16+

1979 елның язын хәтерлисезме? Вәт булды хәлләр...

Кар бик күп быел. Май ботканы бозмый, кыш карлы була инде ул дип үзебезне тынычландырсак та, аның бит әле, күп ашый торгач, майлы ботка да туйдыра дигәне дә бар. Шулай инде, баллыны күп ашасаң, диабет, майлыны күп ашасаң, панкреатит, ә кар артык күп булса, язын су баса. Менә шул.

1979 елның язын хәтерлисезме? Вәт булды хәлләр...

Кар бик күп быел. Май ботканы бозмый, кыш карлы була инде ул дип үзебезне тынычландырсак та, аның бит әле, күп ашый торгач, майлы ботка да туйдыра дигәне дә бар. Шулай инде, баллыны күп ашасаң, диабет, майлыны күп ашасаң, панкреатит, ә кар артык күп булса, язын су баса. Менә шул.

Юк, хәзердән үк куркып тормыйк әле. Бу кышның 79нчы елгы кыш белән бер уртаклыгы да юк. Ул кышны бит салкыннар -56 градуска кадәр җитте, җирдәге туң катламы бик тирәнгә китте, һәм туң җир язгы суны үзенә сеңдереп бетерә алмады. Ну менә су басуы галәмәт-хикмәт булды ул елны. Су авыл башына кадәр килеп җитте, бөтен болын су эчендә калды, Венеция диярлек булды ул.

Венеция дигәннәрендә халык күңел ачар өчен теге гондола дигән каекларында җырлар-җырлап “гулять” кылып йөрсә, безнең хәлләр алай бик кәеф-сафа кылып йөрерлек булмады. Якты дөньядан аерылып калдык, бер без генә түгел инде, Мәмәшир авылы. Ул чакта күперләр дә, юллар да юк. Бер автобусны ике трактор белән тарттырып, Күкшел юлына чыгарган заманнар.

Бөр дулады-ташыды-җәелде. Ирләр ишетмәгәндә генә әйтим әле, нәкъ тә менә без хатын-кызлар дулаган-пырлаганнан ким булмады инде. Безнең давыл инде ул, әни әйтмешли, шул сөекле дошманнарга гына кагылып үтсә, монда бөтен авыл белән "страдать" иттек.

Бөтен элемтә чарасы дигәндәй, Күкшел ягыннан кайтсаң, Тәмәй Гәләветдин абый, Шәйдулла абый, Гөлсем апа, Яңа авыл ягыннан кайтсаң, үзебезнең Зәки абый. Алар да көн буе каек белән яр буенда утырмыйлар, бүтән эшләре дә бар. Ерак юллардан кайтып та кул сузымындагы авылыңа кайтып җитә алмыйча, Бөр буенда яртышар көн "загорать" итеп утырган чаклар да булды инде.

Әйе, ул елны су шулай безнең авылны бик озак "пленда" тотты әле. Теге китәргә дип урыныннан кузгалып, ишек тоткасын тоткач та яңадан кире килеп утырып, янә бер-ике чынаяк чәйне "каплаган" кунактан ким булмады бер дә.

Әле Бөр тынычланып ярларына кайтканнан соң да, болын тиз генә кипмәде, ул елны Сабантуйны да Бай тавында ясадылар.

Яз ничек килер быел, анысын вакыт күрсәтер, язга күп калмады инде. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Ни булса да, хәерлесе генә булсын.

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading