16+

Казан илләрне очраштыра, таныштыра һәм хезмәттәшлек урнаштыра

12 мая 2025, 16:40
491
0
1
Уку өчен 3 минут

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 13-18 май көннәрендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” XVIнче халыкара икътисад форумы уза.

Казан илләрне очраштыра, таныштыра һәм хезмәттәшлек урнаштыра

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 13-18 май көннәрендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” XVIнче халыкара икътисад форумы уза.

Татарстанга тартыла күңел
Әлеге чарада 103 ил катнаша, узган ел 90 илдән килгән булганнар, 141 конференция планлаштырылган. Пленар утырыш 16 майга билгеләнгән. Аңа Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинның килүе, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. 

– Казан форумы федераль дәрәҗә алгач, аның абруе күтәрелде. Төрле илләрнең министрлары да катнаша башлады. Соңгы елларда Африка илләре активлык күрсәтә. Казанда БРИКС саммиты үткәрелгәннән соң Татарстан башкаласы дөньяда тагын да киңрәк танылу алды. Казан форумы үзебезгә дә һәм башка илләргә дә файдалы. Казанга форумга килгән илләр үзара  очраша, таныша һәм хезмәттәшлек килешүләре кабул итә. Тәүге форумда уннан артык илдән 300 кеше катнашкан иде, быелгысында 103 илдән 10 мең кеше килә. Казанны ошатып калып, ел саен килүчеләр дә күп, – диде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Мәдәни программа
Болгарда 18 майда “Изге Болгар җыены” була, аңа форум кунаклары да бара.
– 2026 елны Казан –Ислам дөньясының мәдәни башкаласы сыйфатында уздырачак. Форум кысаларында күпкырлы мәдәни программа әзерләнде. Кунакларга Казан Кремленә, “Кол Шәриф” мәчетенә, музейларга экскурсияләр оештырылачак, татар халкының мәдәни мирасы тәкъдим ителәчәк, – диде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова.
Форум көннәрендә татарча спектакль һәм концертлар да куела. 

Хәләл ризык ярминкәсе
“Казан” агросәнәгать паркында 13-18 май көннәрендә “Kazan Halal Market” халыкара сәүдә ярминкәсе эшли. Анда Россиянең 15 төбәгеннән 150 компания, шулай ук Әфганстан, Пакстан, Казахстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан, Сенегал җитештерүчеләре үзләренең ризыкларын тәкъдим итә. 
Республикада 150дән артык предприятие “Хәләл” стандартларында продукция җитештерә, 20 компания үзе әзерләгән ризыкларны чит илләргә дә чыгара. БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Алжир безнең җитештерүчеләрнең хәләл продукциясен күпләп сатып ала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада хәләл продукция индустриясен тагын да үстерүгә теләктәшлек күрсәтә.

Төзелеш күргәзмәсе
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләгәнчә, форум кысаларында төзелеш тармагына кагылышлы күргәзмә дә оештырыла.
– Грузиянең, Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең, Әзарбайҗанның, гомумән, 74 илнең төзелеш компанияләре үзләренең экспозицияләрен куя. Татарстанның да 9 төзелеш оешмасы үзенең куәтен күрсәтә. Төрле төзелеш проектлары буенча фикер алышулар була, хезмәттәшлек килешүләре дә кабул ителә, – диде Марат Айзатуллин.

Уйнап та алабыз
Татарстанның спорт һәм социаль программалар дирекциясе җитәкчесе Максим Денисов таныштырганча, 16 майда Казанда Россиянең һәм “Рубин” клубының футбол йолдызлары белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшь дипломатлары катнашында иптәшләрчә футбол матчы уздырыла. Яшь дипломатларның җыелма командасы Россия, Бангладеш, Гвинея, Индонезия, Иран, Мали, Морокко, Оман, Пакстан вәкилләреннән тупланган. Матч “Молодая гвардия” спорт лагерында була. 

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада якын араларда узачак зур форумнарга әзерлек һәм аларны уздыруның мөмкин кадәр югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә кушты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading