Алдан ук искәртәм, хезмәт хакы биредә эшеңнең күләменә карап, ягъни күпме эшлисең, шул кадәр аласың.
Даруханәләрсез яшәп булмый инде. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда чирләре дә күбәйде, грипп кына да әнә мең төрлегә төрләнде. Савыгыр өчен акчаң җитсен дә, сабырлыгың төкәнсен.
Сәвит гадәте яши
Авыру-сырхау ишәю – дару бизнесына китерә. Даруханәләр әйбәт эшли, ләкин нишлисең, ихтыяҗ дигәне шул ишеккә алып килгән икән, соңгы акчаңны да кызганмыйсың. Табиблар да, үч иткәндәй, даруларның иң кыйммәтлесен яза, әллә ике арада яшерен килешү бармы икән дип тә уйлап куясың. Даруларның, кыйммәтләнсә дә, киштәдә тузан җыеп ятканы юк. Алар менә даруханәләргә килгәнче күпме юл кичә һәм нинди куллар аша үтә – шуны күреп кайттым. Ягъни, бер генә көн булса да, дарулар складында эшләп алдым.
Мондый складлар шәһәр читендәрәк урнашалар. Чөнки зур йөк машиналары белән эш итәләр, даруларны төяп китерүләрен дә гадәттә кичке якка билгелиләр, бушап калган шәһәр урамнарында тегеләренә дә җилдерүе уңайлырак билгеле. Склад дигәч тә, сез аны зур ангар дип күз алдына китерегез, зинһар, бер өлеше ике катлы – анда хезмәткәрләр өчен уңайлыклар эшләнгән, әйтик, өстеңне алмаштыру, бер бүлмәсе аш-су ягы – чәйлисең, ашыйсың, дигәндәй. Администрация бүлмәләре дә шунда урнашкан. Иркенләп кереп-чыгып йөри алмыйсың, бар җир ябык – шәхси статусындагы һәр оешманың ишеге бикле инде, беләсез. Мин эшләп караган дарулар складында да ишекләрдән махсус чиплаштырылган карталар ярдәмендә йөрисе.
Дәрәҗәсе ягыннан иң абруйлысы – Россиядәге 60 меңнән артык даруханәләрне тәэмин итүче челтәр бу. Елына бер миллиард упаковка даруны кулланучы кулына китереп җиткерә, сәүдә мәйданында урын биләвенә дә 29 ел икән. Эш белешергә килгәч, беләсезме ни дип тә сөендерделәр? Элек, Совет хөкүмәте чорында эшкә урнашкан яшьләргә “подъемный” түләгәннәр, менә шул традицияне дәвам итәләр! Алдан ук искәртәм, хезмәт хакы биредә эшеңнең күләменә карап, ягъни күпме эшлисең, шул кадәр аласың. Бюджет оешмаларындагы кебек көн үтсенгә селкенеп йөргән өчен бер тиен дә түләмиләр. Чын-чынлап мәленә керешкәнче диптерме, бу компания беренче өч айда ярдәм күрсәтә – өстәмә түләү билгели. Беренче айда ул 25 мең сум, икенче айда – 20 000, ә өченче аенда инде 15 мең сум. Син шушы өч ай вакыт эчендә аягыңда нык басып торырлык тәҗрибә тупларга, зур суммада акча эшләргә тизлек, җитезлек җыеп өлгерергә тиеш буласың. Я, Аллаһым, шыр юмарт байларың да бар икән әле, дип сөенә-сөенә эшкә йөгерерлек. Көненә 100 сум гына эшләсәң дә, теге 25 мең сум өстәлә бит!
Каравыл өстенә каравыл
Шәхси затның малын капка төбендә үк каравылчы саклый инде – электән килгән гадәт. Бүгенге көндә сак хезмәтен заманчалаштырылган техник-күзәтү системасы алмаштырса да, кеше затыннан баш тарта алмыйлар. Бер көнгә дип кенә карта ясадылар. Кайсы гына ишектән үтсәң дә “күреп”, “язып” куя дип кисәттеләр, ләһүш мәйтәм, зыян эшләп йөрмим бит, кайда да ихтыяҗ туганда сугыласың. Галәмәт биек бу склад, әллә ничә залы бар, эчендә техника йөри, ягъни йөк төягечләр – кечкенә машиналар, алар өчен әле рәтләр башындагы борылышларда зур көзгеләр урнаштырылган. Монда безнең регион өчен китерелгән дарулар саклана. Аларны исә республикада ачылган даруханәләргә җибәрәсе. Эш мәйданы тагын да эчтәрәк – ике катлы залның бер башында унлап компьютер урнаштырылган, утызлап тирәсе рәтләр булдырылган, киштәләрдә кирәк җиргә җыеп җибәрер өчен дарулы тартмалар урнаштырылган. Икенче катында да дарулар. Аларны үз квалификациясе буенча урнаштырганнар дип аңладым.
Эш графигы төрле, үзеңә уңайлысын сайлыйсың. Я биш көн эшлисең дә ике көн ял итәсең, я ике көн эшлисең дә ике көн ялга туктыйсың, төшкә кадәр генә эшләп тә була, төштән соң килеп, төнге сменага да ялгана аласың. Ләкин эшли башлагач, акчага ымсынып, һәммәсе бер графикка көйләнә. Иртәнге сәгать сигезгә киләләр дә, хәл беткәнче бил бөгәләр – төнге сәгать унберләрдә көчкә җыенып кайтып китәләр. Тагын шунысын да искәртим, складта нигездә ике төрле эш тәкъдим ителә, я син нокталардан алынган заявка нигезендә махсус кәрҗиннәргә дарулар җыеп йөрисең. Кәрҗиннәрне кайсы компьютер каршысына китерәсен, умарта күчендәге ана корт сыман, билгеләп торучы төп компьютер каршында утыручы билгели. Мин исә алып килгән даруларны регистрацияләп, төреп торучылар сафына бастым. Өйрәтүче билгеләделәр.
Кибетләрдә күргәнегез бардыр инде, штрих код ярдәмендә кәрҗиндәге даруларны “кычкыртып” чыгасың. Бер штрих кодны исәпкә алдыру бер сум 40 тиен тора – бу синең хезмәт хакың. Күпме “кычкыртасың” – шул кадәр акчаны кулыңа аласың. Күбрәк эшлим дисәң, билгеле тизлек кирәк. Ләкин тизлек дигәне эшли-эшли генә кызулана ала, монда ашыгып ялгышырга ярамый – штраф сугыла. Әйтик, кәрҗиндәге дарулар исемлеге язылган документның штрих кодын укыткач, экранда син озатасы даруларның исемлеге килеп чыга. Берәм-берәм барлый башлыйсың: бер даруны штрих кодын “кычкыртасың”, ә ул бит әле унберәү булырга мөмкин, син ялгышып кына унга тапкырлыйсы төймәгә басасың – эшең туктала, унберенчесен эзләп тапканчы компьютер адым атларга да ирек бирми. Ләкин шунысы бар, хак бер “кычкырту” бәясе – һаман да 1 сум 40 тиен булып кала. Кәрҗиндәгеләрне сугып чыккач, накладной чыгарасың, ягъни кайсы даруханәгә нинди дарулар күпме күләмдә җибәрелә. Хәзер боларны тартмага тутырасы. Менә аны каян аласы? Склад буйлап йөгерә-йөгерә үзеңә эзлисе. Монысы эшнең иң авыры икән. Эшче%
Сугышмам, талашмам, агай-эне...
Көндезге сәгать ике тулгач, биредә яшь әтәчләр сугышы башлана. Читтән карап торганда нәкъ шундый уен инде. Складның бер өлешенә егетләр иске тартмаларны сүтеп куялар. Аларны билгеле бер вакытта – көндезге сәгать ике тулгач кына бирәләр. Смена өчен җаваплы өлкән хезмәткәр барып баса да берәүне дә якын китермичә саклап тора. Аның артына килеп баса халык – чират булып сузылалар. “Башладык!” – дип әйтүе була, кем күпме каптыра ала теге картоннарны, кычкыра-талаша, акырыша-бакырыша, әй, бүлешәләр. Мәхшәр! Мин исә боларның кыланмышларын карап торып, берне эләктерергә дә өлгермәдем. Нәүмизләнеп, эш урыныма барып баскач та боларны күзлим бит. Тук абзыйлар сыман елмаешалар, шул кадәр канәгать йөзләре – майлы калҗа эләктергәннәрмени! Ярар, син дә остарырсың әле дигән сыман миңа да күз ташлыйлар. Әй, шул кәгазь картон өчен талашып йөрүдән Аллаһым сакласын!
Тагын шуңа игътибар иттем – мондагы контингент үзгә. Минут саен тәмәке тартырга йөриләр, гаепләвем түгел, һәр кешенең үз яшәү гадәте. Иң мөһиме, алар бу хезмәттән канәгать – аена 80 мең сум акча эшлиләр. Бер-берсе белән дә сөйләшеп тормыйлар, кызларга егетләр сүз кушып карый анысы, минем вакытыма кермә, нигә җавап бирергә тиеш әле мин сиңа, дигәнне ишетем алдым. Кызларны кырыс булырга тормыш этәрә ахырысы...
Көне буена 740 тапкыр штрих код укытканмын. Кайбер даруларны 30 лап үткәрәсе – монысы хезмәт хакына керми бит инде. Беренче көн өчен эш тизлеген бик яхшы дип бәяләделәр һәм шуның өчен бер мең сумнан артык акча да түләделәр.
Комментарийлар