелешенә юнәлтелде. Болар Казанның йөзен сизелерлек үзгәртте, бүген ул европача...

Реклама

Владимир ПУТИН, Россия Президенты:
«Нәкъ менә Татарстан үз вакытында Студентларның Бөтендөнья җәйге Универсиадасын Казанда үткәрү башлангычы белән чыкты һәм шушы проектны гамәлгә ашыру өчен күп эш башкарды.
Иң мөһиме - бөтен чыганаклар шәһәрне үстерүгә, спорт инфраструктурасы корылмалары һәм юл чишелешләре төзелешенә юнәлтелде. Болар Казанның йөзен сизелерлек үзгәртте, бүген ул европача купшы (шикарный) шәһәргә әверелде
».

FISU президенты Клод-Луи Гальен:
«Бу Универсиада FISU тарафыннан бирелмәде - Казан Универсиаданы уздыру хокукына чын мәгънәсендә үзе лаек булды. Элек үткәрелгән Универсиадалар белән чагыштырганда, бу чыннан да иң яхшы Универсиада».

РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко:
«Бүген Казан - спорт шәһәре, киләчәккә йөз тоткан динамик рәвештә үсә торган заманча шәһәр».

РФ спорт министры Виталий Мутко:
«Универсиадага килгән чит ил спортчылары, туристлар, кунаклар үзләре өчен Казанны ачты. Казанлылар куйган максатларына иреште, булдырдыгыз, яңа Россияне бөтен дөнья күрсен өчен, сез барысын да эшләдегез!»

Россиянең Синхрон йөзү буенча җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская:
«Оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Монда барысы да шәп, ләкин миңа аеруча туклану ошады. Мин инде ничәнче көн татар кухнясына йөрим. Сайлап алу мөмкинлеге бар, барысы да сыйфатлы. Молодцы! Казанда Олимпиаданы да уздырырга була!»

FISUның беренче вице-президенты, Россия Студентлар спорты берлеге җитәкчесе Олег Матыцин:
«Казандагы Универсиада элегрәк үткәрелгән Уеннарның берсе белән дә чагыштырырлык түгел».

Россия Олимпия комитетының генераль секретаре вазифасын башкаручы Марат Бариев:
«Казан Универсиадага искиткеч югары дәрәҗәдә әзерләнгән. 2024 елгы Олимпия уеннарын уздыруга гариза бирергә вакыт җитте дип уйлыйм».

Казуһико Фудзивара, Япония:
«Россиядә Казанда булачак Универсиадага мине җибәрәчәкләрен белгәч, сөендем дә, шулай ук дулкынландым да. Казанга килеп төшүгә, дулкынлануларым басылды, чөнки бик җылы кабул иттеләр. Казан - гаҗәеп матур шәһәр, миңа монда барысы да ошады».

РФС президенты Николай Толстых:
«Футбол кешесе буларак, шуны әйтә алам. Казан бүгенге көнгә Россиядәге иң яхшы футбол стадионына ия булган.
Шәһәр дә нык үзгәргән. Казан микрорайоннарында тагын яңа футбол кырлары ачарга җыенуларын беләм. Бу - төбәкләрдәге футбол үсеше өчен менә дигән үрнәк. Казанда кунакларны каршы ала белүләренә тагын бер кат инандым».


Россиянең хоккей буенча җыелма командасының баш тренеры, Казан «Ак Барс»ның экс-тренеры Зиннәтулла Билалетдинов:
«Универсиада ачылышы тантанасыннан алган хис-кичерешләрем искиткеч. Барысы да югары дәрәҗәдә. Мондый зур тамашаны беркайчан да күргәнем юк иде. Карарга бик күңелле булды. Стадионны да күреп шаккаттым - шундый зур».

Ату буенча халыкара класслы спорт мастеры, Мәскәү дәүләт университеты студенты Дарья Данилина:
«Свияжскида бик тә буласым килгән иде, әмма вакыт тимәде, чөнки тренировкалар, әзерлек. Казан Кремлендә булдым, Универсиада паркында шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен барысы да яхшы әзерләнгән. Мин Казанга беренче тапкыр килдем. Җирле архитектура бик ошады».

Панаманың биеклеккә сикерүчесе Катани Риюс:
«Шулкадәр көләч йөзләр, нурлы кешеләр күргәнем юк иде әле. Татарлар суперхалык икән!»

Спортның ишү төрләре остасы Даниил Андриенко:
«Ишкәкләрдә ишү үзәгендә база бик яхшы, барысы да дөнья дәрәҗәсендә эшләнгән. Без спортчылар өчен кирәкле барлык шартлар да бар. Бернинди җитешсезлекләр дә күрмәдем. Дөньяның кайбер ишкәкләрдә ишү базаларындагы шартлар Казанныкыннан калыша».

Бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев:
«Самолет белән очканда, очкычның канат астына карап барырга яратам - колачлап булмаслык илебезнең киңлеген үз күзләрең белән шулай булса да күзәтү, төбәкләрне чагыштыру кызыклы. Татарстанның кырлары эшкәртелгән-чәчелгән, сыерлары көтүдә йөри - Казанга килгәндә иң беренче булып күзгә ташланганы шул булды. Татарстан икмәк һәм җир асты байлыклары белән генә түгел, җиргә битараф булмаган эш сөючән, туган җиренә тугрылыклы кешеләре белән дә бай. Бөтенесе шәһәргә качкан чакта, климат мәсьәләсендә вазгыять катлаулы булуга карамастан, күңелләрен төшерми авыр һәм игелекле хезмәт башкаручылар - игенчеләр һәм терлекчеләр һәртөрле мактауга лаек. Арыш, бодай, башка культуралар дулкынланып торган басуларга карап, республиканың уңган кешеләргә дә бай булуына күңелем сөенде. Бу минем өчен бик әһәмиятле, чөнки нефть долларларын сникерсларга алыштыруыбыз миңа һич кенә дә ошамый. Татарстан ул үзен туендыра, күрше-тирәсенә дә өлеш чыгарадыр дип ышанам мин - кырларына карап шулай фикер йөртергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: