Олы кешене “хәсрәт чүлмәге”, дип дөрес әйткәннәр инде ул, җәмәгать. Кулның хәле кимегән, ләкин, телнең сөяге юк, чите дә кителмәгән.
Кирәкме-юкмы, тел һаман сөйләнүен белә.
Яшьләрне “пошмас җан”, дип әйтеп булмый, алар сабыр кыла, ә өлкәннәр түзми. Кар күп яуса да, буран чыкса да “ах-вах” килә. Өлкәннәрдә инде бүгеннәрдә “бәрәңге өянәге” кузгалды. Җир җылынмый, туфрак өлгерми, тимер көрәккә балчык сылана, эш башларга җыенганда яңгыр китереп ява.
–Шакирҗанныкылар да сукаламаган. Мирзаҗанныкылар да, Мөбәраханныкылар да бакчага чыкмаган әле. Көн үтә, вакыт уза, – дип сукрана күрше әби.
Колхоз эшеннән бушап торган арада бәрәңгене июнь ае урталарында да утырткан вакытларын оныткан. Хәзер “көн үтә”, имеш.
Каршы як йорттагы әби бакчасына 2 чиләк бәрәңге утыртып кергән. Элекке заманнарда термометрлар булмаган бит инде. Кешеләр туфрак өлгергәнен җиргә утырып сынаган. Шактый утырып та, арт шәрифләре туңмаса, бакча-кыр эшләрен башлаганнар. Каршы як йорттагы әби дә җиргә утырып караган, ләкин ул озын пальто кигән килеш утырган. “О, җир җылынган икән”, дип бакчасына бәрәңге утырткан. Балык Бистәсе районы халкы “бәрәңге утыртабыз”, дип әйтә. Әлки районы халкы “бәрәңге чәчтек”, дип сөйләшә. Барып күргән юк, алар эшне җиңелләштергән икән. Бәрәңгене җир өстенә борчак яки бодай кебек тубалдан сибеп кенә җибәрәләрдер, мөгаен. Әлки районы халкының тәҗрибәсен кулланырга кирәк булыр. Сызгы белән сызык сызып, чокыр казып азапланасы да түгел. Абзар артына чыгып утырасың да, чиләгеңдәге бәрәңгене җиргә ыргытасың.
Әнә шул каршы як йорттагы әби, инде күлмәктән генә, бакчасына чыгып, тагын җиргә утырып караган. Колакка катырак булса да, радиодан “туфракка кырау төшәчәк”, дигән хәбәрне ишетеп өлгергән. “Арт шәрифең генә түгел, җан җирең дә өши монда. Бу салкынга бәрәңге ничек чыдасын”, – дип, утырткан симәнәләрен киредән казып алып, өенә кертеп куйган.
1960 еллардан хәтерләвемчә, кеше “бәрәңге симәнәсе” мәсьәләсендә артык хәсрәтләнмәде. Тавык күкәе чамасындагыларны һәм аннан да вагракларны симәнәгә аерып алырлар иде. Мул булып, тәгәрәп үсте бәрәңге.
Чит төбәкләрдә яшәгән кешеләр, кайчак, әти-әнисенә яки туганнарына яңа төрдәге бәрәңге алып кайткалый иде. Бәрәңгене туганнар һәм күрше-тирә җыелышып утыртасың. Бакчалар зур, бүген генә ул 2 чиләк утыртуга калдык, бакчаның күпчелек өлеше печән. Симәнә дигәннән, хәзер “ак түгел, сарысы кирәк, эче сары бәрәңге тәмлерәк”, дип сырланабыз. Әти-әнисенә ияреп, күршеләренә бакча эшендә булышырга кергән бер бала симәнә өчен алып кайтылган ят бәрәңгене күреп:”О, Шәмсевафа-фа, сезнең бәрәңге шәмәхә-ха-ха икән!” – дип кычкырып җибәргән.
Бер горурлык хисендә 9 майда телевизордан Мәскәүдәге һәм Казандагы Җиңү парадларын караганнан соң, бакчага чыктым. Казылган кишәрлек, шул бер 2 чиләк чамасы бәрәңге утыртырлык. Төнозын яңгыр чыпырдады, җир юеш. Бәрәңге утыртырга керешсәң, җирне таптап кына бетерәсең. Калды бакча, киттек Казанга. Алла боерса, өстәл кадәрле генә кишәрлеккә бәрәңге ничек тә утыртылыр әле. Авылларда 20 сутый бакчасына, 20 яки 200 гектар җирләренә бәрәңге утыртучы гаиләләр белән фермерларга матур көннәр насыйп булсын инде. Алар эшләрен башкарса, ачка үлмәбез. “Эх, тәмле! Бигрәк тәмле бәрәңге”, – дип, җырлаплар җибәрерсең, мәгәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар