Кыш уртасында яз килде. Шугалаклар, боз кичүләре ябылды, кышкы йокыларыннан аюлар белән керпеләр уянды,
Җылы кышның уңай ягы – газ өчен түләү азрак Мәскәү тирәсендә кыш уртасында гөмбәләр, тал песиләре чыкты. Аномаль җылы кыштан нәрсәләр көтәргә? Аның нинди зыяны булырга мөмкин? Шулар хакта без белгечләрдән сораштык.
Сигез ай рәттән җылы Кышның өченче аенда да һава температурасы нормадан югары булачак дип фаразлана. Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, февральдә температура Россиянең бөтен Европа өлешендә һәм Урал федераль округының көнбатыш яртысында нормадан артачак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев та моның өчен чынлап та җирлек бар дип саный.
Белгеч белән без узган атнада ук сөйләшкән идек. Шул көнне мисал итеп алып, ул 30 гыйнварда климат нормасы буенча уртача тәүлек температурасы 10 градус салкын булырга тиеш иде, дип белдерде. Метеокүзәтүләр тарихында бу көнне иң салкыны 1973 елда булган – температура 35 градуска кадәр төшкән. 1927 елның 30 гыйнварында 1,9 градус җылылык теркәлгән. Быел бездә ул көнне +1,8 градус күрсәткән. Бу рекордка якынайдык дигән сүз.
– Төньяк Атлантика циклоны үзен актив тота. Шуның нәтиҗәсендә Россиянең Европа өлешенә җылы һава массалары үтеп керде. Безгә караганда, Мәскәүдә тагын да җылырак иде. Явым-төшемнәр буенча да план инде “үтәлгән”, әмма кар катламы биеклеге 20 см тирәсе генә. Яңгырлар аркасында ул эри бара, – диде Юрий Переведенцев.
Аның әйтүенчә, бу чынлап та гадәти булмаган хәл. Бердән, сигез ай рәттән температура фоны климат нормасыннан югарырак булган, шул исәптән декабрьдә – 3 градуска, гыйнварда – 5 градуска. Һәм белгеч бу тенденция дәвам итәргә мөмкин дигән фикердә.
Уҗымнарга җитди куркыныч янамый Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика буенча кар капламы биеклеге төрле районда төрлечә. “10 сантиметр чамасы кар капламы булган районнар да бар, шул ук вакытта Бөгелмә, Азнакай районнарын алсак, анда 45 сантиметрга кадәр җитә. Гомумән, кырларда кар капламы бар, явым-төшемнәр буенча октябрьдән агымдагы көнгә кадәр без уртача күпьеллык күрсәткечләргә якынлашабыз. Хәзерге вакытта бу дымлы, җылы һава уҗымнарга җитди тискәре йогынты ясамый. Уҗым культураларының торышына атна саен мониторинг ясала. Туфрак үрнәге кайбер кырларда һәлак булган уҗымнарның 2-3 процент чамасы булуын күрсәтә. Шуңа күрә уҗымнарга җитди куркыныч янавын күрмибез. Тулаем алганда, вазгыять тотрыклы. Кар капламы температураның кинәт сикерүе һәм күтәрелүен булдырмый, шуңа күрә уҗымнар яхшы кышлар һәм мул уңыш бирер дип өметләнәбез” диелгән ведомствоның матбугат үзәгеннән алынган хатта.
Ак куяннарга проблема тудырды Җылы кыш урмандагы хайваннарга ничек тәэсир итүен без Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча Бөгелмә районы (районара) бүлеге башлыгы Ринат Гыйниятуллиннан сораштык. Аның әйтүенчә, гадәти булмаган җылы һава торышы, ак куяннардан кала, суда һәм урманда яшәүче хайваннарга файдага гына.
– Аномаль җылы кыш республикада, шул исәптән Бөгелмә һәм Ютазы районнарында җирле флора һәм фаунага төрлечә йогынты ясады. Иң авыры ак куяннарга. Кар булса да, булмаса да, алар ноябрь-декабрьдә ак туннарын “кия”. Кар булмаганга күрә, шул ак тунын ерткычлар тиз күреп ала. Шуның белән исән калу өмете шактый кими. Калган хайваннарга мондый җылы кыш, мөгаен, файда гына китерә. Кар булмагач, кошларга азык эзләү җиңелрәк. Үсемлек орлыклары һәм йокыга талган бөҗәкләр белән тукланалар. Суда йөзә торган кошлар кошлар шулай ук азыкны гадәти шартларда эзләп табалар. Күчмә кошларның кайбер төрләре, әйтик, аккошлар быел кышка бездә калды һәм алар үзләрен яхшы хис итә. Шулай ук пошиларга һәм кыр кәҗәләренә дә уңайлы. Аларга, азык эзләп, кар катламын казырга кирәкми, – ди ул.
Экосистемага да тәэсире уңай түгел КФУның табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы өлкән мөгаллиме, эколог Наил Назаров аномаль кышның экосистемага тәэсирен шулай ук уңай түгел дип бәяли.
– Кышның җылы килүе климат процессы дип аңларга кирәк һәм һәр процесс үзенең табигый законнары буенча эшли. Әмма табигый процессның шушындый зур тайпылышлары аркасында, бу очракта, кар запаслары кимү күзәтелергә мөмкин һәм яз көне ул күп кенә биологик төрләргә проблема тудырачак. Шул исәптән балык хуҗалыгына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Берничә көн рәттән плюслы температура торганлыктан, җимеш агачларының бөреләре уяну куркынычы да бар. Кинәт суытып җибәрсә, алар өшеячәк һәм бу булачак уңышның югалуына китерәчәк, – ди ул.
Кошлар көньякка китеп тә тормас кебек КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов белдергәнчә, Татарстан өчен генә түгел, Россиянең башка күп кенә төбәкләре өчен дә аномаль җылы кыш, шулай ук һава торышының тотрыксыз характеры кошларның тормышына тәэсир итми калмый. Бу хакта уку йортының матбугат үзәге яза. "Быел кар аз, хәтта плюс күрсәткечләр вакытында урманда да эри, бу исә күп нәрсәгә йогынты ясый, – дигән КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Илгизәр Рәхимов. Беренчедән, шәһәрдә, игътибар итсәк, бик күп миләш чыпчыклары оча. Бу кошлар, кагыйдә буларак, зур булмаган өерләре белән шәһәр читендә кышларга кала, чөнки бакчалар, паркларда миләш, дүләнә җиләкләре бар. Быел аларның саны шулкадәр күп, бер ыердә меңләгән кош исәпләнә, һәм алар үзләренең күчеп йөрүләре вакытында бик нык сизелә". Тагын бер кызыклы күзәтү – без күрергә күнеккән карабүрекләр «югалган».
Узган ел, орнитолог искә төшергәнчә, шәһәр мохитендә ябалаклар барлыкка килү турында күп хәбәрләр булган, алар ауга йөри алмаган һәм соңыннан һәлак булганнар. Бу кышка килгәндә, галимгә бары тик бер генә очрак турында билгеле. "Кар аз булгач, ябалаклар тычканны урманда да таба ала, шуңа күрә шәһәргә тартылмыйлар да", – ди белгеч.
Комментарийлар