16+

Ак халатлы авыл киленнәре

...Бүген армия сафларында хезмәт итүче Актаныш районы Аеш авылы егете - 18 яшьлек Зөлфәт Мистаковның дөньяга аваз салуы үзе бер тарих. Ашын пешереп бетерим, дип каударланган әнисенең тулгак ачысы эшен тиз тота - Миләүшә ханым башта иренә, аннан авыл фельдшеры Рәфинәгә эндәшә. Иренең «КамАЗ»ына утырганда, йөкле хатын шактый авырайган була....

Ак халатлы авыл киленнәре

...Бүген армия сафларында хезмәт итүче Актаныш районы Аеш авылы егете - 18 яшьлек Зөлфәт Мистаковның дөньяга аваз салуы үзе бер тарих. Ашын пешереп бетерим, дип каударланган әнисенең тулгак ачысы эшен тиз тота - Миләүшә ханым башта иренә, аннан авыл фельдшеры Рәфинәгә эндәшә. Иренең «КамАЗ»ына утырганда, йөкле хатын шактый авырайган була....

Зөлфәт озак көттерми: биш-ун минуттан дөньяга аваз да сала. Рәфинә, борчак-борчак тирен сөртеп, ничек кирәк алай баланы стерильләштереп, ашыгыч ярдәм телефонын җыя. Тегеләре килеп, бәбиләгән хатынны алып китә. Ә баланы алмыйлар - үзең таптыргансың, үзең җавап бир, район хастаханәсенә тапшыр, янәсе. Рәфинә, ак җәймәгә төрелгән нарасыйны кочаклап, «КамАЗ»га менеп утыра...
Әй, андый четерекле тарихларны сөйли китсәң, очына чыга торган түгел. Үзенең өч дистә елга якын фельдшерлык тәҗрибәсе чорында Рәфинә апа Закирова нәрсә белән генә очрашмаган. Кыл өстендә торган гомерне саклап калу булсынмы ул, үз өстеңә тау кадәр җаваплылык алып, беренче ярдәм күрсәтү булсынмы. Авыл кешесе бит ул гаҗәеп кызык - килеп терәлмәсә, аяктан калмаса, район хастаханәсенә барасы юк аның. Авыл фельдшеры утта да, ялкында ярдәмгә килеп тора. Карлы-бозлы кышның зәмһәрир салкыннарымы, үтеп булмаслык көзге пычраклык булсынмы - ул бервакытта да авырыксынып тормый. Кеше гомере генә саклансын, авылдашың каршында йөзең генә кызармасын. 1984 елда шушында килен булып төшкән Рәфинә апа бүгенге көнгәчә Аешның әнә шундый мәртәбәле кешесе. Аның белән янәшәдә егерме еллап иңгә-иң куеп эшләрлек тагын бер фельдшер - Рәфисә апа Сәрвәрова да авыл өчен күз өстендәге каш. Ул яктан аешлылар ак халатлы киленнәрдән уңды уңуын.
Әле авылга соңгы кайтуымда күптән түгел генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган Җәмәгать йортында узган «Авыл көне»ндә катнашкач та, шуны уйлап куйдым: мәктәп, мәчет, үз табибы булганда, авыл яши дә яши инде ул. Мәһабәт җәмәгать үзәге генә ни тора әнә - 150 кешелек концерт залы, авыл китапханәсе, бөтен шарты килгән фельдшерлык үзәге. Бу, әлбәттә, Аеш - «Нигез»нең районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булуы, җитәкчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Җәлиловның олы хезмәте турында да сөйли. «Нигез»нең дә нигезендә туган җиреңә тугрылык.
Рәфинә апа белән Рәфисә апа исә мине култыклап диярлек тизрәк фельдшерлык пунктына «мактанырга» алып та кереп китте. Процедура, кабул итү, көтеп утыру бүлмәләреннән тыш, ялт иткән, бөтен кирәкле әсбабы булган педиатрия бүлмәсе дә бар икән монда. Әле мондый заманчалык кайбер шәһәр балалар дәваханәсендә дә юктыр. Кышкы салкыннарда күпме ягып та җылысы сакланмый торган элеккеге агач йорт белән бер генә уртаклыгы бар икән - моннан да кеше өзелеп тормый. Үз эшләре, ирешкән уңышлары турында гына сөйләтәм димә Аеш фельдшерларыннан, икесе бер авыздан: «Сүгелгән юк инде, Аллага шөкер!» - диләр.
Мин дә шул сүзне кабатлап килдем: «Аллага шөкер». Аллага шөкер, авыл матураюга таба бара. Рәфинә апа белән Рәфисә апа кебек үз эшенә гомере буе тугры калып, туган ягында матур итеп яши белүчеләр, авылдашлар рәхмәтенә тиенгәннәр булганда яшәр дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading