16+

Казан бит ул, гел кайнарга, үзе янына чакырып торырга тиеш

19 мая 2025, 11:24
367
0
1
Уку өчен 3 минут

Башкалабызның исеме бигрәк җисеменә туры килә инде. Учак өстендәге казан кебек кайнамый торган чагы сирәк.

Казан бит ул, гел кайнарга, үзе янына чакырып торырга тиеш

Башкалабызның исеме бигрәк җисеменә туры килә инде. Учак өстендәге казан кебек кайнамый торган чагы сирәк.

Әле узган атнада гына “Россия –Ислам” дөньясы Халыкара форумы, зур уңыш белән гөрләп үтте. Аңа йөздән  артык илдән килгән  вәкил катнашты. Шул кысаларда  Бөтендөнья Татар конгрессы  да үзенең Милли Шурасын җыйды. Ул берничә  мәсьәләне үз эченә  алган  иде. Эшләгән эшләргә нәтиҗәне ТР премьер министр урынбасары  Васил Шәйхразиев  ясады. Ил буенча татарлар яшәгән җирләргә кызыклы (һәм файдалы да  дип белик) шактый  сәяхәтләр оештырылган.  Ара ерак дип тормаганнар,  Себергә , Ерак Көнчыгышка - Владивостокка, Красноярскка кадәр барып җиткәннәр. Быел Ватанны саклаучылар елы булганга, үзләре булган җирләрдәге мәңгелек утларга,  дан һәйкәлләренә чәчәкләр салганнар. Мондый очрашулар  Тверь, Сыктывкар, Майкоп, Тубыл, Уфа, Санкт-  Петербург, Түбән Новгород  калаларында, Адыгеяда да булган.

Инде  барлык чикләрне үтеп, Халыкара аренага чыккан “Җәлил укулары”быел да үз канаты астына  40 меңләп нәниләрне дә, бабай  - әбиләрне дә җыйган. “Киләсе елга батыр Җәлилебезнең тууына 120 ел була.  Бу әһәмиятле чараны тагын да гөрләтебрәк уздырырга җыенабыз,” -  диде  Васил  Шәйхразиев.

Инде халкыбызның сабантуе шикелле тәмле, ямьле, гамьле бәйрәме дә  башланып киткән. Сочи, Каһирә һәм  Дубайда  башка халыкларга татарларның нинди талантлы, бердәм икәнлекләрен күрсәтергә өлгергәннәр.  Тагын алда Якутия  республикасында һәм Нократ Аланында  ил күләмендәге  сабантуйлары  көтә.  

Әйе, эшләгән эшләр күп. Арада бик игелеклеләре дә бар.  Якташ егетләребез ил азатлыгы өчен көрәшә торган Донецк, Луганск якларына һәрдаим  гуманитар ярдәм җыеп илтуне  оештырып аларны җиңүгә рухландыралар.  

Бөтендөнья Татар конгрессының иң зур бүләге Милләт каһарманы дигән ордены бар . Ул 33 елга бары тик дүрт кенә кешегә  генә бирелгән. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов,  Фәрит Мөхәммәтшин  һәм  Мәхмүт Гәрәев.   Әлеге Шурада  бу орденга тагын ике шәхес тәкъдим ителде. Индус Таһиров һәм Ринат Закиров. Икесе дә бик лаек  - бертавыштан  риза булдылар .  Ә инде  бүләкләрен  26-27 августта Казанда үтәчәк  Милләт җыенында тапшырачаклар. “Алла бирсен!”-  дип тә өстик. Исән- сау булсыннар.  

 Димәк, җәй азагында  Казаныбызның тагын кайныйсы бар әле. Хәзер аның кайнамый торган чагы юк та бугай. Казан бит ул, гел кайнарга, үзе янына чакырып торырга тиеш.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading