16+

Әфган юллары: «Барыгызга да окопларга!»

15 апреля 2025, 10:21
1003
0
1
Уку өчен 6 минут

Әфган сугышында шәфкать туташы булып хезмәт куйган Гүзәл Юдина-Нәҗметдинова хатирәләре

Әфган юллары: «Барыгызга да окопларга!»

Әфган сугышында шәфкать туташы булып хезмәт куйган Гүзәл Юдина-Нәҗметдинова хатирәләре

Башы: Әфганстанда эшләгән шәфкать туташы: «Бәреп төшерелгән вертолетта бер кыз да булган, толымы гына табылган»

Дәвамы.

Чишмә суы эчеп агуландылар
Авыруларга кире әйләнеп кайтсак, безнең медсанбатка шулкадәр күп кешеләр китерделәр. Алар барысы да бер чишмәдән су эчеп агуланган. Җәй көне Әфганстанда шундый эссе, кайнар һава һәм аяк астында кайнар ком (әйтик, алар ярты гасыр сугышканчы, үз җирләрендә шифалы курортлар төзегән булсалар яхшырак булыр иде, мин, мәсәлән, Әфганнан соң күп еллар салкын тиеп авырмадым).
«Сугышчан задание»га барган егетләрнең үзләре белән бер генә фляга су. Чишмәне күреп шатланганнардыр, рәхәтләнеп эчкәннәрдер. Ә ул агуланган булып чыкты! «Агулану» белән авыручылар шулкадәр күп иде, бөерләре зарарланганнарны ашыгыч рәвештә вертолетта безнең Кабулдагы госпитальнең махсуслаштырылган бүлегенә озаттылар. Башкалар барлык бүлекләрдә дә система астында яттылар. Хирургия бүлеге агуланганнар белән тулды.
Бөтен медсанбат аягүрә басты!

Әфганстан, Бәхрәм шәһәре, медсанбат, 1985 елның 3 декабре.
Соңгы вакытта авырулар шулкадәр күп, баш әйләнә. Хезмәткәрләр җитми. Кичә бер бүлектә бер койкада икешәр кеше "кундык". Шулай булгач, эш җитәрлек. Безнең өчен монда ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк, көн дә, төн дә тоташ.

Сугыш кырында алган җәрәхәтләр, кызганычка каршы, күп кан югалтуга китерә. Өстәвенә, әгәр  беренче медицина ярдәме дөрес күрсәтелмәгән булса кеше үлеп китә ала. Кайчак хәтта аяк-кулларны ампутацияләгәндә, кан югалтудан яралы үлгән очраклар бар.

Әнә хирургыбыз Алексей Васильевич Яковлев кына бер ел эчендә яралыларга тугыз литр кан тапшырган. Ә аннары операция бүлмәсенә барып, авыруларга операцияләр ясый. Кайчакта операцияләр арасында кан тапшырырга килә. Медсанбаттагылар арасында ул бердәнбер тискәре резус-факторлы беренче кан төркеменә ия кеше. Аннары инде, мин частьләргә китәм, шундый кан төркеме белән донорлар эзлим, аларны частька алып киләм һәм кан ала идем. Бу процесс чиксез дәвам итә. Кирәк булганда яралы әфганлылар өчен дә кан тапшырдык, аларның "тамырларында" безнең дә кан ага, шул исәптән минеке дә.

Кабул итү бүлеге каршында һәрчак Кызыл Хач билгесе булган ике-өч дежур "машинасы", яки БМП тора иде. Аларның берсе теләсә кайсы минутта донорлар артыннан китәр өчен әзер тора. Бу машиналарның барысында да һәрвакыт бер граната яки ике төтен сүндергеч яшерелгән иде. Без үзебез өчен курыкмаганбыздыр дип уйлыйм. Ләкин без коралсыз донорларны медсанбатка алып бара һәм кире алып китә идек бит.
Гадәттә бу юллар буйлап көндез дә бронежилетларда йөриләр, мин дә аны медсанбатка тикшерү комиссиясе килгәч бер тапкыр кидем. Безнең машиналарга Бәхрәм юлында бер тапкыр да "тимәделәр", дип уйлыйм, чөнки барлык яралы әфганлыларга ярдәм күрсәтелде һәм кирәк булганда кан бирелде. Безнең машина йөртүче солдатлар миннән "Сез нәрсә телисез – маңгаегызга пуля яки кызыл Йолдызмы» дип сораганда, мин һәрвакыт" Кызыл Йолдыз!», дип әйтә идем.

Качмасын өчен гипсладылар
Әфган яралылары турында сөйли башлагач, без аларның «дух»мы, юкмы икәнен дә белми идек. Бер очракны сөйләп китим. Зур кара бөдрә чәчле, җитмәсә бетләгән душманны китерделәр. Әлбәттә, аның чәчен пеләш итеп кырып аттылар. Безнекеләр дөяләргә утырып корал алып барган «духлар» кәрванына ут ачкач, бу әфганлыны яралаганнар, дип сөйләделәр. Ярасы артык зыянлы түгел иде бугай, ләкин аны сакларга кеше булмаганлыктан, аны тулысынча гипсладылар. Хәтта бик нык теләсә дә, ул беркая да кача алмас иде. Ләкин барыбер бүлек янында өстәмә сак куелды.

Яралыларны төнлә, нигездә танкларда, БТР, вертолетларда алып киләләр иде. Койма артында, медсанбат каршында вертолетлар утырту өчен элеконыбыз бар иде. Вертолет тавышын ишетү белән, чакыруны да көтмичә, кабул итү бүлегенә яки эш постларына барып басабыз. Дежур машиналарның берсе территория артына чыга, яралыларны ала, һәм шунда ук вертолет очып китә.

Медсанбаттагы бөтен эш һәркем үз эшен генә башкарырлык итеп оештырылган, бигрәк тә бу кабул итү бүлегендә эшләүгә кагыла иде. Әйдәп баручы хирурглар яралыларны операция бүлмәләре буенча, җәрәхәтнең авырлыгын исәпкә алып, сортларга аера. Кирәк булганда реанимация чаралары, кичектергесез ярдәмне кабул итү бүлегендә үк күрсәтә башлыйлар. Лаборантлар анализга кан ала. Кабул итү бүлеге шәфкать туташлары яралану урыннарын киемнән арындыра; авыру тарихының паспорт өлешен тутыра; кирәкле анализлар алалар...

Авыр хәлдә, кан эчендә яткан булсалар да, бу яралылар шәфкать туташлары алдында шәрә ятуларыннан ояла иде.
Бер тапкыр миңа өч тәүлек дәвамында йокы тәтемәде. Яралыларны кабул итү, операция, реанимация бүлекләрендә эшләүчеләрнең барысын да уйлыйм, табибларның берсе миңа йокламас өчен ниндидер дару бирде, ахры. Беркем дә беркем белән сөйләшмәде, исәнләшмәде, шаяртмады... тик үз эшләрен башкаруны дәвам иттеләр.
Кан тапшырган солдатларга паеклар өләшә идем. Алар стандарт җыелмадан тора: бер банка куертылган сөт, ташкабак уылдыгы, бер банка тушенка.

«Барыгызга да окопларга!»
1986 елның 1 июне – Баграмов медсанбатында булганнарның (офицерлар, солдатлар, хезмәткәрләр, яралылар) – икенче туган көне! Көн тыныч иде. Мунча көне. Мин яңа җәймәдән тегелгәне (җиңсез) крахмалланган чиста халат кидем. Кояшлы көн, күк йөзе чиста, ләкин аннары караңгыланды. Аткан тавышларга без күнеккән инде. Солдатлар йөгереп йөри башладылар һәм: «Барыгызга да окопларга!». Башта беркем дә төшмәде, шартлаулар ягына һәм күк йөзенә карап тордылар, күк йөзе һаман да караңгылана барды, болытлар аркасында кояш та бөтенләй диярлек күренми иде. Әлбәттә, мунчадан соң тузанлы окопларга сикерәсе килми, җитмәсә әле үтүкләнгән чиста халат кидем бит.

Соңыннан билгеле булганча, барлык яралыларны, ә авырларын – носилка белән яртылаш җир астында булган бакыр һәм азык-төлек складларына күчергәннәр. Бронежилетлар, башларына каска кигән солдатлар йөгерә-йөгерә медсанбатны әйләндереп алган койма янына тартмалар китерәләр, мөгаен, корал булгандыр, шунда ук хәрби техника да килеп җитте. Монда инде барысы да бик җитди икәне аңлашылды.

Барысы да дөбер-шатыр килеп, аяк астында җир уйный башлады. Моннан бер-ике ай элек бу ике окоп юк иде, һәм кыска вакыт эчендә көне-төне дембельгә әзерләнгән берничә солдат аларны казыды. Моның өчен аларны вакытыннан алда өйләренә озатканнар, дип сөйләделәр.
Окопта, тезелешеп утырганда, беренче сәгатьләрдә шаяртырга тырыштык, аннары хәтәр була башлады. Күк йөзе караңгыланды. Табибларның кораллары бар иде, алар безнең турыда сораштылар, хәтта шаярттылар да. Бездән чак кына ераграк урнашкан икенче окопта йөри ала торган яралылар да кулларына корал алган. 

Башта «түзәргә» тырышсак, шаярсак, җырлар җырласак, соңрак истерика башланды, кемдер елый, кемдер өен искә төшерә, бер-беребез белән саубуллаша башладык. Бераз ут өере тынгач, безгә «машиналарга утырыгыз» дигән командасы бирелде, окоптан чыгарга ярдәм итә башладылар.
Чыктык кына, инде икенче команда: «Янәдән окопларга!». Без берьюлы барыбыз да кире окопка сикереп төштек.
Аннары минем янга бер солдат йөгереп килде дә, яралыларны китерделәр, миңа ашыгыч рәвештә кан хәзерләргә кирәк, диде. Бик каты яраланган бер офицер китерелгән. Үз солдатларын эвакуацияләгән вакытта биленә, умыртка баганасына зыян килгән. Аны бик тиз арада вертолет белән Кабул госпиталенә алып киттеләр...

Госпитальдә яралыларны кабул итү, бигрәк тә операцияләр ясау мөмкин түгел иде. Тәрәзәләрдә бер генә пыяла да калмаган, бөтен бүлмәләр дә – пыяла ватыклары, ком һәм тузанда.

Барысы да ашыгыч рәвештә боларны җыештыра башладылар. Складтан яңа җәймәләр алдылар, аларны тәрәзә рамнарына кадаклар белән кададылар. Берничә сәгатьтән медсанбат яралыларны кабул итәргә әзер иде.

Эш урыннарында бар да җыештырылып беткәч, өйгә дә кайттым, анда да шул ук хәл көтә иде. Ишек юк, тәрәзә пыяласы ватылган, бөтен җирдә ком, туфрак белән тулган. Тәрәзәләрне дә шулай ук җәймә белән капладык, җыештырдык.

Әфган җирендә берничә ел шәфкать туташы булып эшләгән Гүзәл ханым Юдина-Нәҗметдинова истәлекләренә таянып Лилия Гайнуллина әзерләде. 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading