Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләве идарәсенең алдалауларны ачу бүлеге башлыгы урынбасары Рафаэль Мусаев хәбәр иткәнчә, быелның өч аенда гына да мошенниклар татарстанлыларның 1 миллиард та 350 миллион сум акчасын урлаган. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында зыян суммасы – 1,2 миллиард сум. Зыян күләме артуга карамастан, теркәлгән IT-җинаятьләр саны 20 процентка кимеп, 6 меңгә якын очрак тәшкил иткән. – Татарстан әлеге җинаятьләрне ачуга зур игътибар бирә. Ачыкланган затлар саны буенча Россиядә без икенче урында. Әгәр еллар буенча динамикада карасак, республика мондый җинаятьләрне ачу күрсәткечләре буенча бишлектә тора, – диде спикер.
Ил буенча алып караганда, узган ел мошенниклар Россия гражданнарының 27 миллиард сум акчасын урлаган. – Банклар үзләренең яклау системаларын камилләштермәгән булса, югалтулар тагын да күбрәк булырга мөмкин иде. Аларның антифрод системасы аркасында узган ел эчендә 72 миллионнан артык акча урлау омтылышы чагылыш тапкан. Бу 13 триллион сумнан артык акчаны саклап калырга мөмкинлек бирде, – дип белдерде Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Телефон аша алдау төп проблема булып кала бирә. Узган елда Россия Банкы элемтә операторларына мошенниклар массакүләм шалтыратулар өчен кулланган 172 мең телефон номерын блокка куюны сорап өчен җибәргән. – Әмма мошенниклар, актуаль вакыйгалардан чыгып, алдауның яңа схемаларын уйлап таба. Төп тенденцияләрнең берсе – вируслар, алар ярдәмендә мошенниклар яшерен рәвештә телефонны контрольгә ала. Аннары, авырлыксыз гына, банк кушымтасын ачып, счеттагы акчаны урлыйлар. Узган елның икенче яртысында урлауларның яртысы диярлек нәкъ менә шундый ысул белән эшләнгән. Алдаучылар чит ил мессенджерларын банклар исеменнән шалтыратулар һәм документлар тарату өчен файдалануларын дәвам итә. Монда шуны истә тотарга кирәк, банклар клиентлар белән хезмәттәшлек итү өчен мессенджерлар кулланмый. Бу норма хәзер 1 июньнән үз көченә керәчәк законда да чагылыш табачак, – диде Марат Шәрифуллин.
Комментарийлар