Шәһри Казан
16+

Кабат СССРга

Үткәннәргә юллар юк дигәннәр ялгыша икән. Кремль урамында урнашкан уен автоматлары музее кире Совет заманына алып кайтырга сәләтле. Биредә башка музейлардан аермалы буларак, экспонатларны тотып карап та, алар белән уйнап та була.

Музейдагы кырыкка якын уен автоматы сиксәненче еллар истәлеген саклый. СССР вакытында Казанда бу автоматлар Горький паркында, кинотеатрлар фойесында, пионер лагерьларында урнаштырылган. Мәктәп укучылары монда әти-әниләре биргән 15 тиенлекләрне «Магистраль», «Су асты көймәсе», «Шалкан», «Өстәл футболы» кебек автоматларда туздырган. Ә халыкның иң яраткан уены дип «Диңгез сугышы» саналган.
- Утыз яшьтән өлкәнрәкләр музейга килеп бала чакларын искә төшерә. Бу автомат артында мин дәресләрдән качып көннәр буе уйнап утыра идем, диючеләр дә бар. Ә гомумән алганда, музейның төп аудиториясе - яшьләр. Алар өчен бу экспонатлар әле яңа әйбер, - дип сөйләде Совет чоры уен автоматларының Казан музее директоры Анна Законова.
Беренче уен машиналары Америкада XIX гасыр урталарында ук барлыкка килгән. Автоматларның атасы булып Чарльз Фрай санала. Ул 1884 елда «Либерти Белл» («Ирек кыңгыравы») исемле машина уйлап тапкан. Советлар Союзына алар бары 1971 елда гына кертелгән. Дүрт елдан совет инженерлары үзләренең уен автоматларын чыгара башлый. Автоматларны СССРның сугыш кораллары җитештерүче 22нче заводы ясап чыгара. Инженерлар балаларны куандырып бары тик замананың иң яхшы технологияләрен куллана. Шуңа да бер уен автоматы бәясе яхшы машина бәясенә тиңләнә.
Ләкин СССР уен автоматларының гомере кыска була. Туксанынчы елларда Советлар Союзы таркалгач, уен автоматларына сала торган 15 тиенлекләр дә үз бәясен югалта. Уен приставкалары, компьютерлар барлыкка килү дә зур уен автоматларын кысрыклап чыгара.
2007 елда музей хуҗаларының берсе, бала чагын искә төшереп, совет уен автоматларында тагын бер кат уйнап карыйсы килү теләге белән яна башлый. Шул автоматларны эзләп, ул барлык җимерек аттракционнарны, пионер лагерьларын йөреп чыга. Автоматта уйнар өчен вак акчаларны хуҗалар металлалом үзәкләреннән килограммлап сатып алган. Тора-бара автоматлар бер кеше уйнар өчен генә артык күп була. Шунда музей ачу идеясе барлыкка килә дә инде. Музей башта Мәскәүдә, соңыннан Санкт-Петербург белән Казанда эшли башлый.
Уен автоматларыннан кала биредә совет заманындагыча ясалган сироп һәм куас белән сыйланып була.


Шамил Абдюшев фотолары

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: