16+

Каенлыкка килеп, бүләкләр яула, урманны да җыештыр

18 апреля 2025, 11:41
335
0
1
Уку өчен 2 минут

Татарстанда 26 апрельдә республикакүләм өмә үткәрелә.

Каенлыкка килеп, бүләкләр яула, урманны да җыештыр

Татарстанда 26 апрельдә республикакүләм өмә үткәрелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар чистарту икеайлыгы бара.

– Экология мәсьәләсе халыкны берләштерә. Ел башында үткәрелгән сораштыруларда 4 мең кешенең 84,6 проценты тирә-юнь мохитнең чисталыгына битараф булмаганлыгын әйтә. Табигатьнең, яшәү урыннарыбызның чисталыгы – безнең сәламәтлегебез чыганагы. Экология чараларында катнашучы предприятиеләргә, оешмаларга, учреждениеләргә һәм кешеләргә рәхмәт! Әлбәттә, башкарылган эш бүләкләүгә лаек, бу республика экология конкурслары аша гамәлгә ашырыла, – диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Егор Тарнавский “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Мәктәпләр, балалар бакчалары, гаиләләр һәм башка учреждениеләр үзләренең эшләрен “Экояз”, “Экопатруль” республика конкурсына тәкъдим итә ала. Эре предприятиеләр өчен “Эколидер”.

“Бумбатл” акциясе кысаларында узган ел мәктәпләр 179 тонна макулатура тапшырган. “Россия сулары” Бөтенроссия акциясендә елга-күл буйларын җыештыруда 355 362 кеше катнашкан, әлеге акцияләр быел да дәвам итә.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплап фатиха биргән “Будет чисто” яшьләр хәрәкәте бүген инде 10 728 егет һәм кызны берләштерә. “Будет чисто” яшьләре экологияне саклауда зур булышлык күрсәтә, – диде Егор Тарнавский.

26 апрельдә Экология министрлыгы тарафыннан оештырылган төп өмә Идел буе районындагы Каенлыкта 11.00 сәгатьтә башлана. “Җиңү проспекты” метро станциясе яныннан 4 рейс автобус-шаттллар китә һәм алып та кайтачак. Беренче рейс якынча 9.30 сәгатьтә кузгалыр, дип уйланыла. Егор Тарнавский әйткәнчә, Каенлыкта өмә белән генә чикләнмичә, төрле бәйгеләр оештырылачак, җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк. Эшләгәннән соң табигать кочагында “Кыр кухнясы” пешергән тәмле ботка белән чәй эчү үзе ни тора!


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading