1 марттан үз-үзеңә кредит бирүне тыю хокукын бирә торган закон үз көченә керә. Бу нәрсәне аңлата һәм аны ничек рәсмиләштерергә?
Скопировать ссылку
1 марттан үз-үзеңә кредит бирүне тыю хокукын бирә торган закон үз көченә керә. Бу нәрсәне аңлата һәм аны ничек рәсмиләштерергә?
Мошенниклар аркасында россиялеләрнең финанс югалтулары елдан-ел үсә. 2024 елда клиентлар ризалыгыннан башка ясалган операцияләр күләме 2023 ел белән чагыштырганда 74,36 процентка арткан. Россия Банкы мәгълүматлары буенча 27,5 млрд (!) сумлык 1,2 млн операция башкарылган.
Мошенниклар белән көрәшү өчен хакимият берничә канун эшләде. 2025 елның февралендә кредит мошенникларына каршы көрәш өчен Президент кулланучылар кредитлары биргәндә суыту турындагы канунга кул куйды. Документ нигезендә, кредитор заемщикка акчаны (50 меңнән алып 200 мең сумга кадәр) дүрт сәгатьтән дә иртәрәк булмаган вакытта тапшыра алачак. 200 меңнән артык суммалар өчен ким дигәндә 48 сәгатьтән бирә алачак.
Комментарийлар