16+

«Чапалак!», «Нәстә бу...», «100 мең сум!» яки «Акча эшлисең киләме, әйдә киттек Чынлыга!»

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында Сабан туе, гадәттәгечә, көткәннән дә шәп узды!

«Чапалак!», «Нәстә бу...», «100 мең сум!» яки «Акча эшлисең киләме, әйдә киттек Чынлыга!»

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында Сабан туе, гадәттәгечә, көткәннән дә шәп узды!

Ул оештыру, кыр батырларын, терлекчелек алдынгыларын олылап бүләкләү, эстраданың иң популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова төркеме белән... - бар да югары дәрәҗәдә! Тынычлык теләп, күгәрченнәр дә очырдык. 

Алып баручы Газинур Фәйзуллин хатын-кызлар көрәше башланачагын игълан иткәч, барыбыз да шул якка җыелдык. "Мондый көрәшчеләргә кияү булып килүчеләр "навечно"дыр ул", - дип шаяртып та алды Газинур. Катнашучылар җыелырмы, килерләрме, дигәннәр иде. Чүпрәле, Буа кызлары гына түгел, Чаллыдан хәтле батырлар бар иде. Көрәш кайнап торган "Витязь" спорткомплексында шөгыльләнүчеләр икән әле үзләре.

Беренче булып Чүпрәленең Түбән Каракитә авылыннан Илүзә Залалова белән Чаллыдан Рамилә Абдуллина чыкты. Озак тарткалаштылар. Илүзә җиңде. Беренче әйләнештән үк һәр парның җиңә барган кызларына 10 ар мең сумны биреп тә бардылар. Җиңелүчеләренә - истәлекле бүләкләр.

Чаллылар "банда" белән килгән. Фан группалары шәп! Рамилә келәмгә чыккач: "Апа, әйдә, давай!" - дип кыздырып кына тордылар!

-Үзенә шулай кычкырып, мотивация биреп торырга кушты апа. Үзебезчә әйткәндә, "чапалак" була инде, - ди көрәшче Рамиләнең бертуган сеңлесе Раилә Харисова. - Россиянең атказанган тренеры Рәкыйп абый Фәйзуллин аңа элегрәк тә: "Әйдә, көрәшкә кертәбез", - дигән иде. Ул чакта апаның аягы сынган иде. Бу юлы үзем: "100 мең сум эшлисең киләме? Әйдә, киттек Чынлыга", - дидем. 

Тамашачылар төрлечә кабул итә. "Нәстә бу...", "Кызлар әзерләнгән!", "Көрәшсеннәр", "Матур түгел", "Килешми инде", "Безнең авыллар юктыр монда"... - төрлечә комментарий биреп бардылар.

-Ишеткәч, ерак ара булса да, бик теләп килдек. Кызык! Бүләккә дә бик риза. Бу - миңа үземне сынап карау өчен дә бер яхшы мәктәп! Безгә дә мәйдан бирүләренә рәхмәт әйтәбез. Көрәшәсе килә бит, - ди Рамилә Абдуллина. - Тукталмаячакбыз. Дәвам итәчәкбез. Келәмдәге хөкемдар Радик абый да яхшы булды, гадел һәм бик булыша (Радик абый Низамов - Кече Чынлыда көрәш секциясен җитәкли, күп батырлар әзерләгән тренер. - Л.Й.). 

-Рамилә, хатын-кызлар көрәшенә карата тискәре фикерләрне дә күп әйтәләр. Ничек кабул итәсең?

-Килешәм. Хатын-кыз хатын-кыз булып калырга тиеш. Әмма көрәшәсебез дә килә бит. Моңа хәтле мин гел кул көрәшендә идем. Хатын-кызлар көрәшендә беренче тапкыр. Шуңа, булдыра алганым хәтлесеннән мин канәгать, дим. Алдан бераз тренировкаларга йөрдем. Ләкин ул гына аз әле. Күбрәк шөгыльләнсәм, 100 мең сум оту шансы юк түгел.  

Буаның Адав-Толымбай авылыннан килгән Мәрьям Ямалетдинова белән дә сөйләшеп алдык. Аңа 16 яшь. Әле 8нче сыйныфны гына тәмамлаган. Моңа хәтле дә шактый яхшы урыннар алып йөргән. Малайлар белән көрәшеп! Ә кызлар белән тәүге тапкыр бил алышуы икән. Ул якташы Розалина Садыкова белән бил алышты.

-Көрәшкә күптән йөрим. Көрәш буенча тренерым - Борис Сергеевич Лукоянов. Самбо белән дә шөгыльләнәм. Чынлыдагы Сабантуй турында тренерларым әйтте. Ярый килгәнбез. Көрәшеп чыгуга 10 мең сумны биреп тә куйдылар. Бик тә күңелем булды. Мәктәп укучыларына шәп керем бит бу! Рәхмәт зур итеп, - дип уртаклашты Мәрьям.

Мәрьям II урын яулап, тагын 50 мең сум да отты әле. 10 мең сумына да ничек сөенгән иде. Куанычлы, бәрәкәтле акчалар булсын.

Абсолют батыр булып Илүзә Замалова калды. Узган ел да нәкъ менә ул баш батыр булган иде. Илүзә Казанда спорт академиясендә укый. Сабантуйга әнисе дә килгән иде.

-Кызым өчен гел борчылып торам. Күпме тапкыр: "Бүтән көрәшмисең. Туктатасың! Хатын-кызлар өчен түгел бу. Әни буласың бар, имгәнерсең", - дип әйттем, ачуланып та карадым. Юк, тыңламады. Туктатып булмый аны, - дип уртаклашты батырның әнисе. 

-Көрәш белән 10 ел шөгыльләнәм. "Килешми, матур түгел", - ише сүзләргә игътибар бирмим. Әни йөрмә дип ачуланса да, үземчә эшлим инде мин, - ди Илүзә елмаеп. 

Чыгышы белән үзебезнең авылдан булган, Казанда гомер итүче Резеда Мөшәрапова, III урын яулап, 30 мең сум акчалата бүләккә ия булды. 

Көрәшче кызлар бәхәсләшмәде, тавыш чыгармады, бар да тыныч узды. "Оештыруларыннан да, хөкемдарлар составыннан да без канәгать", - диделәр.

-Җырларда җырланган, алдынгылыкны бирмәгән Кече Чынлыны да күреп китәргә насыйп булган менә. Моңа хәтле ишетеп кенә белә идек. Көрәш шунда хәтле китерде. Без шат. Киләсе елларда да килергә насыйп булсын! - диде Чаллы кызлары.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading