16+

Казанга ислам илләренең иң оста шеф-поварлары җыела

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы кысаларында Ю.Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь пешекчеләре халыкара турниры узачак.

Казанга ислам илләренең иң оста шеф-поварлары җыела

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы кысаларында Ю.Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь пешекчеләре халыкара турниры узачак.

Чарага халыкара экспертларның килүе көтелә. Бу хакта матбугат очрашуында Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов хәбәр итте. 

– Узган ел турнирда унике кеше катнашкан булса, быел аларның саны 16 га җитә. Иран, Малайзия, Мисыр, Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Марокко, Тунис һәм хәтта Сингапурдан киләчәкләр. Бу өч ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган ислам дөньясы илләре шеф-поварлары кубогыннан башланды һәм без KazanForum кысаларында ислам илләренең яшь пешекчеләре турнирын үткәрергә булдык. Быел ул икенче тапкыр уза. Без анда тагын да җитдирәк әзерләнәбез, – дип сөйләде Зөфәр Гаязов. 

Республика рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова билгеләп узганча, турнир кысаларында бөтенроссия юниорлар лигасы да үтәчәк. 

– Бу турнир кулинария һөнәре нигезләренә өйрәнүчеләр – профильле уку йортларында укучылар өчен оештырыла. Без гомумән уку йортлары белән хезмәттәшлек итәргә тырышабыз, чөнки аларның студентлары безнең тармакның киләчәге, – диде ул. 

Үткән елны юниорлар лигасында алты команда катнашкан. Быел исә унсигез команда катнашырга теләк белдергән. Бу алар өчен атаклы шеф-поварлар белән танышу һәм уникаль тәҗрибә алу мөмкинлеге дә, ди спикер. 

Халыкара турнирда катнашучылар үз илләренең өч ризыгын: кабымлык, кайнар аш һәм десерт әзерләргә тиеш була. Аларның эшен 17 кешедән торган жюри бәяләчәк. Төп критерий исә: ризыкның презентациясе. Ризыкның ингредиентларын гына санап калмыйча, пешекчеләр аның тарихын да, ни өчен нәкъ менә шул ризыкны әзерләвен дә сөйләргә тиеш. Турнирның тагын бер үзенчәлеге: ризыкны жюридагылар гына түгел, чарага килүчеләр дә татып карый алачак. Ризыклар өч порциядә әзерләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading