16+

300 гектар мәйданда мүк җиләге үстергән гаилә Россиядә чынлап та бердәнбер

Россия киңлекләрендә бердәнбер мүк җиләге үстерүчеләр дә татар мәркәзе Казан капкасын шакыды. Татар эшмәкәрләре җыенына чакыру алгач, күчтәнәч белән килгәннәр!

300 гектар мәйданда мүк җиләге үстергән гаилә  Россиядә чынлап та бердәнбер

Россия киңлекләрендә бердәнбер мүк җиләге үстерүчеләр дә татар мәркәзе Казан капкасын шакыды. Татар эшмәкәрләре җыенына чакыру алгач, күчтәнәч белән килгәннәр!

Куш уч кадәрле кәрҗиндәге җиләкләрен авыз иттек – чия кадәрле эреләр. Илнең төрле төбәкләреннән җыелган татар эшмәкәрләре мүк байлыгына сокланса, торфлы мәйданнарда җиләк үстерүчеләр исә, хезмәттәшлек итәрдәй эшмәкәрләр күзләде.

18 ел элек 300 гектар мәйданда мүк җиләге үстерергә керешкән әлеге җәмгыять Россиядә чынлап та бердәнбер. Аңа тиңнәр дә, конкурентлар да юк. Костромадан 40 чакрым ераклыктагы Мисково поселогында урнашкан мүк җиләге плантацияләреннән мул уңыш алу сере белән без дә кызыксындык. 

– Без күк җиләге дә үстерәбез әле! Анысын 10 гектар мәйданда утырткан идек, 6 гектарыннан уңыш җыябыз. Урманда үз көче белән үскән мүк җиләкләре дә, күк җиләкләре дә әллә ни мул уңыш бирә алмый, күп дигәндә гектарыннан 500 килограмм җиләк чыга. Ә безнең кишәрлекләр махсус ысул белән сугарыла, җиләкләрнең дә иң эре сортлары гына үстерелә, – ди җәмгыятьнең коммерция директоры Георгий Степанов.

Мүкле җир эзләп табу – уңыш нигезе. Салкынча климат – әлеге җиләкләрне үстерүдә төп шарт. Ләкин беренче уңышны җыяр өчен җиләкне утырттканнан соң биш ел вакыт кирәк. Шунысы куанычлы, ел нинди генә килсә дә мүк җиләкләре сынатмый икән, уңышы – гектарыннан 5 тонна! Кызык кына ысул белән җыялар үзләрен, сентябрь ае ахырында кишәрлекләрне су белән тутыралар да, су өстенә күтәрелгән җиләкләрне канат баулары белән уртага “куалыйлар”. Уңышны җыеп бетермәсәләр дә кайгырмыйлар. Җиләкләр үз куагында ипләп кенә кышлый – бозылмый икән. Яз көне җыеп алалар. 

Әлбәттә моның кадәр җиләкне урнаштырып та бетерергә кирәк.

– 1914 елдан бирле шәраб эшләүче Весьегонск шәраб заводына тапшырабыз. Виноградныкына караганда мүк җиләгеннән эшләнгәннәренә ихтияҗ зур. Аны бер ел кисмәкләрдә төнәтәләр әле. Хәзер менә мүк җиләгеннән варенье, желе ясарга теләк белдерүчеләр дә табылды. Безнең максат балалар өчен төрле ризык җитештерүчеләр белән килешүләр төзү. Россиядә генә түгел, Европада да без бердәнбер. Мүк җиләгенең файдалы икәнлеген әлегә аңлап та җиткермиләр кебек. Кан куермасын, иммунитетны ныгытыр өчен көненә 10 данә мүк җиләге ашарга кирәк. Ул бит витаминнрага да бик бай, – ди Георгий Степанов.

Эш көйләнгән, җиләк эшкәртүчеләр исемлеге дә тулылана бара. Ә җиләк хуҗалыгының мәшәкате җитәрлек. Җиләкләрне яңартып тору да шарт. Үзәк Европа урман сынау станциясе бездән ерак түгел генә, килешү төзелгән, андагы галим-селекционерлар көче белән уйлап табылган яңа сортларны да үстерәләр.  

– Әнә шундый биш төрле сорт инде җимешләрен бирә. “Бен-Лир”, “Дар Костромы”, “Алая заповедная”, “Краса Севера”, “Северянка”, “Сазоновская” сортларына өмет зур. Өчесенең җимешләре аеруча эре, – ди Георгий Степанов. – Күпләр мүк җиләген сазлыкта үсә дип уйлый. Мүк җиләгенең куагы торфлы җирдә генә 100 ел буена бертуктаусыз уңыш бирә ала, карап, тәрбияләп торган очракта әлбәттә. Болай 50ләп кеше эшли, сезон вакытында өстәмә эшчеләр дә алабыз – 120гә җитәбез. 

Тиздән бездәге сату киштәләрендә дә мүк җиләге суы, мүк җиләге кайнатмалары барлыкка килер дигән өмет бар. Россия үзендә үстерелгән җиләк-җимешләр белән илне әлегә 41 процент кына тәэмин итә ала. Күк һәм мүк җиләге үскән мәйданнарны киңәйтергә дә саллы җирлек бар, димәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading