– Быелның 1 апреленә 236 мең кеше декларация тапшырды. 30 апрельгә санаулы гына көннәр калып бара, эшне үз вакытында башкару хәерле. Физик затлар табышыннан 5 миллиард сум салым түләве керер, дип уйланыла, – диде Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 22 апрельдә Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Физик зат машина яки күчемсез милек сатса, 3-НДФЛ формасында декларация тапшыра. Бу таләп шәхси эшкуарларга, шәхси эшчәнлек алып баручы нотариусларга, адвокат кабинетын гамәлгә куйган адвокатларга, арбитраж идарәчеләренә дә кагыла.
Торакка хуҗа булып, аны 5 ел тулганчы, ә автомобильне 3 ел тулганчы сатып җибәрсәгез, декларация тапшырасыз. Бу күчемсез милек бәясе 1 миллион сумнан, ә башка төрле милек бәясе 250 мең сумнан арткан очракларда башкарыла.
– Дәвалануга, укуга, иминият фондына, спортка, ипотекага, хәйрия чараларына түләгән акчаларның бер өлешен кире кайтарып алырга була. Узган ел 14,5 миллиард сум акча кире кайтарып бирелде, – диде Марат Сафиуллин.
Түләнгән акчаларның бер өлешен кире кайтарып алуга (вычет) гаризаны гаризаның яңа формасында язу кирәк. Салым органына гаризаны елның теләсә кайсы вакытында тапшырырга була, аның көне декларация кебек чикләнмәгән. ГТО нормативларын уңышлы тапшырган кешеләргә салым чигерүе ясала. Рәсми рәвештә эшләүче гражданнар, балигъ яшькә җитмәгән балалары булганда, хезмәт хакларыннан салымны беркадәр кимрәк суммада түли. 2025 елның 1 гыйнварыннан бер бала өчен салым 1 400 сумга, икенче балага 2 800 сумга, ә өченче һәм аннан күбрәккә 6 мең сумга киметелә. Әлеге ташлама ата-аналарга, уллыкка алучыларга, попечительләргә һәм опекуннарга каралган. Салым түләмәүчеләргә, гадиләштерелгән рәвештә салым түләүче эшкуарларга бу ташлама каралмаган.
Әгәр кире кайтарыла торган акча (вычет) ялгышлык белән тиешледән күбрәк суммада җибәрелсә, салым органына хәбәр бирү хәерле. Чөнки, ачыкланганнан соң, күчерелгән акчаның артык өлеше процент өстәп, кире алыначак.
Комментарийлар