16+

Акбүз атым – ак канатым

Саттаровлар йорты янына килеп җиткәндә иң беренче күргәнем - капка төбендәге ат чанасы иде. Агач чана табаны, озын, өскә күтәрелеп торган сука һәм чанага түшәргә әзерләнгән салам өеме... Теләсәң, хәзер үк атыңны җик тә юлга чыгып кит.

Акбүз атым – ак канатым

Саттаровлар йорты янына килеп җиткәндә иң беренче күргәнем - капка төбендәге ат чанасы иде. Агач чана табаны, озын, өскә күтәрелеп торган сука һәм чанага түшәргә әзерләнгән салам өеме... Теләсәң, хәзер үк атыңны җик тә юлга чыгып кит.

- Кемнәрнеңдер йорт каршында иномарка, ә сезнең, күрәм, чана..., - дип сөйләшеп киттек Югары Ослан районы Татар Мәмәтхуҗасы авылында яшәүче җитмеш алты яшьлек Рәфкать Хәйрулла улы Саттаров белән.
- Ә нигә тормасын! Авылдагы иң ышанычлы транспорт бит ул! - ди әңгәмәдәшем. - Кар көртләрен рәхәтләнеп ерып чыга... Бер литр бензин да сорамый. Хәзер ягулык кыйммәт бит.
Дөрестән дә, авыл чокыр-чакырында чатанларга күнеккән «тимер ат»тан аермалы буларак, Саттаровларның чын мәгънәсендә гаилә дустына әйләнгән Голубка исемле биш яшьлек биягә юлдагы кар көртләре, кар өемнәре куркыныч түгел. Машинаң тойотамы яисә гади генә тугызлымы, үтә алмаган урыннарны тугры ат акрын гына булса да, барыбер ерып чыга. Быелгы күп итеп кар яуган кышта бу мәсьәлә аеруча актуаль. Солы да чагыштырмача арзанрак.
Рәфкать абый унбиш яшеннән колхозда хезмәт иткән. Атлар белән күп авырлыкларны бергә кичкән. Яшүсмер чагында ук ат җигеп кырга чыгара алган. Сугыштан соңгы авыр елларда ат белән иген дә ташыганнар, сукалаганнар да.
- Элек техника аз иде, - дип хатирәләрен яңарта ул. - Йөкне дә күбесенчә атлар белән ташыдылар. Фермадан - сөт, кырдан печән ташу дисеңме - барысы да атларда. Соңрак, совхозга әйләнгәч, атларны Кызыл Үзәндә дә асрадылар. Совхоз бетүе булды, кәнүшни дә ябылды.
Шул чакны Саттаровлар тай алып кайткан. Зур хуҗалыкта атсыз булмый. Ике сыерлары, үгезләре, таналары, сарыклары һәм тавыклары да бар. Барысын да ашатырга кирәк. Менә шунда Голубка ярдәмгә килә дә инде. Печән алып кайтканда да ул кирәк, көз көне асфальтсыз, юлсыз, машина керә алмаган җирләрдә дә бөтен йөкне ат ташый.
Киртәнең ишеген ачып, Рәфкать абый яратып, аркасын кага-кага, ак бахбаен чыгара. Төз-төз атлап, карда тояк эзен калдырып ишегалды буйлап йөри малкай, үзе кара иреннәре белән күши-күши дә кинәт пошкырып җибәрә, аннары шикләнеп кенә фотокамерама карый.
- Без аның белән эш буенча да йөрибез, кунакка да барабыз... - дип, Рәфкать абыйның хатыны Фәния апа әңгәмәбезгә кушылды. - Бензин салырга кирәкми, ашатып-эчертеп җибәрсәң, шул җитә.
Рәфкать абый ашыкмыйча гына сбруйның бөтен әйберен - кирзадан ясалган камытны, салкында каткан иске утыргычны, агач дуганы, каеш дилбегәне барлап чыкты. Боларның барысыннан да искелек аңкып тора. Чыннан да, бу әйберләрне ясаучы тәҗрибәле белгечне каян табып булсын! Атны дагаларлык тимерче дә юк бит хәзер.
- Беркем дә дагаламый шул, - дип минем белән килеште Рәфкать абый. - Элек совхозда тимерчелек бар иде, хәзер ябылды инде. Ә камыт, чөелдерек кебек ат җигү җиһазларын базарда саталар, аларны ясаучы осталар бар әле - акчаң гына булсын.
Бүген йөзгә якын хуҗалыгы булган Мәмәтхуҗа авылында бер генә ат калган. Ә бит элек һәр йорт саен ат асраганнар. Ат ашаткан да, тугры ярдәмче дә булган. Кызганыч, хәзер инде урамда кыңгыраулы атлар юк. Авыл үзенә генә хас булган бер ямен җуйды. Җир эшкәртүченең дусты да, ышанычы да ат булган бит югыйсә. Әле ярый Рәфкать абый кебек атсөярләр бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading