– Мунчаны алар икмәктән соң икенче урынга куя. Ипи белән алар тамак туйдыра, көч җыя, ә мунча керү алар өчен чистарыну, тәннәрен ял иттерү ысулы, - ди Юрис абый, кирәкле була алуына шатланып.
Донецкка җибәрелгән мунчаларның берсен хәрбиләр, “перевязочный”лары шартлагач, хәтта яраларны бәйләү урыны итеп тә җайлаганнар. Җылытыла да, суы да бар бит. Бу очракта да файдасы тигән әнә!
Юрис абый 12 яшендә әнисен югалтып, үги әни кыерсытуларын татып, ятимлек ачысын тоеп үскән булса да, бәгыре катмаган аның. Кешеләргә гел яхшылыклар гына кылып яшәргә тырыша ул, бер эшсез торганы юк. Ике дистә елдан бирле машина йөртүче булып хезмәт куя, төзелештә прораб вазыйфасын да үтәргә туры килә. Профессиональ спортчы – көрәшче дә әле ул, дүрт ел элек туган ягы Кече Кирмәндә көрәш турнирлары да уздыруга да алынган. Өч улы да танылган көрәшчеләр, икесе спорт мастеры, берсе – спорт мастерына кандидат. Гомумән, ир-егеткә тиешле өч миссияне дә үтәдем дип күкрәк киереп әйтә ала Юрис абый: өйләнеп, өч пәһлеван егетен дә үстергән, агачларын да утырткан, йортларын да сафка бастырган. Әмма тиктормас холыклы кеше шулай дип кенә тынычланамы соң? Һәр кеше иртәсен нинди яхшылык эшли алам икән дип башласын иде, ди ул.
Комментарийлар