16+

Актәпи белән Акбай диетага утырмаячак

Алар өчен Татарстанда махсус ризык җитештерелә башлады. Казылык һәм ярымфабрикатлар җитештерә торган “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шундый эшкә алынган. Яңа цехны журналистлар да күреп кайтты. 

Актәпи белән Акбай диетага утырмаячак

Алар өчен Татарстанда махсус ризык җитештерелә башлады. Казылык һәм ярымфабрикатлар җитештерә торган “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шундый эшкә алынган. Яңа цехны журналистлар да күреп кайтты. 

Көнбатыш санкцияләре аркасында Россия этләре белән мәчеләренең халыкара күргәзмәләрдә һәм ярышларда катнаша алмавы турында ишеткән булгансыздыр инде. Ярышмый торып була анысы. Ә менә ашамыйча – юк. Йорт хайваннарының хуҗаларын бүген нәкъ менә шул борчый. Кемдер шикәр белән карабодай җыйганда, алар мәче ризыгын күпләп алып куйды. Бердән,  бәяләре артыр, дип шикләнсәләр, икенчедән, кибет киштәләреннән бөтенләй югалу куркынычы бар. 

Тынычландырырга ашыгабыз: Актәпи белән Акбайга диетага утырырга туры килмәячәк. Бу көннәрдә үзебезнең Татарстанда да эт белән мәчеләр өчен ризык җитештерелә башлады. Казылык һәм ярымфабрикатлар җитештерә торган “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шундый эшкә алынган. Яңа цехны журналистлар да күреп кайтты. 

Кооперативның җитештерү директоры Андрей Герасимов сүзләренчә, консервалар ветеринария тикшеренүен узган, тиздән сатуга чыгачак. Әлегә сертификат көтәләр. 

Этләргә яңа ризык ошарга тиеш. Ник дигәндә, аның составында, итле ингредиентлардан тыш, яшелчә белән ярмалар, витамин һәм аминоксилоталар да бар. Чит илгә бәйлелек юк, болар барысы да үзебездә җитештерелә, ди Андрей Герасимов. 
Ризыкның составына анализ Ленинград өлкәсендәге лабораториядә ясалган. Пешкән ризык пыяла банкаларда чыгарыла һәм аларны суыткычсыз да сакларга була. 100 грамм ризык 3 килограмм авырлыкка исәпләнгән. 

Бәясенә килгәндә, чит илнекеләргә караганда арзанрак булырга тиеш.
Яңа цехта яңа эш урыннары да булдырылган. Анда әлегә дүрт кеше эшли, күпләп җитештерә башлагач, тагын дүрт кеше алачаклар.
Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading