16+

Абзар тулы сарык, ашлык амбары, печән кую өчен урын – фермерның тормышы түгәрәк

Теләчедә крестьян-фермер хуҗалыклар саны елдан-ел арта. Олы Нырсы авылында яшәүче Әкрам Сәләхиев фермерлык эшенә 2011 елда ук алынган.

Абзар тулы сарык, ашлык амбары, печән кую өчен урын – фермерның тормышы түгәрәк

Теләчедә крестьян-фермер хуҗалыклар саны елдан-ел арта. Олы Нырсы авылында яшәүче Әкрам Сәләхиев фермерлык эшенә 2011 елда ук алынган.

Хыялын тормышка ашыру өчен ул “Гаилә фермасы” дип исемләнгән дәүләт программасына керә һәм шуның нигезендә 500 мең сум дәүләт ярдәме алып, үз маясы белән 50 баш сарыкка исәпләнгән абзар төзеп чыга.
Әле дә аның биредә сарыклар асрап, үрчетеп яткан көне.

Сарыкларны күбрәк корбанлык өчен асрыйбыз. Курдюк токымлы сарыкларны авылдашлар да, шәһәрдән кайтучылар да теләп сатып ала. Үзебез дә шуның белән тукланабыз, - ди Әкрам кыскача үзенең фермерлык эшчәнлеге белән таныштырып.
Сарыкчылыктан тыш, Әкрам игенчелек белән дә шөгыльләнә. Бүген аның карамагында 59 гектар җир мәйданы бар. Шуның 25 гектарында күпьеллык үләннәр үстерсә, калган мәйданнарда арпа, бодай кебек бөртекле культуралар игә. Ихтыяҗлары зур булганлыктан, печән һәм ашлыкның үзеннән артканын авылдашларына сата Әкрам.

Ашлык амбары, печән кую өчен урын – бөтенесе дә бар. Ферма биләмәсендә трактор-машиналар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы тезелеп тора. Кыскасы, монда игенчелек тә, терлекчелек тә гөрли. Әкрам ничә еллар буе тырышып булдырганын горурлык белән күрсәтеп чыкты.

Мөстәкыйльлеккә омтылу Кече Мирәтәк авылында биш балалы гаиләдә туып үсеп, шунда гаилә һәм нигез корып канат ныгыткан Әкрамның холкына кечкенәдән үк салынган. Әмма фермерлык эшчәнлегендә бу дәрәҗәгә ирешкәнче сикәлтәле юллар узарга туры килгәнен, нинди кыенлыклар белән очрашканын бер үзе генә беләдер.

Үзенең хезмәт юлын шофер буларак башлаган Әкрам, соңрак хәзерләүләр конторасында хезмәт куя. Узган гасырның туксанынчы еллар башында илдә урта һәм кече эшмәкәрлеккә юл ачылгач, үзенең шәхси предприятиясен булдыра, туган авылында һәм күршедәге Олы Нырсы авылында шәхси кибет ача. Олы Нырсы авылында йорт җиткереп, шунда күченгәч, ныклап игенчелек һәм сарыкчылык белән шөгыльләнә башлый.

– 2008 елда без яңа өй җиткереп, Олы Нырсыга күчтек. Без күчкәч кенә дигәндәй, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы авылларына асфальт юл килде. Әмма күңелдә үкенеч тә, моңсуланып утырырга вакыт та юк иде. Сагынсак, асфальт юл аша барабыз да киләбез. Кем әйтмешли, кул сузымы ара. Шунысы сөенечле, улыбыз, нигез дәвамчыбыз Азат районда эшкә урнашып, үзебезнең янда төпләнеп калды. Казанда яшәүче кызыбыз Гөлфинә тиешле белем алып, шәфкать туташы булып эшли, үз гаиләсе бар. Хатыным Гөлфия эшемдә зур ярдәмчем. Фермерлык эше җиңел түгел, аның белән икәүләп тырышабыз, - ди Әкрам гаиләсе өчен сөенеп.

Авылда эш, акча юк диләр. Яшьләр колагына бер сүз дигәндәй, Әкрам кебек тырышлыгың, тәвәккәлегең булса, үзеңә-үзең эшен дә табасың, эше булгач, акчасы да була. Дөресен генә әйткәндә, авылда мөмкинлекләр зуррак…

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading