16+

Фермаларга да асфальт юллар төзелә

Татарстанда 1700 чакрым юл норматив дәрәҗәгә җиткерелде.

Фермаларга да асфальт юллар төзелә

Татарстанда 1700 чакрым юл норматив дәрәҗәгә җиткерелде.

“Заманча һәм имин юллар – халыкның тормыш шартлары яхшыруга, төбәкнең үсешенә ачкыч. Кешеләр кирәкле урыннарына тизрәк барып җитә, ә фермерлар үзләренең продукцияләрен күбрәк күләмдә китерә алачак”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Республикада “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе катнашында гомум исәптә 423 чакрым юл төзекләндереләчәк.

– “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә 1 700 чакрым юл норматив дәрәҗәгә җиткерелде. Муниципаль районнарда юл төзү-төзекләндерү эшләре “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләрендә юллар төзүне максатчан бурыч итеп билгеләде. Быел безнең эшчеләр көче белән авылларда гомум исәптә 45,5 чакрым вак таш түшәлгән юллар төзеләчәк. Бакчачылык ширкатьләренә 8 асфальт юл салына, аңа 300 миллион сум акча каралган. 23 терлекчелек фермасына, балаларның 6 җәйге сәламәтләндерү лагерына асфальт юл сузыла, – диде “Главтатдортранс” директоры Эдуард Данилов.

Татарстанда федераль, төбәк, муниципаль юлларны карау белән беррәттән күперләр төзү һәм төзекләндерүгә дә игътибар көчәйтелде.

– Быел тагын 23 күпер төзүгә һәм 18 күперне капиталь ремонтлауга керешелә. 17 күпер быел ук төзеп-төзекләндерелеп файдалануга тапшырылачак. Казанда Салмачы – Көек юлы төзелә, башкала урамнары юлларын төзекләндерүдә дә катнашабыз. Юл-транспорт һәлакәтләре аеруча еш килеп чыга торган 21 юл участогын, иминлек мәсьәләләрен камилләштереп, үзгәртеп төзибез. Мәктәпләр тирәләрендә юл иминлеген тагын да яхшырту максатында светофорлар урнаштырыла, юлларга ясалма тигезсезлекләр урнаштырыла. Бу җәйдә безгә 130 участокта эшләр башкару бурычы йөкләнде, – диде Эдуард Данилов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading