Шәһри Казан

Һәйкәлләргә лаек әнкәйләр

Өлкәнәйгән саен, ятуга йоклап китеп булмый башлый. Синең белән, әни, кичкән гомерләрне, балачак, үсмер чакларны искә төшерәм. Бүген дә төнлә күземә йокы кермәде. Синең белән бәйле татлы-сагышлы хисләргә бирелеп, очсыз-кырыйсыз уйларга чумып, борсаланып яттым.

Реклама

Әрвахлар исәннәрнең, бигрәк тә балаларының, якыннарының кылган гамәлләре белән кызыксынып, яхшы булса - куанып, начар икән борчылып яталар диләр. Ялгышларым да булгандыр инде, әни. Кызлар һәрвакыт әнигә якын тора, чөнки алар үзләре ана булачаклар. Ә малайлар әниләренә һәрвакыт бурычлы. Бу табигыйдер инде. Әнием, безгә авыр чорлар туры килде. 1938 елда Совет властеның бер милиционеры без яшәгән авылдан (Иске Рәҗәп, Спас районы) 63 кешене кулга алган, шулар арасында әти дә була. Аны төнлә алып китәләр.
Иртә белән торгач, әтине эзләгәнбез, ә син:
- Әтиегез районга гына китте, кайтыр, - дигәнсең. Без ышанганбыз.
Ә әтине, «япон шпионы» дип, кулга алалар. Ул елларда, кем булуга карамастан: «Син - халык дошманы!» - дип, күпләрне стенага терәп атканнар шул. Әтине 1940 елның март аенда иреккә чыгаралар. Әмма «халык дошманы» дигән пычрак исеме авылда безнең гаиләгә тыныч яшәргә ирек бирми. Безнең гаилә икенче районга күчеп китәргә мәҗбүр була.
Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтине сугышка алалар. Әни 4 бала белән тагын ялгыз кала.
Сугыш бара. Уеннан кайтам да:
- Әни ашыйсы килә, - дим.
- Нишләтим соң, булганча инде, улым. Артыгы юк, балам. Сугыш беткәч, әтиең кайткач, тыныч тормыш башлангач, туйганчы ашарсың, - ди әни.
Апаларны да укытырга, киендерергә кирәк шул. Авылда ачлык. Авыручылар саны арта бара. Авылга «кара кәгазь»ләр килеп кенә тора. Кич булдымы, авыл шомлы караңгылыкка кереп югала. Урманнарда бүреләр ишәйгән, алар, авылга күңелсезлек өстәп, төне буе улап чыгалар.
Кечкенә чагымда сиңа ияреп урман-тауларга, болын-кырларга йөргәннәремне бик яхшы хәтерлим, әнием. Авыр елларда, үзең ач калсаң да, үз өлешеңне безгә бирә идең. Үзең дә ничә тапкыр үлемнән калдың. Ходай саклагандыр сине, балалар өчен яшә әле, аларны тормыш юлына бастырасың бар, дигәндер.
Сез әти белән 63 ел бергә яшәп калдыгыз. Әле син яшәгән дә булыр идең, рәхимсез авыру гомереңне кыскартты шул. Әти, сине сагынып, 105 яшькә кадәр җитте. Шулай итеп, әни, әле мин һаман синең рухи һәм матди чолганышыңда яшим. Сине бер генә мизгелгә дә исемнән чыгармыйм. Синең турындагы хатирәләрем белән юанам, синең белән «очрашып, күрешәсе» билгесез көнемне уйлап бер куанам, бер көенәм. Киңәшләреңне тотам, үгет-нәсыйхәтләреңне онытмыйм, әнием. Рухымны балкытучы, эчке халәтемне нурлы итүче илаһи образыңны күңелемдә саклыйм.
Сез - әниләр, барлык ниятләребезнең башында торасыз, барлык кылган яхшы гамәлләребезгә хәер-фатихагызны бирәсез, уңай эшләребезгә куанып яшисез. Безнең барлык җиңүләребездә, барлык уңышларыбызда сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Шуны һәрдаим искәртеп тору өчен, башкалабызда һәркайсыбызның бердәнбер әнкәй, инәй, инәкәй, әнисенә уртак һәйкәл калкырга тиеш!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: