Шәһри Казан

Ярминкәгә бардыңмы?

Биш көн буе Казан ярминкәсендә эшләгән «Арт-галерея» башка еллардан әллә ни аерылып тормаса да, үзенең беренче юбилеен лаеклы каршылады дияргә тулы җирлек бар. Элеккеге заман булса, һичшиксез, беренче бишьеллыкка хисап тотмый калмаслар иде. Биш ел дәвамында ул яши, рәссамнарны, сынчыларны, кулланма-гамәли сәнгать осталарын, фотографларны, галеристларны үз тирәсенә туплый, очраштыра һәм...

Реклама

Биш көн буе Казан ярминкәсендә эшләгән «Арт-галерея» башка еллардан әллә ни аерылып тормаса да, үзенең беренче юбилеен лаеклы каршылады дияргә тулы җирлек бар. Элеккеге заман булса, һичшиксез, беренче бишьеллыкка хисап тотмый калмаслар иде. Биш ел дәвамында ул яши, рәссамнарны, сынчыларны, кулланма-гамәли сәнгать осталарын, фотографларны, галеристларны үз тирәсенә туплый, очраштыра һәм иң мөһиме - үзен көтеп алалар икән, бу инде аз түгел. Быел әлеге чарада илнең 23 шәһәреннән 240 рәссам үз эшен тәкъдим итте. Бер үк вакытта Украина һәм Беларусьтан да вәкилләр булуы аны халыкара мәйданга чыгаручы фал булып тора. «Арт-галерея»га кемдер эшләрен сатып булмасмы дип, кемдер яңа сүз, яңа фикер эзләп килсә, ике кулына бер эш табу нияте белән махсус осталык дәресләрендә катнашырга йөрүчеләр дә аз түгел. Быел шундый 20ләп осталык дәресе үтте. Осталык дәресләре уздырган чүлмәкчеләр тирәсендә дә, пластик материалдан курчаклар ясаучылар янында да, күз алдында киндергә җан иңдергән Булат Гильванов, Илья Глазуновның шәкерте Рөстәм Хуҗин һ.б. тирәсендә нидер өйрәнергә, сәнгать серләренә ачкыч яратырга теләүчеләр шактый иде. ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары тәкъдим иткән перформенслар да тамашачыны битараф калдырмады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: