16+

99 яшьлек умартачы әби Фәүзия әби "Ел хатын-кызы" бәйгесенә бара

Сугыш вакытында бал хикмәт күп булды. Сабада җыялар иде, килосын 18 сум белән, 50 литрлы бетон белән тапшырдык. Хәзер андый тәмле бал булмый, хәзер басуда кортларга файдалы бернәрсә юк. Элек карабодай чәчәләр иде шул...

99 яшьлек умартачы әби Фәүзия әби "Ел хатын-кызы" бәйгесенә бара

Сугыш вакытында бал хикмәт күп булды. Сабада җыялар иде, килосын 18 сум белән, 50 литрлы бетон белән тапшырдык. Хәзер андый тәмле бал булмый, хәзер басуда кортларга файдалы бернәрсә юк. Элек карабодай чәчәләр иде шул...

Сабадан районара үткәрелгән “Ел хатын-кызы” бәйгесенә Явлаштау авылыннан 99 яшен тутыручы Фәүзия Сабирова бара дип ишеткәч, бу хикмәтле әбине күрмичә китә алмадым. Яшенә карата мавыгу-шөгыле дә үзенчәлекле аның – әбиебез умартачы икән. Җәен кортлар янында әвәрә килеп кенә калмый, кышын да саклап чыга ул аларны. 

Кыш көне кырда нишләдегез?

– Шушы авылда туган, шушы авылда үскән, шушында кияүгә чыккан. Шушы нигезгә, Аллага шөкер, 1938 елны килен булып төштем – 17 яшьтә Салихка кияүгә чыктым, – дип сөйли ул кыскача гына тәрҗемәи хәлен. Башка сорашмасаң, артыгын сөйләргә яратмый Фәүзия әби. Сораша башласаң, ул елларны күз яшьләрсез генә дә искә ала алмый. – Сугыш вакытында җәй көне дә, кышын да кырда. Өйгә кайтып кермәдек. Мин килен булып төшкәндә, Салих абыең авыл Советына кергән, 1948 елга кадәр шунда эшләде. Иң авыр еллар.

Фәүзия апа Салих абыйны военкомат өч тапкыр чакыртып та, өч тапкыр кире кайтканын сөйли. Соңрак башка килеп йөрмәссең дигәннәр, шулай итеп ул авыл советында эшләп кала. Эше буенча укырга да барып кайта әле Казанга. Ә менә Салих абыйның 1912 елгы Нәҗип исемле энесе сугышка беренче көннән үк чыгып китә дә, башка кайтмый. Сугышка кадәр ул авылда мал табибы булып эшләгән, бик оста гармунчы була.

– Авырлык күп булды. Кыш көне кырда нишли идегез, диләр. Саламны көри идек, басуда калганны казып чыгаргач, атка төяп, алып кайта идек. Мин генә түгел, бөтенебез дә шулай эшләде. Кул хезмәте күп булды. Ул вакытта бергә эшләгәннәрнең берсе дә исән түгел инде. Көндез ашарга кайтабыз, тагын шунда эшкә китә идек. Балаларны әнкәй карады. Иң беренчесе 1942 елгы иде, сугыш вакытында туган. Сугыш башланганда авырлы булганмын, аннан икенче балам 1946 елгы иде, үлде. Аннан соңгы балам 1951 елгы...” – дип сөйли 3 малай, 4 кызга гомер биргән Фәүзия әби. Бүген бер кызы, өч улы исән түгел инде. 

Әбине корт чакмый

Фәүзия әбине гомер буе умарта белән шөгыльләнә диләр. Бу чыннан да шулай, хәтта сугыш елларында да умарта асрап чыга алар. “Әсхабҗамал әнкәйдән калган шөгыль. Башта ул балалары белән карагандыр инде, аннан минем белән эшли башлады. Фәүзия болай итәсе бар, тегеләй итәсе бар дип йөри торган иде. Бик дус яшәдек, Аллага шөкер”, – дип сөйли ул каенанасы турында. Әсхабҗамал әби бик яхшы кеше була, кырга балага да ризык алып килгән, киленне дә ашатып кайтып киткән. Авылдашлары сөйләве буенча, бер дә ач тотмый ул аны.

Сабировларда умарта башы 7-8 баштантан артмый. “Гел шул 7-8 баш булды. Әби вакытында да, аннан соң да шулай булды. Әби үлгәч тә бетермәдек. Салих киткәч тә, Дамир (улы) үлгәч тә бетермәдек”, – дип сөйли ул хәтерләрен яңартып. Хәзер оныгы Динар карый башлагач та, әби үз эшен онытмый. “Мин “главный”, хәзер чыгып карап кына торам инде. Һәрнәрсәне санап, барлыйм. Монысын шулай иттеңме, монысын болай иттеңме, дим. Динар әтисе үлгәндә бу эш белән артык кызыксынмый иде. Минем дә көч бетә башлады берзаман. Шуннан оныгым чын күңелдән эшли башлады”, – сөйли сөенеп умартачы әби.

Авылдашлары әле дә аның җәлт кенә бакча уртасындагы юкәгә сарган кортларны җыюын күреп, исләре китеп сөйли. Әбине кортлар ярата, беркайчан чакмыйлар да, ди. 

– Умартаны көн әйбәт вакытта гына карап була. Улым чык әле умарталарны карарга, көн яхшы дим. Карыйбыз, карап кергәч, корт чактымы, юк чакмады ди. Көн әйбәт вакытта корт карасаң, корт чакмый ул. Оныгым булдыра, аерган кортларны да җыя. Кешенекен дә җыеп бирә, үзенекен дә җыя. Корт аерганда, сарса – берсенекеннән дә курыкмый, – ди әби-карчык.

– Хәзер корт өчен көннәр дә начараеп бара, җәй буе яңгыр ява, – дим. 
– Шулай итә шул. Быел җәй көне Казандагы кыз кайткан иде. Көн бик әйбәт әллә суыртып карыйсызмы дим. Умарталарны карый башладык. Бал суыртырга чыктылар. Келәттә дә, бакчада да карап торам эшләгәннәрен, бер умарта калды суыртасы. Хәзер кортлар усалланды әби диләр. Ябыгыз алай булгач дим. Шул килеш күпме торгандыр. Мин Казанга киттем. Аннан күпме торгач кына суырттылар. Шул минутында эләктереп калмасаң юк. Атна-ун көнсез рәтләнмәде ди һава.

Әби каян беләләр икән алар, көн бозылганы, диләр. Көн бозыласы булса, корт умарта авызына чыгып утыра, дип әйтәләр иде.
– Бал быел булдымы?

– Булды, сатабыз да, туганнарда өләшәбез. Сугыш вакытында бал хикмәт күп булды. Сабада җыялар иде, килосын 18 сум белән, 50 литрлы бетон белән тапшырдык. Хәзер андый тәмле бал булмый, хәзер басуда кортларга файдалы бернәрсә юк. Элек карабодай чәчәләр иде. Шуны көзгә кадәр алалар иде. Бүтәнен әйткән дә юк, юкә дә чәчәк атмады быел. Казанда аткан, диләр.

“Гомер буе корт белән кышлыйбыз”

Шунысы кызык, Сабировлар гаиләсе гомер буе кортларны түбән өйдә – идән астында кышлатып чыгара. Ел саен ноябрьдә кертәләр дә, март урталарында чыгаралар. Бер елны да тышта калдырганнары юк. Бер елны хәтта умарта кортларын мунча да кертергә туры килә үзләренә.

– Кортны бетерә торган авыру чыкты. Бет дип әйтәләр иде. Кортка ябышып кортларны үтерә. Бабай белән әшәке авыруны бетерү өчен мунча ягып, кортларны үлемнән алып калдык. Биек сеткасы белән кортны умартадан алып мунчага алып керәбез. 15 минут мунчаның идәнендә торгыза иде бабай (үзе дә колзозның умарталыгында эшләде) аннан ләүкәгә күтәрәбез, аннан ләүкә турындагы матчага кадак кагып элеп куя идек. Үлгән бетләр ләүкәдәге газетка шыбыр-шыбыр коела иде, ә корт эсседән үлми, – дип сөйли умартачы әби.

Фәүзия әби яше олы булса да, бал кортларына бәйле бөтен хәбәрне белеп тора. Җәй көне агуланып үлгән кортларны да, кортка паспорт кирәклеген дә ишеткән. “Быел газетка да яздылар, телевизордан да әйттеләр. Җәй көне бик күп кортлар кырылды. Кортка да паспорт кирәк, диләр. Март беткәч, эш башлана инде”, – әнә шулай барын хисаплап утыра ул.

Әби төп йортта килене Рәгыйдә һәм оныклары белән гомер итә. Рәгыйдә апа да шушы авылныкы, аның да бу нигезгә килгәненә 34 ел. “Әби әле ярышка барасын белми. Әйтмичә торабыз. Ул әзерләнә башлый алайса. Дулкынланып китеп, кан басымы уйнар дибез. Балалары риза, кызлары белән сөйләштек. Барысы да кайтачаклар. Кызлары, оныклары, оныкчыклары җыелачак. Әбинең ике бертуган сеңлесе бар, берсе Кукмарада яши, берсе авылда. Ярышта да шулай ук умарта темасы булачак. Бал кортлары түбән өйдә кышлый. Менә шулай алар белән бергә торабыз, бергә йоклыйбыз”, – дип сөйли Рәгыйдә апа. 

Авылда умарта асраучылар бар, хәтта тирә-як күршеләр дә умарта тота. “Корттан курыкмасыннар, асрасыннар. Ашарларына бармы-юкмы карап торасы. Булмаса, ширбәт куясы. Чит кортлар килә, аларны чит кортлардан саклыйсы. Чит корт килеп баса, синең корт бетә. Чит кортлар бөтен умартаны әйләндереп ала. Җәймә белән дә каплап куябыз, кайчак умартаны тишекләрен ябып куеп лапаска кертеп тә саклап калабыз, – дип сөйли ул. –  Бал суыртканда чакмыйлармы, диләр. Төтен җибәреп торасың, чакмыйлар”. 

Фәүзия әбине кортлар турында сөйләүдән туктатып та булмый хәзер. Сабировлар умарта корты сортларын алыштыру белән дә шөгыльләнми. “Кешедән күч тә алган юк, үзебезнең биргән бар”, диләр. Электән килгән үзебезнең күч, ди алар. Фәүзия әби дә шушы күчтән, шушы нигезнең ана корты кебек бәрәкәтле гомер юлы кичкән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading