16+

Китапка шулкадәр чират тезелер дип, һич уйламаган идем

07 марта 2025, 11:13
450
0
1
Уку өчен 4 минут

Олылар үзләре китаптан берникадәр бизсә дә, балаларын барыбер китап укып үстерергә тырыша икән әле.

Китапка шулкадәр чират тезелер дип, һич уйламаган идем

Олылар үзләре китаптан берникадәр бизсә дә, балаларын барыбер китап укып үстерергә тырыша икән әле.

Моңа инде тәмам буйга җитеп килгән улым һәм кызым бүлмәсендәге китап киштәләрен бушатырга җыенгач инандым. 

Балалар кечкенә чакта сатып алынган китапларны санасаң, аларның исәбе дистәләгән генә булмыйча, йөздән дә арткандыр. Кайсы бүләк ителгән, кайсын үзем сатып алган, күбесен әбиләре алып кайтып биргән иде. Иң нәни яшьтәгеләргә дигән Агния Барто, Корней Чуковский, Самуил Маршак китапчыклары меңләгән тапкыр карый-укый торгач, таушалып беткән. Әмма аларны да чүплеккә чыгарып атарга, йә булмаса макулатурага тапшырырга никадәр генә тайпылсам да, кул бармады. Дистәдән артык ел ипләп киштәгә тезелгән килеш тора бирде шулар. Ара-тирә өсләреннән тузан гына сыпырылды. 

Йокларга ятканда китап уку дигән матур гадәт бар иде гаиләбездә. Кайчандыр миңа һәм сеңлемә әниебез шулай китап укып йоклата иде.  Үзем әни булгач, балаларым шигырь, әкият тыңлап йокыга тала башлады. Бүгенге яшь әниләр дә сабыйларына китап тыңлатырга вакыт табадыр дип ышанасы килә. Үзебездә бу традиция балаларга 5-6 яшьләр тулганчыга кадәр дәвам иткәндер. Аннары балалар үсте инде, имеш, болай да йоклап китәләр. Ә без, олыларның “важныйрак” эшләре бар...

Балалар үсә төшкәч, китаплары да үзгәрә төште. Күпсанлы энциклопедияләр, маҗаралар, балалар детективлары, мәктәп программасына кергән әсәрләр өстәлә барды. Кызганычка, балаларның гына аларга артык исләре китми иде инде. Ничек кенә кызыктырырга тырышсам да, “китап җене” сеңдереп булмады үзләренә. Инде кулга смартфон кергән заманнары бит.

Үзең үрнәк күрсәтмәгәнсеңдер, диярсез. Кулга китап тотмаган түгел, тоткан инде үзе. Рәхәтләнеп китап укып чыккан балачагымны еш искә алам. Урам баласы түгел идем мин, һава суларга әни кайчак куып та чыгара алмый иде. Китапханәгә барып, яңа кызыклы әсәрләр алып кайтып укырга мөмкин булганда, урамда вакытны бушка уздырып йөрисе киләмени?! Мәктәптән, дәрес эшләүдән бушаган чакта, ялларда башым белән маҗаралар дөньясына чума идем.

Аннары университетта укыган чорда кергән “зарубежка” парлары һәм үз предметларын шул кадәр яратып укыткан укытучыларны зур ихтирам белән искә алам. Татар әдәбиятын да, рус әдәбиятын да ни мәктәптә, ни университетта яраттыра алмаганнар иде. Ә менә чит ил әдәбияты белән мавыктырып җибәрделәр бит! Ул чорда күпчелек дөньякүләм танылган классик әсәрләр белән танышу мөмкинлеге булу өчен сөенеп туя алмыйм. Ә хәзерге булачак журналистлар программасында «зарубежка» инде, гомумән дә, юк диләр. И бичаракайлар, шундый әсәрләрне укудан мәхрүм ителәләр. Укыганы – аларны болай да укый, диярсез.  Ай-һай шикле. Модалы яңа бестселлерларга вакытлары тисә дә, классик әсәрләргә куллары үрелер микән?

Сүземне китап киштәсен бушатудан башлаган идем, ләбаса. Шуңа кайтыйк әле. Китапларны аралый торгач, аларның күбесе үсмер балаларга кызык түгел, инде күп еллар эшсез ятуын аңладым. Тузан җыеп саклаганчы, кемгәдер файда китерүе хәерлерәк, дигән фикергә килдем. Озак уйламыйча, аларны тәртипкә китердем дә, фотога төшереп, “Бушлай бирәм”, дип, йортыбызда яшәүчеләр төркеменә җибәрдем. Берничә минут та үтмәде “Мин алып чыгар идем”, “Миңа бирегезче”, дигән дистәгә якын хәбәр килеп төште. Тизрәк “Китапларны өләшеп бетердем инде”, дип төркемгә язып җибәрмәсәм, аларның очына да чыга алмас идем, мөгаен. Китапка шундый чират тезелер дип, һич уйга да килмәде бит. Моңа кадәр йомшак уенчыкларны яхшылап юып-киптереп, шулай ук бушлай бирәм дигәндә, берәүнең дә әллә ни исе китмәгән иде. Ә балалар китабына ихтыяҗ бар икән әле, дип сөендем. Китап сорап язганнарның берсен дә буш кул белән калдырасы килмәде. Балаларының яшенә карап, 4-5 китап туплап, өләшеп бетердем. Шул ук көнне рәхмәтләр укып, алып чыгып та киттеләр. Укый гына күрсеннәр! 

Шактый бәягә төшкән яхшы-яхшы энциклопедияләрне исә бушлай биреп җибәрергә кызгандым. Тукта әле, “Авито” белдерүләр сайты аша 150-200 сумга булса да сатуга куйыйм әле дип, белдерү урнаштырдым. Аңа кадәр инде киелми торган балалар киемнәрен сатарга маташып караганым бар иде, кызыксынучы булмады дип истә калган. Ә китаплар, гаҗәп, монда да популяр икән. Башта Казан буенча гына сатам дип билгеләгән идем, почта аша җибәрегез инде, дип берәү үтенгәч, ризалаштым. “Доставкалар белән эш итү кыендыр” дип уйлаган идем, сатып алучы үзе үк барысын бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Баксаң, бер авырлыгы юк икән. Аннары тәмам тәмгә кердем, бер-бер артлы китаплар илнең төрле төбәкләренә таралды. Үземә аз-маз акчасы керә, ә китаплар инде киштәдә тузан җыеп ятмый, кемгәдер файда китерә.

Күптән түгел 2024 елда “Авито”да кәгазь китаплар сату 3,36 млрд сум тәшкил иткән, дигән хәбәр чыкты. Бу 2023 ел белән чагыштырганда, 12 процентка күбрәк.  Гомумән алганда, Россиядә кәгазь китаплар сатуның гомуми күләме 2024 елда 7 процентка арткан һәм 98 млрд сумга җиткән. “Авито” аша сатылган китаплар өлеше бу күләмнең якынча 3,4 процентын тәшкил иткән. Сайтта сатуларның төп өлеше (66 проценты) кулланылышта булган басмаларга туры килгән. Ә без халык китап укымый дибез. Укыйлар икән бит әнә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading