Төп ставка 18 процентка кадәр төште. Ул кемнәр өчен отышлы, кемнәр өчен – юк?
Депозитлар һәм кредитлар процентлары төп ставканың күләменә бәйле. “Үзәк Банкның төп ставканы 18 процентка кадәр төшерүе кертемчеләр өчен отышлы түгел, чөнки кертемнәр буенча ставкалар төшә. Гомумән алганда исә бу яхшы хәбәр. Илдә инфляция күләме төшә дигән сүз. Аның артыннан исә кредит ставкалары да төшәчәк. Заемщиклар өчен бу бигрәк тә отышлы. Узган ел ахыры-быелның башында югары ставкалар буенча кредитлар алучылар хәзер рефинанслый ала”, – ди финанс киңәшчесе Сирин Зарипов.
Исегезгә төшерәбез: рефинанслау ул – булган кредитны ябу өчен яңа кредит алу.
– Югары ставка белән кредит алучылар, әгәр дә бөтен процентлар түләнеп бетмәгән булса, аны рефинанслый ала. Тик бераз көтәргә киңәш итәм. Әлегә банклар кредит ставкаларын бик төшермәде. Шул ук вакытта 38-40 процент белән алучыларга хәзердән рефинансларга кирәк, – ди Сирин Зарипов.
Бу эшкә тотынганчы, кредитны нинди ставкаларда һәм
шартларда алганыгызны яхшылап өйрәнергә куша әңгәмәдәшем.
– Кызганычка, күпләр нинди ставка белән алганын да белми. Бу өлкәдә белемем аз диючеләр белгечләргә мөрәҗәгать итә ала. Йә булмаса банкның кайнар линиясенә шалтыратып яки банк кушымтасындагы техник ярдәм хезмәтенә язып ачыкларга мөмкин. Банк исә сезгә кирәкле бөтен мәгълүматны да бирергә бурычлы. Шулай ук кредит рейтингын да белеп тору мөһим. Әгәр дә ул югары яки уртача икән, яхшы шартларда рефинанслый алу мөмкинлеге дә югары дигән сүз. Шуны да белеп торырга кирәк: “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша кредит тарихын елга ике тапкыр бушка карап була. Рефинанслау ул кредит ставкасын гына түгел, түләп бару авырлашканда, түләү вакытын озайту яисә айлык түләү күләмен киметү дә. Искесен каплар өчен яңа кредит алганда кайсы банкта кредит ставкасы күпме булуын да өйрәнергә киңәш итәм. Шуннан чыгып иң отышлысын сайлыйсыз. Әмма банклар да бик хәйләкәр, чөнки аларга да отышта калырга кирәк. Без сезгә яңа кредит бирәбез, әйтик, 13,7 процент ставка белән, дияргә мөмкиннәр. Әмма яхшылап өйрәнә башласаң, анда, мисалга, 300-500 мең сум торган өстәмә бизнес-пакет та тагып куюлары бар. Аны алмасаң, ставканы 29 процент итеп бирәчәкләр. Яки тормышны иминиятләштерергә кушалар. Ул начар әйбер түгел анысы, тик аны аерым да эшләп була. Бу очракларда да, алданып калмас өчен, финанс белгече белән киңәшләшү дөрес була, – ди Сирин Зарипов.
– Ә банкта кертемнәре булганнарга нишләргә? Анда да ставкалар төшә бит.
– Ставкалар төшми калмый, әлбәттә. Аннан кертемне алып, матрас астына беркем дә салмый, алар акчаны йә күчемсез милеккә, йә фонд базарына тоталар. Россия акцияләре хәзер бик арзан, аны хәзер алып, күпмедер вакытта, минем уемча, махсус хәрби операция тәмамлангач, алар бик кыйммәтләнергә мөмкин. Кертемгә караганда, аннан акчаны күбрәк эшләп була. Күчемсез милек алумы, фонд базарына кертүме отышлы икәнен беркем дә әйтә алмый. Болар барысы да субъектив, ул күпме акчаң булудан һәм синең максатларың нинди булудан да тора. Горизонт ун ел һәм аннна да күп икән. фонд базарын карау дөресрәк дип уйлыйм. Ул күчемсез милеккә караганда акчаны күбрәк китерәчәк. Ә инде әйтик балагыз бер-ике елдан укуны тәмамлый икән, облигация, кертемнәр отышлы. Пенсиядәге кеше икәнсез, коммерцияле күчемсез милек сатып алу яхшырак варианттыр, даими рәвештә пассив керем килеп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар